Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды. 06.12.2018
-
Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтү. 06.12.2018
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Кошман «Тиенкәй”балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунагыбыз да бар иде. Буа районының ГБУ”БДД” бүлеге җитәкчесе Мурзакова Сириня Масхудовна"Юл йөрү кагыйдәләрен белү мөһим" темасына презентация курсәтте. Балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Мурзакова С.М. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде.
-
Ана яши җирдә бала өчен. 25.11.2018
Ана яши җирдә бала өчен.
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана,
Баласының йөрәк тибешен.
Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.
Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч! -
Бүген бәйрәм- әниләр көне! 25.11.2018
«Тиенкәй» балалар бакчасының балалары мәдәният йортында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән “Газизләрдән-газиз Әнкәйләр ” исемле Әниләр көненә багышланган кичә узды. Бәйрәмебез җыр-биюләр, шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барды . Әниләргә бик күп игелекле һәм яхшы сүзләр әйтелде Бәйрәм чәй табын янында дәвам итте.
-
Экскурсия /Сәяхәт 16.11.2018
Быел көз искиткеч күңелле, матур килде. Кая карама күзләрне камаштырырлык алтын- сары төсләр " җемелди". Шул матурлыкны балаларга да күрсәтү, туган җиребезгә ярату, мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан көзге сәяхәткә чыктык.
-
Көз бабайда кунакта. 07.11.2018
Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны, алар турында белемнәрен тирәнәйтү, сыйфатларын билгеләүне дәвам итү.
Пластилинны турыга тәгәрәтеп һәм түгәрәкләп әвәләү күнекмәләрен формалаштыру. Вак моторика һәм фикерләү сәләтен үстерү.
Әвәләү процессында балаларда пөхтәлек; әйләнә – тирә юньгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
-
"Көз кызы бездә кунакта" 01.11.2018
“Тиенкәй” балалар бакчасында “Алтын көз” бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең максаты: балаларның көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту. Балалар бәйрәмдә матур җырлар җырладылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте.
-
Күзәтү. 19.10.2018
Зурлар төркеме балалары саф һавага чыккач, табигать күренешләрен күзәтүне дәвам итәләр. Алар көзнең соңгы чәчәкләренең матурлыгына карап сокландылар.
-
Балалар бакчасында психолог һәм логопед килде. 12.10.2018
«Тиенкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен психолог һәм логопед кабул итте.
-
Иртәнге гимнастика. 24.09.2018
Балалар бакчасында йөрүче баларның хәрәкәтле уеннары иртәнге гимнастикадан башлана. Ул балалар күңеленә хуш килсен өчен төрле формада уздырырга тырышабыз.