Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Кызыклы тәҗрибәләр 07.02.2017

Мәктәптә химия атналыгы дәвам итә. Бүген химия укытучысы Сабирова Г.Х. 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә башка сыйныф укучыларына төрле химик тәҗрибәләр күрсәттеләр.
-
Химия атналыгы 06.02.2017

Бүген мәктәптә химия фәне атналыгы башланып китте. Химия укытучысы Сабирова Г.Х. укучылар арасында әлеге кызыклы фәнгә багышлап ясалган презентацияләр конкурсын оештырды.
-
04.02.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Саттаров А., Хәйруллина А., Шәрәфиев А. 2001-2003 нче елларда туган укучылар арасында үткәрелгән бадминтон ярышында катнашып кайттылар. Шулай ук, Садриев С., Сафина А. һәм Хәйруллина Ә. пневматик винтовкадан ату буенча уздырылган сайлап алу ярышларында катнаштылар.
-
Волейбол ярышлары 04.02.2017

Укытучыларның Кышкы Спартакиадасы кысаларында Буада белем бирү учреждениеләрендә җитәкчелек итүчеләр арасында волейбол ярышларының зона өлеше үтте. Әлеге ярышта Кайбыч районы командасында мәктәбебез директоры Хәмидуллин И.И. та катнашты.
-
Котлыйбыз! 04.02.2017

Буада узган укытучылар Спартакиадасында Кайбыч районының хоккей буенча җыелма командасы көндәшләрен җиңеп, 1 нче урынга чыкты! Әлеге командада безнең мәктәптән физик тәрбия укытучысы Насретдинов А.Л. капкачы буларак катнашты. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәк ярышларда зур уңышлар теләп калабыз!
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 04.02.2017

Мәктәбебездә күңелле традиция буларак, февраль аеның беренче шимбәсендә Кошман мәктәбен төрле елларда бетереп чыккан укучылар, студентлар белән очрашу кичәсе уздырылып килә. Менә бүген дә, мәктәп үз укучыларын кабат үзенә җыйды. Төрле җирләрдә белем алучы студентлар һәм узган елгы чыгарылыш укучылары 8-9 нчы сыйныф укучылары белән берлектә кызыклы әңгәмәдә катнашты. Шулай ук алар арасында КВН үткәрелде.
-
Без бергә! 03.02.2017

Бүген мәктәбебездә "Без бергә!" республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының "Хореография" номинациясе буенча мәктәп этабы үтте. 5-9 нчы сыйныф укучылары үз көчләре белән әзерләнгән төрле халык биюләрен башкардылар.
-
Коръән кичәсе 03.02.2017

Укучыларыбыз Кошман авылы Мәдәният йортында үткәрелгән "Коръәнле йорт - иманлы, нурлы йорт" дип аталган кичәдә катнаштылар. Әлеге кичәне Кошман авылы китапханәсе җитәкчесе Сафиуллина Гөлия һәм Кошман төп мәктәбе укытучысы Сабирова Гөлшаһидә алып бардылар. Кичәдә шулай ук мәдрәсәдә дин сабакларын укытучы Мөслимә ханым һәм Югары Кошман мәчете мулласы Фәрит хәзрәт тә катнашты.
-
Без бассейнда 01.02.2017

Укучыларыбыз атна саен "Салава күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында урнашкан бассейнга йөриләр. Бүген 1, 2, 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары рәхәтләнеп суда коенып, йөзеп кайттылар.
-
Студентлар очрашуына рәхим итегез! 31.01.2017

Хөрмәтле Кошман мәктәбен тәмамлап чыккан укучылар, хәзерге студентлар! Сезнең барыгызны да 4 нче февраль көнне сәгать 17.00 дә Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Студентлар белән очрашу кичәсе"ндә көтеп калабыз!
Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә мәктәпкә агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы кабат дәште,
Мәктәпкә дип килик без тагын.











