Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Чыгарылыш-2015 26.06.2015

Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Балалары өчен янып- көеп йөрүче, аларны ялгышлардан саклаучы, шатлык – борчуларын бүлешеп яшәүче әти –әниләр һәм якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулын сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар күңелендә дә якты эз, матур хатирләр калдыра ул.
Шулай итеп, бүген 9 нчыларыбызга өлгергәнлек аттестатын тапшыру тантанасы бик матур узып китте
Канат ярган әни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә.
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
-
Кайгы һәм хәтер көне 22.06.2015

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.Бүген бер төркем укучылар һәйкәл янына килделәр. Алар сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә чәчәкләр куйдылар.
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2015

"Кояшкай"ял лагере бүген үзенең эшен тәмамлады. Йомгаклау линейкасында һәр ял итүчегә бүләкләр тапшырылды, активистлар билгеләп үтелде. Флаг төшерелгәннән соң укучылар лагерь беләнхушлашып өйләренә таралыштылар. Сентябрьгә күрешкәнгә кадәр, яраткан укучыларыбыз.
-
Хәзинә таптык 20.06.2015

Укучыларыбызның бүгенге көне дә лагерьда бик кызыклы үтте. Алар билгеләнгән маршрут буенча тырышып-тырышып “хәзинә” эзләделәр. Һәр укучының хәзинә табасы килде. Шулай да Сабиров Инсаф, Насретдинов Алмаз иң күп хәзинә иясләре булдылар
-
Сәяхәтләр дәвам итә 19.06.2015

Бүген ял итүчеләребез Галия Кайбицкая музеенда булдылар. Ә аннары бассейнда рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Күңелле сәяхәт 18.06.2015

Лагерьда ял итүчеләр бүген Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар Юдинода урнашкан балалар тимер юл станциясендә булып, тимер юлдан поездда сәяхәт иттеләр. Соңыннан Казан зооботаника бакчасында төрле үсемлекләр, хайваннар, кош-кортлар карадылар.
-
Эх, җиләкле җәйләре... 17.06.2015

Лагерьда ял итүчеләрне бүген Резидә апалары Аныс тавына җиләк җыярга алып барды. Укучылар табигать җимешләре белән сыйландылар, рәхәтләнеп уеннар уйнадылар.
-
Сәламәт булыйк! 16.06.2015

Республикада “Наркотикларсыз тормыш ” айлыгы бара. Бүген балалар фельдшер-акушерлык пунктына экскурсиягә бардылар. Сәламәт тормыш рәвеше һәм сәламәтлекне саклау турында лагерьда тәрбияләнүчеләргә бүген фельдшерлар Шәрәфиева Рузилә һәм Әхмәтов Ирек сөйләделәр.
-
Вместе с президентом 15.06.2015

Продолжается движение "Вместе с президентом"Воспитанники пришкольного лагеря путешествовали по тематическим маршрутам интерактивно-игровой программы. Выпустили стенгазету «Луч доброго слова».
-
14.06.2015

Бүген лагерь гадәттәгечә иртәнге зарядкадан һәм флаг күтәрүдән башланды.Укучыларның яллары җанлы үтә. Көн дәвамында төрле чаралар уза. Бүген тәрбиячеләр ял итүчеләр белән табышмаклар кичәсе һәм күңелле стартлар үткәрделәр.











