Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Чыршы бәйрәме" 28.12.2018

27 нчы декабрь көнне «Тиенкәй" балалар бакчасында "Чыршы бәйрәме " узды. Бәйрәмебезгә Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел һәм күп кенә башка кунаклар килгән иде.
Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннарга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы балалар белән белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар.
Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!әти-әниләр бик канәгать тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр.
-
Хөрмәтле тәрбиячеләр!
28.12.2018
Спасибо за прекрасный утренник! Прекрасная организация, подготовка к празднику, увлекательный сценарий. Дети пели песни, танцевали, читали стихи с искренним удовольствием.Скучающих не было ни среди детей, ни среди родителей. Особенно хочется поблагодарить наших воспитателей и музыкального работника за отличную актерскую работу, за радость и хорошее настроение.
-
"Дидактик уеннар" 25.12.2018

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Дидактик уеннарның блаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
-
Яңа елга әзерлек . 18.12.2018

Яңа елга әзерлек башланды. "Тиенкәй" балалар бакчасында урамдагы яшел гүзәлкәйне,чыршыны төрле әкият геройлары белән бизәлде.
-
Конкурс "Символ года -2019"-"Пятачок на удачу" 16.12.2018

-
Урамдагы рәхәтлек. 10.12.2018

Саф һавада рәхәт булуын балалар әйтмәсәң дә белә. Карның аклыгын , һаваның сафлыгың тәрәзә аша тоеп булмый. Балалар кар белән уйнауны зарыгып көткәннәр икән бит, хич уйнап туймыйлар.
-
Соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды. 06.12.2018

-
Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтү. 06.12.2018

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Кошман «Тиенкәй”балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунагыбыз да бар иде. Буа районының ГБУ”БДД” бүлеге җитәкчесе Мурзакова Сириня Масхудовна"Юл йөрү кагыйдәләрен белү мөһим" темасына презентация курсәтте. Балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Мурзакова С.М. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде.
-
Ана яши җирдә бала өчен. 25.11.2018

Ана яши җирдә бала өчен.
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана,
Баласының йөрәк тибешен.
Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.
Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч! -
Бүген бәйрәм- әниләр көне! 25.11.2018

«Тиенкәй» балалар бакчасының балалары мәдәният йортында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән “Газизләрдән-газиз Әнкәйләр ” исемле Әниләр көненә багышланган кичә узды. Бәйрәмебез җыр-биюләр, шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барды . Әниләргә бик күп игелекле һәм яхшы сүзләр әйтелде Бәйрәм чәй табын янында дәвам итте.









