МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 15.02.2018
16 февраля состоится Республиканское родительское интернет-собрание. В этот раз эксперты соберутся для того, чтобы разобраться в вопросе школьных конфликтов. Тема февральского интернет-собрания «Стресс у ребенка: как распознать и чем помочь». Собрание проведет заместитель министра образования и науки Татарстана Лариса Сулима.Республиканское интернет-собрание назначено на 12.00. Онлайн-трансляцию можно посмотреть на сайте КИУ.РФ, все интересующие вопросы можно задать через электронный адрес: roditelirt@mail.ru.
-
Инглиз теле атналыгы 14.02.2018
Мәктәбебездә Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы тарафыннан инглиз теле атналыгы уздырылды. Укучылар төрле уеннарда үз белемнәрен сынадылар.җырлар тыңладылар,мультфильмнар карадылар,төрле ярышларда катнаштылар.Атналык бик эшлекле,мавыктыргыз узды.
-
"Россиянең чаңгы юллары - 2018!" 12.02.2018
Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, 10 февральдә мәктәбебездә,җирле үзидарә белән берлектә массакүләм чара уздырылды.Әлеге чарада укытучылар һәм укучылар,әти-әниләр дә актив катнаштылар.Ярышлардан соң саф һавда кайнар коймак белән чәй эчү дә оештырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 09.02.2018
Бүген мәктәбебездә "Балалар куркынычсызлыгы- безнең гомуми эш" темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышка Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Байбиков Руслан Рәшит улы да чакырылган иде.Ул үзенең чыгышында соңгы вакытларда Рәсәй шәһәрләрендә укучылар белән булган фаҗигаләргә тукталды.Әлеге куркыныч хәлләрне кисәтү һәм булдырмауда ата-аналарның һәм мәктәпнең роле, балаларда һәм яшүсмерләрдә депрессия күренешләрен иртәрәк ачыклау, ата-аналар һәм балалар арасындагы конфликтларны чишү, интернетта балалар иминлеген тәэмин итүдә гаиләнең контрольлек итүе, психологик яктан сәламәт шәхес формалаштыруда гаиләнең роле бик зур булуы ассызыкланды.
-
"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе!"конкурсы 07.02.2018
Бүген Кошман төп гомуми белем мәктәбендә "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе"конкурсы булып узды.Безнең мәктәптән 8-9 сыйныф җитәкчесе Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы бу конкурста катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Конкурс, конкурс!!! 04.02.2018
"Сердце отдаю детям" Республика конкурсының муниципаль этабы Мөрәле төп мәктәбендә уткәрелде. Конкурста 9 өстәмә белем бирү педагогы, 3 педагог оештыручы көч сынашты.
-
Өстәмә белем бирү педагоглары ярыша 02.02.2018
"Сердце отдаю детям" Республика конкурсының муниципаль этабында безнең мәктәбебезнең өстәмә белем бирү педагогы Зиганшин Алмаз Равил улы канташты. Ул укучылар өчен "Яшь администраторлар" түгәрәге алып бара.
-
"Иң яхшы җимлек" конкурсы 01.02.2018
«Кошларны кыш көне ашатыгыз – 2018» табигатьне саклау акциясе кысаларында мәктәбебездә«Иң яхшы җимлек» конкурсы игълан ителде.Кошлар язмышы күп очракта кешенең яхшы мөгамәләсенә һәм изгелегенә бәйле. Шундый мәкаль дә бар: "Ач хәлен тук аңламас", шуңа күрә дә канатлы дусларыбыз кеше ярдәменә мохтаҗ.Әйдәгез,канатлы дусларыбызны бергәләп сөендерик!
-
Буа шәһәрендә семинар 31.01.2018
30 нчы гыйнвар көнне Буа шәһәренең Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбендә Мәгариф өлкәсендә надзор (күзәтчелек) һәм контроль (тикшерү) департаменты уку-укыту семинары уздырды. Шушы семинарда мәктәп директоры Зиганшин А.Р., директор урынбасары Музаффарова Р.З. һәм балалар бакчасы мөдире Мингазова З.Б. катнашты.
-
"Ел укытучысы - 2018" 26.01.2018
Бүген, 26 гыйнвар көнне, Кайбыч урта мәктәбе базасында “Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район этабы булды.Анда 6 мәктәп укытучысы көч сынашты.Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы да катнашты.Ел укытучысы исеменә лаек булу өчен берничә этапны узып, үзеңнең иң оста мөгаллим икәнлегеңне дәлилләргә кирәк. Әлеге бәйге кысаларында һәр мәктәп коллективы үз эшенең остасы булып танылган мөгаллимнәрне сайлап алды.Район турында җиңү яулаган мөгаллим үзенең көчен зона турында сынаячак.