Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
"Кайбыч" шугалагында 20.01.2017

Бүген 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә "Кайбыч" шугалагына бардылар. Укучылар тимераякта яратып шуалар.
-
"Көмеш каләм" 19.01.2017

Мәктәбебездә ай саен чыгып баручы "Көмеш каләм" газетасын укучыларыбыз көтеп ала. Әлеге мәктәп газетасын "Көмеш каләм" түгәрәген җитәкләүче Сайранова Р.Т. белән бу түгәрәккә йөрүче укучылар бергәләп иҗат итә. Аларга киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Бассейнда 18.01.2017

Бүген мәктәбебезнең 2,4,6,7 нче сыйныф укучылары "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексына бассейнга бардылар. 2 нче сыйныф укучылары бассейнда аерым программа буенча атна саен бушлай шөгыльләнәләр.
-
18.01.2017

Бүген 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә хезмәт дәресен укырга дип мәктәбебезгә Насретдинова Л. килде. Алар кәгазьдән киселгән кар бөртекләре белән кар бабай ясадылар. Лилия - безнең мәктәбебезнең даими кунагы. Укучыларыбыз да аның дәресләргә килүен көтеп алалар.
-
Кошларга ярдәм 16.01.2017

Мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбызга үз куллары белән ясалган җимлекләр куйдылар.
-
Мәктәбебезнең зур уңышы 16.01.2017

Кайбыч районы белем бирү учреждениеләре арасында үткән "Яңа елга әзерлек" буенча конкурста безнең мәктәп II нче урынга лаек булды! Әлеге уңышка ирешүдә барлык укучыларның, укытучыларның, мәктәп хезмәткәрләренең һәм әти-әниләрнең өлеше зур. Барчагызга да зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Шугалакта ял итәбез 12.01.2017

Бүген мәктәбебезнең 1, 2, 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә "Кайбыч" шугалагында булып кайттылар.
-
Чаңгыда шуабыз 11.01.2017

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", дип юкка гына әйтмиләр. Бары тик саулык булса гына, белем үзләштерүе дә җиңелрәк. Балаларның сәламәтлеген ныгытуның бер чарасы - спорт белән шөгыльләнү. Укучылар физик тәрбия дәресләрендә рәхәтләнеп чаңгыда шуалар.
-
Балчык белән эш 10.01.2017

Мәктәбебездә сәнгать юнәлеше буенча технология укытучысы Насретдинов А.Л. “Балчык белән эш” дип аталучы түгәрәкне җитәкли. Укучылар Айдар Линарович белән берлектә Кошман авылының элекке традицияләрен яңартып,балчыктан төрле формадагы һәм зурлыктагы фигуралар, чүлмәкләр, вазалар ясыйлар.
-
Яңа чиреккә аяк бастык 09.01.2017

Бүгеннән мәктәпләрдә яңа уку чиреге - иң озын чирек башланды. Укучыларга укуларында зур уңышлар, укытучыларга авыр хезмәтләрендә сабырлык, барчабызга да ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычларга бай көннәр, имин тормыш теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!











