Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары семинары 18.02.2016

Мәктәбебездә 17 февраль көнне районның музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары семинары уздырылды.Семинар кысаларында музыка укытучысы Кадырова Айгөл Сәлимулла кызы 6 нчы сыйныфта “Инструменталь концерт» дигән темага ачык дәрес күрсәтте, инглиз теле һәм рәсем сәнгате укытучысы Шафигуллина Лилия Рәшит кызы җитәкчелегендә 4-5 нче сыйныф укучылары“Cinderella» әкиятен музыкаль сәхнәләштерделәр. Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең эшчәнлеген түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр,методик чыгышлар тыңланды,мастер-класслар күрсәттеләр. Семинар эшлекле шартларда узды.
-
Күңелемнең нечкә хисәре 15.02.2016

Әфарин! Мәктәп тарихында беренче тапкыр шигъри җанлы укучыбыз Минвәлиева Мәрьямның “Күңелемнең нечкә хисләре” китапчыгы дөнья күрде. Җыентыкка кергән һәр шигырьнең үз иясе бар һәм һәркайсы изге хисләр белән сугарылган, кемгәдер юлланган. Аеруча күп урын безнең мәктәп укытучыларына багышланган.
Мәрьям ислам дөньясы белән кызыксына, иҗатында да бу кызыл җеп булып сузыла.
Районыбызда үткәрелгән дини чараларда да ул актив катнаша. Күптән түгел республика күләмендә үткән яшь вәгазьчеләр бәйгесендә катнашып, Кайбыч районының актив, тырыш мөслимәләренең берсе булып танылды.
Ә 13 нче февраль көнне авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия бу китапчыкны мәктәп укучыларына тәкъдим итте. Кичәдә укучылар Мәрьямның шигырьләрен сөйләделәр, укытучылар Мәрьямга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
-
15.02.2016

15 нче февраль - сугышчы- интернационалистларны искә алу көне. Бу дата безнең мәктәп өчен аеруча үзенчәлекле, чөнки дружинбыз 1981 нче елдан Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Мансур Миңнуллин исемен йөртә.
Бу истәлекле дата уңаеннан мәктәптә педагог-оештыручы Кадыйрова А.С. кичә уздырды. Кичәдә Әфганстан сугышының тарихы турында видео, бу сугышта катнашкан якташларыбыз, авылдашларыбыз турында презентация күрсәтелде. Укучылар бу вакыйгага багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
-
Котлыйбыз! 15.02.2016

Бүген иртәнге линейкада мәктәп беренчелегенә үткәрелгән бадминтон ярышына йомгак ясалды. 1-4 нче класслар арасында 1 нче урында 2 класс, 2 нче урында 4 нче класс һәм 3 нче урында 3 нче класс булды. 5-6 нчы класслар арасында 1 нче урында 8 нче класс, 2 нче урында 5 нче класс, 3 нче урында 9 нчы класс. 1 нче урынны алган командаларга физкультура укытучысы Гатауллин Д.Р. күчмә кубок, җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.
Шулай ук “Собери урожай в 3Д” республика конкурсында 3 нче урын алган 7 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия, Гиниятуллина Камилә һәм Сәгъдиева Ләйсән (җитәкчеләре Кадырова А.С.) дипломнар белән бүләкләнделәр. Молодцы!
-
“Россия чаңгы юллары-2016” 13.02.2016

“Россия чаңгы юллары-2016”
Елдагыча бу массакүләм спорт ярышына бөтен укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр катнашты. Көннең матур булуы ярышларны тагын да ямьләндерде. Укучылар берничә этапта чапты. Ярыш булгач җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды. Ләкин моннан бер катнашучы да күңелсезләнмәде. Барыбыз да шат һәм күңелле итеп спорт бәйрәмен уздырып җибәрдек. Ә поварларыбыз безне тәмле чәй белән сыйлады. Барлык җиңүчеләргә грамоталар, 1 нче урынны алучыларга медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Җиңүчеләрнең исем фамилиясе
Сыйныф
Урын
1-3 сыйныфлар
Мотыйгуллин Инсаф
3
1
Насретдинова Алия
2
2
Фәизов Фәнис
3
3
4-6 сыйныфлар(кызлар)
Хикмәтуллина Кадрия
5
1
Шәмсетдинова Камилә
5
2
Миңнуллина Исламия
4
3
4-6 сыйныфлар (малайлар)
Сабиров Сәйдәш
5
1
Миңнуллин Ислам
5
2
Саттаров Айназ
6
3
7-9 сыйныфлар (кызлар)
Хәйруллина Айзилә
7
1
Салахова Илфия
7
2
Сәгъдиева Ләйсән
7
3
7-9 сыйныфлар (егетләр)
Әхмәтшин Илнур
9
1
Садриев Салават
7
2
Шәрәфиев Айрат
7
3
-
11.02.2016

Бүген Кайбыч муниципаль районы советының 5 нче утырышы булды. Утырыш алдыннан кунаклар мәктәпләр куйган күргәзмә белән таныштылар. Безнең мәктәп бу күргәзмәдә “Мәктәп яктылыкка, нурга илтә” исеме астында мәктәп традицияләре турында стенд, мәктәптә эшләүче“Кул эшләре” (җитәкчесе Хәмидуллина М.С.), “Балчык белән эш” (җитәкчесе Насретдинов А.Л.) түгәрәкләрендә һәм технология дәресләрендә (укытучы Кадыйрова А.С.) эшләнгән төрле сувенирлар, чиккән, бәйләнгән әйберләр, һ.б. эшләнмәләр тәкъдим итте.
-
Котлыйбыз! 11.02.2016

Бүген Кайбыч муниципаль районы советының 5 нче утырышында бүләкләнүчеләр арасында мәктәбебезнең директоры Хәмидуллин Илмас Илдарович та бар иде. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. Афәрин! Бу бүләк белән чын күңелдән җитәкчебезне котлыйбыз. Алга таба да саулык-сәламәлек, зур уңышлр телибез. Бу бүләк безнең мәктәп коллективы өчен соңгысы булмасын!
-
Парламент дәресләре 10.02.2016

8,9 февральдә мәктәптә “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт.” темасы буенча парламент дәресләре узды.
-
Иннополис турында 10.02.2016

Авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия бүген мәктәптә 7 сыйныф укучылары өчен Иннополис шәһәрчегенә читтән торып сәяхәт үткәрде. Ул бу шәһәрчек төзелүнең тарихы, максаты, андагы төзелешләр, инфраструктура, университет турында укучыларга бик кызыклы итеп җиткерде.
-
Традицион очрашу 08.02.2016

6 нчы февраль көнне безнең мәктәптә традицион чара-студентлар белән очрашу кичәсе булды. Студентлар үзләренең мәктәпне бетергәч, нинди уку йортларында укулары, ничек уклары, укый башлагандагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Очрашуга мәктәпне 10 ел элек тәмамлаган укучылар да килде. Бу укучыларыбыз да студентлар һәм укучыларга үзләренең хатирәләрен сөйләделәр, тормыш тәҗрибәләре белән теләп уртаклаштылар. Очрашуда мәктәп һәм студент тормышыннан бик күп кызыклы вакыйгалар искә төшерелде, уеннар уйналды, теләкләр, рәхмәтләр әйтелде. Кунаклар хөрмәтенә укучыларыбыз җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Бу очрашуга килгән һәрбер студенка, мәктәпне шактый еллар элек тәмамлаган укучыларыбызга рәхмәт әйтәбез һәм киләсе очрашуларга көтеп калабаз.











