Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
"Авылымның тарихы" 22.09.2015

Бүген мәктәптә авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия “Авылымның тарихы (История моего села)” китабын мәктәп укучыларына тәкъдир итте. Бу китап авылларның үткәненә, бүгенгесенә битараф булмаган, тарихы белән кызыксынган һәр кешегә дә җан азыгы булсын дигән теләктә җыетык итеп туплау нияте белән барлыкка килгән. Идеянең авторы ТР “Аграр яшьләр оешмасы” иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлекчәсе рәисе Рушан Сайранов.
Китаптагы язмаларның авторлары – район китапханәчеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары. Ә китапның төзүчесе һәм редакторы журналист Лилия Хәкимова. Рушан да, Лилия дә үзебезнең мәктәп укучылары.
Әлеге басма туган як тарихы белән кызыксынучы җаннар өчен дә, укучылар өчен дә кызыклы булыр.
-
Уңыш җыябыз 17.09.2015

Мәктәптә җәе буе тырышып үстергән уңышны җыю дәвам итә. Бүген мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегеннән укучылар кишер һәм кабак җыеп алдылар. Аллага шөкер, барлык утырткан яшелчәләребез бик мул уңыш бирде. Аз гына кишәрлектән бик күп кишер һәм кабак җыеп алынды.
-
Мәрхәмәтлелек визиты 11.09.2015

Татарстанда көзге мәрхәмәтлелек атналыгы бара. Шул уңайдан бүген 4 нче сыйныф укучылары, укытучылары Хәмидуллина М.С. белән, үзебез авылда яшәүче мөмкинлеге чикләнгән бала - Насретдинова Лилия янына барып күчтәнәчләр бирделәр, аралаштылар, бергәләп таган атындылар һәм уеннар уйнадылар.
-
Фестивальдә 11.09.2015

Кичә асоциаль күренешләрне профилактикалау максатыннан уздырыла торган “Свежий ветер-2015” фестиваленең муниципаль туры булды. Безнең мәктәптән бу фестивальдә педагог-оештыручы Кадырова А.С. җитәкчелегендәге 6-7 нче сыйныф укучыларыннан торган “Лачыннар” агитбригадасы катнашты.
-
"Сделаем вместе" 08.09.2015

В школе прошли экологические уроки "Сделаем вместе" с целью вовлечения подрастающего поколения в природоохранную деятельность
-
Бигрәк уңды бәрәңге 07.09.2015

Бүген мәктәп бакчасында бәрәңге уңышы җыеп алынды. Чыннан да бәрәңге бик уңган: үзе эре, үзе күп. Көн кояшлы, җылы булганга чүплисе бик күңелле булды. Шулай итеп мәктәпнең яшелчә саклагычына кышы буена җитәрлек икенче икмәк салып куелды.
-
Хәтердә... 03.09.2015

2005 нче елдан бирле илебездә һәр 3 сентябрь терроризм белән көрәшүгә теләктәшлек итү көне.
Бүген мәктәптә бу көнгә багышланган гомуми тәрбия сәгате булып узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Г.Х. бу көннең тарихы турында искә төшереп киткәннән соң Бесланда һәлак булган тоткыннарны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Тәрбия сәгатенә Ибраһим хәзрәт тә чакырулы иде. Ибраһим хәзрәт үз чыгышында ислам, христиан, будда, яһүд диннәренең һәрберсе кеше үтерүгә каршы һәм террор белән бәйле түгел дип билгеләп үтте. Бер дин дә кеше рәнҗетергә өйрәтми, ислам дине тоткан кеше террорчы була алмый, киресенчә ислам тынычлык дине һәм без үзебезнең гамәлләребез белән моны расларга,- тиеш диде ул.
Ил-көннәребез тыныч булсын, җәмгыятебездә мондый күренешләр кабатланмасын!
-
Белем көне белән! 01.09.2015

1 сентябрь - Белем бәйрәме. Белем булган җирдә җиңү бар, белемле кешеләр булган җирдә һәр авыр мәсьәлә секунд арасында чишелә. Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын. Мәктәбебездә яңа уку елы тантаналы линейка белән башланып китте. Линейкада килгән кунаклар, укучылар чыгыш ясады,"5" кә генә укыган укучыларга, уңышлы эшләгән укытучыларга, хезмәткәрләргә грамоталар тапшырылды. Яңа уку елы уңышлы булсын!
-
Конференциядә 27.08.2015

Укытучыларның традицион август киңәшмәсе алдагы уку елына старт бирде. Быел ул «Заманча мәгариф: яңа стратегик юнәлешләр – яңа карарлар» исеме астында узды. Мәктәп коллективы анда "Мелодия цветов" дип атлган чәчәкләр композициясе һәм методик күргәзмә тәкъдим итте.
-
20.08.2015

"Мәкәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе республикабызда 9 елдан бирле бара . Бу еллар дәвамында күпме балаларга ярдәм ителгән, иганәчеләргә күп рәхмәтләр әйтелгән. Быел да бу акциянең йомгаклау тантанасы Олы Кайбыч мәдәният йортында бик матур булып узып китте. Безнең мәктәптән дә 3 укучыга ярдәм күрсәтелде. Укучыларыбызны шатландырган хәйриячеләргә бик зур рәхмәт.











