Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
16.06.2016

“Туган ягым-гөлләр иле” дигән квн да балалар туган республикабыз турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Король и шут” командасы җиңде.
-
15.06.2016

Бассейнга бару көнен лагерьга йөрүче балаларыбыз көтеп ала. Бүген дә рәхәтләнеп суда йөзеп, чыныгып кайттылар.
-
14.06.2016

Лагерь балалары бүген “Һөнәрләр иле” нә сәяхәт ясадылар. Төрле һөнәрләр, аларның иң иң таралган классификациясе белән таныштылар. Үзләренә ошаган һөнәрләр буенча ассоциатив рәсемнәр ясадылар.
-
Җиләкле җәй җитте 13.06.2016

Табигать үзенең матур көннәре белән сөендерә бу көннәрдә. Шул уңайдан лагерь балалары белән табигатькә экскурсия оештырылды. Балалар тәрбиячеләр белән җиләкле аланга сәяхәткә бардылар, каен җиләге белән сыйландылар, төрле уеннарда катнаштылар. Төшке аштан соң балалар арасында "Без әкият яратабыз!" исемле рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Россия көне белән! 12.06.2016

Бүген лагерьда Россия көненә багышланган чаралар узды. Балалар белән Россия, Татарстан, Кайбыч районы һәм туган авылыбыз турында әңгәмә-викторина үткәрелде, презентацияләр күрсәтелде. Балалар шулай ук Россия көненә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
-
11.06.2016

Бүген лагерьда ял итүчеләр 2 командага бүленеп "Кем дөресрәк?" дигән уен уйнадылар. Уен барышында мәктәп эчендәге һәм тыштагы бик күп объектлар саналды. Нәтиҗәдә "Король и шут" командасы җиңде.
-
Спорт-сәламәтлек нигезе 11.06.2016

Бүген "Кояшкай" лагерында көн "Спорт - сәламәтлек нигезе" исеме астында үтте. Иртәнге аштан соң балалар командаларга бүленеп, футбол ярышында катнаштылар, вожатый абый-апалар лапта, волейбол һәм башка төрле хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Төштән соң балалар группаларда эшләделәр һәм "Сәламәтлек рекламасы" исемле проект эшләрен башкардылар. Көн бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
09.06.2016

Бүген лагерьда ял итүчеләр төшке ашка кадәр табигатьтә төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ә аннары "Кызыклы математика" темасына уен-ярыш булды.
-
07.06.2016

Бүген лагерьда “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме астында бәйге уздырылды. Төштән соң 2 команда арасында эстафета булды. Укучылар урамда яңгыр булса да, күңелләрен төшермиләр, ял итәләр, күңел ачалар.
-
"Сабан туе-2016" 06.06.2016

Шаулап-гөрләп быелгы Сабан туе да узып китте. Елдагыча мәктәп коллективы бу бәйрәмне оештыруда бердәм булып эшләде. Укучыларыбыз да бик актив булды. Алар барлык уеннарда да теләп катнаштылар, шулай ук Диләрә Мершинова җитәкчелегендә бию коллективы, “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар үзләренең номерларын тәкъдим иттеләр. Сабан туенда быел беренче мәртәбә укучылар арасында җиңүчегә тәкә бирелде. Бу бәхет мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Булатка насыйп булды. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез. Укытучылар коллективына, барлык хезмәткәрләргә Сабан туен оештыруда күрсәткән активлыклары өчен авыл халкы һәм кайткан кунаклар исеменнән бик зур рәхмәт белдерәбез.











