МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Психологик десант. 26.10.2017
Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮзәге хезмәткәрләре килде.Логопед Тихонова А.А.,социаль педагог Калашникова А.Ф. 1,5 нче сыйныф укучылары белән адаптация чоры буенча мониторинг үткәрделәр.Шулай ук 9 нчы сыйныф укучылары белән дә әңгәмәләр оштырдылар.
-
Парламент дәресе. 25.10.2017
Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел тулу уңаеннан Парламент дәресе уткәрде. Әлеге дәрескә Мөрәле җирле үзидарә башлыгы, авыл депутаты Зиннатуллин Ренат Рифат улы да чакырылган иде.Дәрес Татарстан Республикасы гимны һәм Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләве белән башланып китте.Чара бик эчтәлекле һәм укучыларга файдалы итеп оштырылды.
-
Мәктәп китапханәләре айлыгы 24.10.2017
Октябрь аенда Бөтендөнья мәктәп китапханәләре айлыгы үткәрелә. Айлык кысаларында китапханәләрдә күп кенә кызыклы чаралар уздырыла. Безнең мәктәп китапханәсендә дә балаларны китапханәгә җәлеп итү, китапка, дәреслеккә сакчыл мөнәсәбәт булдыру буенча эш алып барыла. Әдәби әсәрләр фондын тулыландыру максатыннан мәктәпкүләм «Китапханәгә китап бүләк ит» акциясе үтә. «Дәреслекне саклыйк» рейдлары вакытында дәреслекләрнең тотышын тикшереп, саклау чараларын аңлатыла. Укыган китаплар буенча рәсем конкурслары, викториналар да оештырыла.Айлык уңаеннан,мәктәбебез китапханәчесе Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы укучылар белән рус һәм татар шагыйрьләренең әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел. 20.10.2017
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан укучыларга "Конституция безне яклый" дип аталган ачык чара үткәрелде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.З. укучылар белән җанлы әңгәмә оештырды. Нәкъ 25 ел элек - 1992нче елның 6нчы ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү милләтебез тарихында олы һәм бөтен яктан мөһим көн булуы турында әйтелде.
-
Туган көнең котлы булсын,хөрмәтле Марсель абый! 19.10.2017
Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе- мәктәбебездә озак еллар буена җитәкче булып эшләп, балаларга тарих фәнен өйрәтүче Нәҗиев Марсель абый. Ул буген олы бәйрәмен - 65 яшьлеген бәйрәм итә. Шул уңайдан 8 нче сыйныф укучылары профсоюз председателе Садриева А.З. җитәкчелегендә 19 октябрь көнне ветеран укытучы Марсель абый Нәҗиевне гомер бәйрәме белән өенә барып тәбрик итте.
-
Ата-аналар игътибарына! 18.10.2017
Хөрмәтле әти-әниләр! 28 нче октябрьдә Россия Федерациясенең милли ата-аналар ассоцияциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиякүләм "Укучыларны социялләштерүнең нигезе буларак - ныклы гайлә: проблемалар һәм үсеш юллары" дип аталган ата-аналар форумы үткәрә.Әлеге форумда теләгән әти -әни үзен борчыган сорауларга җавап ала алачак.
Сорауларны түбәндәге адрес буенча бирергә була:
-
Гражданнар оборонасы айлыгы дәвам итә 17.10.2017
Айлык кысаларында мәктәптә чаралар еш үткәрелә. ОБЖ укытучысы укучыларны өстәмә материаллар белән таныштыра, практик күнегүләр үткәрүне мөһим дип саный.
-
Саф һавада йөрү файдалы 16.10.2017
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Шуңа да башлангыч сыйныф укытучылары бу чараларны даими үткәреп тора.
-
Бәйрәмегез белән! 10.10.2017
Күп еллар буена мәктәбебездә рус теле һәм әдәбиятын укытып, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыбыз Камалова Рәйсә Зариф кызының бүген олы юбилее. Мәктәбебезнең профсоюз рәисе Садриева А.З. 8 нче сыйныф укучылары белән аны бәйрәме белән котладылар.
-
"Көз нигъмәтләре - 2017" 08.10.2017
Мәктәбебез Олы Кайбычның музыка мәктәбе янындагы мәйданчыкта уздырылган көзге уңыш ярминкәсендә бик теләп катнашып кайтты. Районыбыз халкына мәктәп яны җир кишәрлегендә үстерелгән яшелчәләр һәм алардан пешерелгән камыр ризыклары тәкъдим ителде.