МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Канатлы дусларыбыз! 01.04.2016
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела. Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 нче апрелендә кошлар көнен үткәрү традициягә керә. Без дә ел саен бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез.
-
Педагогик киңәшмә 28.03.2016
"ФДББС таләпләре кысаларында хәзерге дәрес һәм укытучы эшчәнлеге" темасына педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмә алдагы педсоветның карарлары үтәлешен тикшерүдән башланды. Практик өлеш- түгәрәк өстәлне тарих укытучысы Хамидуллина Альбина Искандаровна заманча дәрес формасында планлаштырган иде.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 25.03.2016
Консультацияләр графигы нигезендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшләре каникул көннәрендә дә дәвам итә. 9-сыйныф укучысы Сөнгатов И. белән көндәлек индивидуаль эш алып барыла.
-
Бик яхшы әйдаман! 24.03.2016
"Бик яхшы әйдаман!" конкурсында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Илсинә үзенең 3 нче сыйныф укучылары белән район күләмендә чыгыш ясады. Ул "Йомшак күңелле, ярдәмчел" номинациясендә җиңүче булды.
-
Дару үләннәре җыю башланды 23.03.2016
Дару үләннәренең файдасы зур булу һәркемгә дә мәгълүм. Шуны истә тотып, мәктәп хезмәткәрләре каен бөресе җыю белән мәшгуль.
-
Суда, суда йөзә аласыңмы? 21.03.2016
Каникул башланды дип, укучыларыбыз өйдә утырмый. Бүген кече яшьтәге укучы балалар сыйныф җитәкчеләре Сәйфетдинова А.М., Хәсәнова М.М. белән "Салават күпере"ндә булып кайтты.
-
Урра, язгы каникуллар! 19.03.2016
Бугеннән укучыларның язгы каникуллары башланды. Каникуллар 29 мартка кадәр дәвам итәчәк. Язгы су ташулар чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз, игътибарлы булыгыз, уяулыкны югалтмагыз, укучылар!
Мәктәптә эш язгы каникулларда план буенча оештырылачак.
-
"Искә алырга чакырам" мәктәп туры 18.03.2016
"Искә алырга чакырам" конкурсының мәктәп турына 1-9 нчы сыйныф укучылары зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Әлеге конкурс 2 турдан торды: 1) Презентация ярдәмендә үз сыйныфларында башкарылган эшләрне яклау; 2)Агитбригада чыгышы.
-
"Созвездие-Йолдызлык- 2016" 16.03.2016
Кайбыч районының мәдәният йортында 16 нчы Республикакүләм "Созвездие-Йолдызлык" телевизион эстрада фестиваленең Гала-концерты булды. Безнең мәктәптән 2,3- сыйныф укучылары Әхмәтҗанов Ислам һәм Гобәева Миләүшә “Конферанс” номинациясе буенча чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Район җитәкчесе А.И.Рәхмәтуллин укучыларыбызга, аларның җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшырды. Без сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Аҗаган- 2016 12.03.2016
Мәктәпнең 2-9 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрелде. Уенның максаты: -укучыларда югары мораль -психологик сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт хисе, аны саклауга әзерлек булдыру һәм үстерү; - гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмау, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү; - тапшырылган эш өчен җаваплылык, түземлек, тапкырлык, ярдәмчеллек, бер-береңә булышу кебек әхлакый сыйфатлар булдыру.