Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Парламент дәресе 14.02.2017

Бүген мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вилданова Л.Х. укучылар белән "Парламент дәресе" үткәрде.
-
Котлыйбыз! 13.02.2017

Бүген иртәнге линейка вакытында "Чаңгы юллары - 2017" ярышында җиңү яулаган укучыларыбызга грамоталар тапшырылды. Менә алар: 1-5 нче сыйныфлар арасында 1 урын - Миңнуллина Исламия, Сабиров Инсаф, 2 урын - Борһанова Талия, Мотыйгуллин Инсаф, 3 урын - Насретдинова Алия, Асадуллин Айзат; 6-9 нчы сыйныфлар арасында 1 урын - Салахова Илфия, Садриев Салават, 2 урын - Хәйруллина Айзилә, Шәрәфиев Айрат, 3 урын - Сәгдиева Ләйсән, Мотыйгуллин Фәнил. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Дәресләребез кызыклы үтә 13.02.2017

Укучыларыбызның иң нык яраткан фәннәре арасында, әлбәттә, рәсем (ИЗО) һәм хезмәт дәресләре беренче урында тора. Чөнки нәкъ менә шушы дәресләрдә алар рәхәтләнеп иҗади эш белән шөгыльләнә алалар. Менә бүген дә 5 нче сыйныф укучылары рәсем дәресендә төрле йортларның макетларын эшләү белән мәшгуль булдылар. Шулай ук, алар янына кунакка Насретдинова Л. дә килгән иде.
-
Чаңгы юллары - 2017 11.02.2017

Бүген мәктәбебездә "Чаңгы юллары - 2017" дип аталган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Әлеге чарада һәр мәктәп укучысы, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты. Чаңгы ярышында зур күрсәткечләр күрсәтеп, җиңү яулаган укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Химик марафон 11.02.2017

Атна дәвамында мәктәптә химия фәне буенча төрле чаралар үткәрелеп килде. Бүген, исә, бу атналыкка йомгак ясау рәвешендә "Химик марафон" дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Уенда 8 нче сыйныф укучыларыннан торган ике команда: "Молекулалар" һәм "H2O" катнашты. Уен барышында "Молекулалар" командасы алдырып барса да, уен ахырына җыелган очколар тигезләште.
-
Химиядән ачык дәрес 10.02.2017

Химия атналыгы кысаларында бүген 8 нче сыйныфларда Сабирова Г.Х. әлеге фәннән ачык дәрес күрсәтте.
-
Химия атналыгы 09.02.2017

Химия атналыгы кысаларында бүген химия фәненнән имтихан бирүче 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп күләмендә сынап карау имтиханы биремнәрен башкардылар.
-
Химия атналыгы 08.02.2017

Мәктәбебездә химия атналыгы дәвам итә. Бүген һәр сыйныф укучылары да "Химиянең тормыштагы роле" темасына үзләренең коллаж һәм плакатларын тәкъдим иттеләр.
-
Яшь Герой-антифашист көне 08.02.2017

8 нче февраль - Яшь Герой-антифашист көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне безнең мәктәптә дә искә алдылар, аңа карата оештыручы-педагог һәм укучылар көче белән әзерләнгән чара оештырылды. Кичә вакытында Бөек Ватан сугышы чорында зур батырлыклар күрсәткән балалар турында аерым сөйләнелде. Алар арасында Валя Котик, Зина Портнова, Леня Голиков һәм Марат Казей бар.
-
Хәтер Маршы 07.02.2017

Бүген мәктәбебез укучылары эзләнү отрядларының "Хәтер Маршы - 2017" дип аталган республикакүләм кышкы яшьләр сәфәренең чыгышын карау бәхетенә ирештеләр.











