Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Бөек Җиңүне каршылап 05.05.2016

Бүген авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия укучыларны Бөек Ватан сугышы ветераны, хәзерге вакытта мәрхүм Борһанов Әгъзам БорҺан улының тормыш юлы, сугышта күргәннәре турындагы истәлекләре белән таныштырды. Бу истәлекләрне китапханәче ветеран исән чакта язып калган булган. Сафиуллина Гөлия Борһановларның гаилә архивында сакланган фотографияләрдән, хатлардан, документлардан ясаган презентация дә күрсәтте.
-
Яңа уку елына хәзерләнәбез 04.05.2016

3 майда мәктәбебездә 2016-2017 нче уку елында беренче сыйныфка керәчәк балаларның әти-әниләре белән очрашу уздырылды. Җыелышта мәктәп директоры Ильмас Илдарович балаларны уку елына әзерлек мәсьәләләре белән таныштырды,мәктәпнең беренче сыйныфка кабул итү буенча норматив документларына аңлатма бирде.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Розалия Зуфаровна беренче сыйныфка кабул итүгә кертелгән яңалыклар белән таныштырды,электрон гариза бирүдәге үзгәрешләр процедурасын аңлатты, кабул итү өчен кирәкле документларга тукталды. Укучыларны кабул итәчәк укытучы Мәдинә Сәлимхановна укыту программалары белән таныштырды,мәктәп формасы турында сөйләде.Соңыннан сорауларга җавап бирелде.
-
03.05.2016

Бүген иртәнге линейкада Кайбыч районы оешуга 25 ел тулуга багышланган йөзү ярышында шәхси беренчелектә 2 төрдә 2 нче урынны алган 7 нче сыйныф укучысы Садриев Салават һәм шәхси беренчелектә 2 төрдә 1 нче һәм 2 нче урыннарны алган 8 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Булатны котладык. Шулай ук иммунлаштыру атналыгында үткәрелгән сочинениеләр конкурсында җиңүчеләргә (7 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия 1 нче урын, Гыйниятуллина Камилә 2 нче урын, Салаватуллина Айзилә 3 нче урын) грамоталар тапшырылды.
-
Чишмәләргә бай безнең авыл 01.05.2016

Чишмәләр - су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да. Чишмәне савыктыру- иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә- су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Шуны истә тотып 30 нчы апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары укытучылары җитәкчелегендә авылдыгы чишмә буйларын чистарттылар.
-
День защиты детей 30.04.2016

В соответствии приказом РОО от 16.04.2016 «Об организации и проведении «Дня защиты детей» в образовательных организациях» в школе был проведён день защиты детей. Были проведены практические мероприятия по сохранению органов дыхания, по оказанию первой медицинской помощи, комбинированная эстафета с элементами различных упражнений по программе ОБЖ
-
Иммунлаштыру атналыгы 28.04.2016

Мәктәптә иммунлаштыру атналагы бара. Шул уңайдан укучылар “Сәламәтлек агачы” темасына рәсемнәр ясыйлар, “Иммунлаштыру сәламәтлекне ныгыта” темасына сочинениеләр язалар, сыйныфларда иммунлаштыруның әһәмияте турында тәрбия сәгатьләре үза.
-
Җир хартиясе көне 27.04.2016

Җир Хартисе көнендә укучыларыбыз авылыбыз тирәсендә булачак паркка агачлар утырттылар.
-
26.04.2016

Мәктәптә язгы эшләр дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары территорияне җыештырды, ә өлкән сыйныфлар кишер һәм орлык суганы чәчтеләр.
-
Тукай йолдызлыгында 26.04.2016

Тукай йолдызлыгында. Бүген мәктәптә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә булды. Кичәне татар теле укутучысы Нәфыйкова Р.М. оештырды. Ул башта укучылар белән Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрде. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.
-
Тукай дәресләре 20.04.2016

Бүген мәктәптә бөек шагыйребез Г. Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган бердәм дәресләр үтте.











