МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
"Иң яхшы ресторан" җимлекләр конкурсы 09.03.2016
Мәктәптә “Язның беренче кунаклары” (сыерчык оялары, җимлекләр) муниципаль конкурсының мәктәп этабы игълан ителгән иде. Балалар әлеге чарада әти-әниләре белән бергә катнашты. Алар җимлекләрне агачтан ясап кына калмыйча, чәчәкләп бизәгән дә. Җимлекләр бик үзенчәлекле килеп чыккан.
Бу конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләр билгеләнде.
“Иң матур җимлек” номинациясе җиңүчеләре: Мифтахов Айрат -1 нче урын , 2 нче урын – Зәйнуллина Алия, 3 нче урынны Сабирова Илвина һәм Муртазина Ләйсән бүлеште.
“Иң оригиналь җимлек” номинациясендә җиңүчеләр: Ахметзанов Ислам – 1 нче урын, Миңнуллина Илфия – 2 нче урын, Мадаминова Асия – 3 нче урын.
Җимлекләрне мәктәп тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек.
-
Бәйрәм концертында 08.03.2016
Кайбыч мәдәният йортында үткән 8-март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасында мәктәбебез укытучылары да актив катнашты. Хатын-кызларыбыз- "Мөрәле әбиләре" исемле хореография коллективы- башкаруындагы җырлы- биюле күренешне тамашачылар бик яратып кабул итте.
-
Бәйрәм белән! 06.03.2016
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне 8-март- язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз. Сез- дөньяда иң гүзәл, иң чибәр, иң матур, иң булган затлар. Бу тормышның бар яме- сездә, сөйкемле- сабыр әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр! Сезгә саулык- сәламәтлек, иҗади уңышлар, шатлык- куанычлар гына телибез. Киләчәгебез якты, күгебез аяз, көннәребез тыныч булсын!
-
Без Кайбыч сәхнәсендә... 02.03.2016
"Созвездие- Йолдызлык- 2016" эстрада фестиваленең муниципаль этабында конферанс укучыларыбыз Ислам Әхмәтҗанов һәм Миләүшә Гобәева катнашты.
-
"Салават күпере"ндә! 29.02.2016
Бер төокем укучыларыбыз бүген кабат бассейнга барып кайтты. Алар бик теләп йөзәргә өйрәнәләр.
-
"Химик көрәш" 26.02.2016
Бүген 8-9 сыйныф укучыларыннан торган "Оксид" һәм "H2O" командалары арасында "Химик көрәш" интеллектуаль уены уздырылды. Җиңүче команда булып "Су" командасы танылды. Афәрин, егетләр!
-
Салют сиңа, Муса Җәлил! 25.02.2016
Кайбыч мәдәният йортында узган Туган тел көне герой - шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган иде. Анда 6- сыйныф укучысы Адилә Шарафиева катнашты.
-
"Созвездие- Йолдызлык - 2016" 25.02.2016
24 февральдә Колаңгы "Ирида " күпфункцияле үзәгендә "Созвездие- Йолдызлык - 2016" XVI Ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале муниципаль этабының зона сайлап алу туры узды. Анда мәктәбебез укучылары да актив катнашты.
-
Атналыкның дүртенче көне 23.02.2016
"Минем фәндәге эзем" темасына укучылар арасында иң яхшы презентацияләр конкурсы уздырылды.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2016
Бүген 5-9 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды. Ир- балалар ике командага бүленеп ярышты.