• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31
Телефон: +7(843)-703-26-35
E-Mail: sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кушманская ООШ"
Руководитель: Гафарова Равиля Рахимулловна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 87 учащихся / укучы
У нас учат: 16 учителей / укытучы

Новости

Гаилә-тормыш нигезе

Опубликовано: 16.05.2016

                Гаилә.

Парлы булу кирәклеген

Аңлаталар сабый чактан.

Әти-әни тату гайлә

Икесе  бер канаттан.

Гайлә бәйрәме бүген               

Парлылар шат елмая.

Аллаһ бәхетләрен бирсен

Бер-берсен сөйгән ярларга.

Пар канатлы тулы тулы гайлә

Тирә- юньгә нур тарата

Шатлыклы  тавышлары

 Тирә якны яңгырата.

Гайлә ул җылыныр учак

Серләреңдә сыя анда.

Авырлыклар килә калса

Киңәшләшә ата- ана.

Борчуларың юкка чыга

Тарала бар авырлык

Гайлә төшенчәсенә

Сыя күркәм сабырлык.

Я, Аллаһым, тулы галәләрнең

Киләчәген якты ит.

Парсызларга үз парларын табып

Гайлә кырырга насыйп ит!

                         Мәрьям Минвәлиева, 8 кл

 

 

       Минем гайлә!

Гайләдә без өчәү,

Әни,мин һәм дәү әни.

Хәлебезне белергә,

Туганнар  еш килгәли.

Мин укыйм бишенчедә,

Гел яхшы билгеләргә.

Ашыгып мәктәптән кайтып,

Булышам әниемә.

Мин әниемне бик яратам,

Ул минем бердәнберем.

Сәләмәтлек телим аңа,

Ул минем бик кадерлем.

Тату гомер кичерәбез,

Дәү әни белән бергә.

Бер-беребезгә терәк булып,

Шулай яшик мәңгегә.

                                                        Шәмсетдинова  Камилә 5 кл.

 

***

Безнең гайлә бик матур

Безнең гайлә түгәрәк

Әти-әни һәм өч бала

Яшибез без бергәләп.

 

Гаиләдә әти-әни

Безнең зур тергәгебез.

Аларның саләмәт булуы

Безнең зур теләгебез.

Без аларның балалары

Абый, апа һәм дә мин

Әти белән әнинең

Шатлыгы, горурлыгы.

Илебез тыныч булсын !

Гаиләләр тату торсын!

Балалар тавышына

Авыллар гөрләп торсын!

                                       Сабиров Сәйдәш, 5 кл

 

Минем гайлә

Минем гайләм бик зур

Алты кешедән тора.

Әти , әни, ике апам

Әби һәм үзем булам.

Минем әти агроном

Үстерә арыш, бодай.

 Ул үстергән  икмәкләргә

Бәрәкәт бирсен Ходай.

Әнием шәфкать туташы

Кешеләрне дәвалый.

Һәрчак ярдәмгә ашыга

Кар-буранга крамый.

Әбиемне бик яратам

Җылы аның кочагы

Һәрвакытта шулай булсын

Аның күңел учагы!

Ә минем ике апам да

Бик тә тырышлар инде.

Аларның уңган икәнен

 Барысы күптән белде.

Ә үзем бик тә шаян

Бик тә акыллы малай

Гаиләмне мин бик яратам

Алардан үрнәк алам.

                  Алмаз Насретдинов, 4 кл

 

Безнең гаилә

 

Без гаиләдә җиде кеше

Күп тә түгел, бу аз да.

Һәрберсе белән аерым

Таныштырыймчы сезне.

Иң өлкән кешеләребез-

Бабам белән әбием.

Назлап безне үстерәләр,

Аларга саулык телим.

Әти-гаилә башлыгы.

 Үрнәк барыбыз өчен  

Шундый чибәр, уңган әти

Кайсыгызда бар тагын?

Әтием янәшәсендә

Балкып тора әнием.

Хөрмәт итәләр бер-берсен,

Шуңа бик бәхетлемен.

Дәү абыем-Илдар абый

Мине бик нык ярата.

Казанннан кайткан саен

Тәмнүшкәләр алып кайта.

Гаиләбездә иң нәние-

Ул-энекәшем Илнур.

Көн дә елап бакчага китә,

Еламас үскәчтен зур.

Һәм, әлбәттә, инде мин!

Илсаф исемле баламын.

Гаиләдә олы бала,

Шаян һәм шук буламын.

Рус телендә гаиләнең

Семь Я дигән мәгънәсе.

Без дә җидәү, бердәм без

Саттаровлар гаиләсе.

                         Саттаров Илсаф, 2 кл

***

Балаларга  һәрвакыт

Әти-әниләр кирәк.

Алар безгә чын-чынлап

Гаиләдә олы терәк.

Без гаиләдә өчәү генә

Әти, әни һәм дә мин

Инде миңа сигез тулды

Беренчене бетерәм мин

Әти белән ял көннәре

 Балыкларга барабыз.

Без балыктан кайткан чакны

Көтеп тора анабыз.

Матур җәйләр дә башланды

Гөмбә вакыты җитә.

Әни дә мине тик тотмый

Гөмбә җыярга алып китә.

Шулай итеп рәхәтләнеп

Өчәү яшәп ятабыз.

Тагын бер сөенечем бар

Алла боерса артабыз!

                   Өметбаев Әлфис, 1 кл.



К списку новостей