МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Ата-аналар интернет-җыелышы" 17.11.2017
Республикада "Ата-аналар интернет-җыелышы" яңа проекты гамәлгә ашырыла. Бу - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы.Проектның темасы укучыларның уку процессына адаптациясе, балалар белән ата-аналар арасында кризислы вазгыятьләрне көйләү, виртуаль киңлектә балаларның тәртибе, үсмерләрнең һөнәр сайлавы мәсьәләләре һәм ата-аналар өчен кызыклы башка темаларны үз эченә ала.Трансляция вакытында алдан җибәрелгән сорауларга җаваплар һәм белгечләрдән квалификацияле киңәшләр алырга мөмкин булачак.Сораулар roditelirt@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Ата-аналар интернет-җыелышының беренче утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм республика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Асия Тимирясова алып барачак.Җыелышның онлайн-трансляциясе В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында (https://ieml.ru/) алып барылачак. Республика ата-аналар интернет-җыелышы кысаларында 17 ноябрьдә 12.00-13.30 сәгатьләрдә экспертлар белән ата-аналар очрашуы узачак.
-
Халыкара толерантлылык көне. 16.11.201716 ноябрь -Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә бар кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча мәдәниятле кеше-ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия булган һәм үз-үзен ихтирам иткән кеше дә.Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул-кешеләргә карата түземле,кешелекле,шәфкатьле булу.Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә ,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.Халыкара толерантлылык көне уңаеннан һәр сыйныфта класс сәгатьләре уздырылды.Укучыларга кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуы, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә кирәклеге аңлатылды.
-
Юбиляр хөрмәтенә бәйрәм. 15.11.2017
Бүген, хезмәттәшебез, коллегабыз, яраткан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алсу Зөлфәкарь кызын гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее белән котладык.Укучылар һәм укытучылар тарафыннан матур бәйрәм концерты оештырылды.
-
Инглиз теленнән диагностик тестлаштыру 14.11.2017
Бүген инглиз теленнән 4, 6, 8 нче сыйныфларда инглиз теленнән региональ белем сыйфаты системасын үстерүне бәяләү максатыннан диагностик тест үткәрелде.
-
Юбилеең белән,Алсу Зульфикаровна! 10.11.2017
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы узенең 50 яшьлек юбилеен каршылады.Хөрмәтле коллегабызны котларга Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәтовна килде. Ул район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.Без дә коллегабызны шушы матур бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез.Саулык-сәламәтлек,тынычлык,эшендә тагын зур уңышларга ирешүен телибез.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез. -
JuniorSkills-2017 07.11.2017
4 ноября на базе IT-лицея прошел отборочный турнир регионального этапа соревнований Junior Skills. Проходили соревнования по компетенции «Сетевое и системное администрирование» в категории 14+. Из нашей школы в соревнованиях принимали участие обучающиеся 8 класса Тимургалиев Наиль и Валеев Роберт. Желаем им успехов!
-
Татарстан Конституциясе көне 06.11.2017
Бүген — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме биш ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.
Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2017
4 ноябрь рәсми рәвештә Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме — Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә.
Бу 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көне. Вакыйга шунысы белән үзенчәлекле: барлык милләт, катлаулар, авыл һәм шәһәр халкы берләшеп, дәүләт хәл итәсе мәсьәләне үз кулына алган. Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим
-
"Мәдәни көз" 31.10.2017
Әле күптән түгел генә сагынышып мәктәбебезгә җыелган идек, инде менә I чирек тә тәмамланды. Көзге каникуллар башланды. Ләкин каникуллар җитте дип балалар вакытларын бушка уздырмыйлар. Мәктәбебездә консультацияләр,түгәрәкләр үз эшләрен план буенча дәвам итәләр. Бүген 7-9 сыйныф укучылары «Мәдәни көз» проекты кысаларында Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт кылдылар. Алар «Ал-Баба һәм өч карак» спектаклен карадылар.
-
"Интернет челтәрендә куркынычсызлык" 27.10.2017
Информатика укытучысы Зиганшин Алмаз Равиль улы интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресе үткәрде.Виртуаль дөнья куркыныч. Балаларны аның тозагыннан сакларга кирәк.Мондый дәресләрнең төп максаты – балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. . Бу бигрәк тә мәктәп укучыларына кагыла. Алмаз Равилевич укучыларны интернет аша үтеп кергән куркыныч, аларның ничек таралуы, әлеге куркынычка каршы көрәшү ысуллары белән таныштылар. Шик тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга; Телефон номерын сайтларга кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә; Телефон исәбеннән акча югала башласа, тиз арада операторга хәбәр итәргә. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. “Сакланганны саклар” гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә укучыларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.