Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Экскурсия /Сәяхәт 16.11.2018

Быел көз искиткеч күңелле, матур килде. Кая карама күзләрне камаштырырлык алтын- сары төсләр " җемелди". Шул матурлыкны балаларга да күрсәтү, туган җиребезгә ярату, мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан көзге сәяхәткә чыктык.
-
Көз бабайда кунакта. 07.11.2018

Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны, алар турында белемнәрен тирәнәйтү, сыйфатларын билгеләүне дәвам итү.
Пластилинны турыга тәгәрәтеп һәм түгәрәкләп әвәләү күнекмәләрен формалаштыру. Вак моторика һәм фикерләү сәләтен үстерү.
Әвәләү процессында балаларда пөхтәлек; әйләнә – тирә юньгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
-
"Көз кызы бездә кунакта" 01.11.2018

“Тиенкәй” балалар бакчасында “Алтын көз” бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең максаты: балаларның көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту. Балалар бәйрәмдә матур җырлар җырладылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте.
-
Күзәтү. 19.10.2018

Зурлар төркеме балалары саф һавага чыккач, табигать күренешләрен күзәтүне дәвам итәләр. Алар көзнең соңгы чәчәкләренең матурлыгына карап сокландылар.
-
Балалар бакчасында психолог һәм логопед килде. 12.10.2018

«Тиенкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен психолог һәм логопед кабул итте.
-
Иртәнге гимнастика. 24.09.2018

Балалар бакчасында йөрүче баларның хәрәкәтле уеннары иртәнге гимнастикадан башлана. Ул балалар күңеленә хуш килсен өчен төрле формада уздырырга тырышабыз.
-
Әти-әниләр җыелышы. 22.09.2018

Бүген "Балаларның сәламәтлеген саклау, үстерү, чыныктыру" темасына гомүми әти-әниләр җыелышы үткәрелде.Тәрбияче Салахова И.Г. узган уку елына йомгак ясалды,
белем бирү бурычлары белән таныштырды, эчке тәртип кагыйдәләрен искәртте. 2018-2019 уку елына яңа бурычлар куелды.
Тәрбияче Халикова С.Г. балаларны грипптан саклау чарасы балаларның сөйләм телен үстерү, авазларны дөрес әйтергә күнектерү эшчәнлеге белән таныштырды. Балаларның авазларның дөрес әйтмәү сәбәпләрен әйтеп, аларның өстендә эшләү алымнарын аңлатты. Балаларның киләчәктә мөстәкыйл эшчәнлекләрен, сөйләм телен, авазларны дөрес әйтергә күнектерү өчен дидактик күнегүләр, уеннар үткәрергә кирәклеген аңлатты. Тәрбиче Асадуллина Д.Р. Адаптация чоры турында доклад укыды. -
Сау бул,җәй! 11.09.2018

Бүген зурлар төркеме балалары белән җәй турындагы күзаллауларын киңәйтү, искә төшерү, аны озату, табигать белән кызыксыну максатыннан "Сау бул, җәй" темасына эшчәнлек уздырылды. Эшчәнлек саф һавада ,ямьле урынында үтте.
-
Китапханәгә кунакка килдек 31.08.2018

Кошман”Тиенкәй” бакчасының балалары, авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәре Гөлия Сафиуллина каршы алды.
Алар иң элек китапханә белән таныштылар, аннан соң төрле уеннарда катнаштылар. Балаларга кызыклы сораулар бирде, китапны кадерләп сакларга кирәклеген аңлатты. Чара ахырында нәниләр яңа китап, журналлар белән таныштылар.
-
Чәчәк күзәтү 24.08.2018

Безнең балалар бакчасында
Бигрәк матур гөлбакча
Апаларга рәхмәт инде
Шушындый матурлыкка!









