муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Бөек Җиңү көне! Бу сүз йөрәкләргә мәңгелеккә уелган. Хезмәт һәм тыл ветераны Фәһимә Гозәерова белән очрашуга барды 9 сыйныф укучылары: күчтәнәчләр тапшырдылар, капкага наклейка ябыштырдылар, ветеранны чәчәккә күмделәр. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. оештырды. 10.05.2016

-
Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләре! 10.05.2016

-
“Җиңү язы” (Победная весна) акциясе кысасында 9 май көнне мәктәп укучылары иртәнге 8 сәгатьтә берсеннән - берсе матуррак аллы-гөлле чәчәк букетларына күмелеп , сугышта үлеп калган яисә сугыштан соң безнең көннәргә чаклы яшәп җитмәгән туганнарының, якыннарының фотографияләрен күтәреп килделәр. Барлык сыйныф укучылары , укытучылар һәм хезмәткәрләр коллективы, әти-әниләр бердәм булып “Үлемсез полк” (“Бессмертный полк” ) маршына бастылар. Маршрутның беренче өлеше МӘКТӘП- БИКМУРАЗ АВЫЛЫ, икенче өлеше- МӘКТӘП-НАРАТБАШ АВЫЛЫ буенча булды. Полк чып - чын сугышчан полк кебек хәрбиләр строе белән тигез рәтләрдә барды; аның составында катнашучылар җитди, җавапчан : “Җиңү безгә җиңел бирелмәде! Җиңүне онытырга беркемнең дә хакы юк! Җиңү кырында ятып калучылар үлемсез!” дигән сүзләр һәркемнең йөрәгеннән ургылып бәйрәм рухына кушылды! 09.05.2016

-
“Үлемсез полк” маршыннан соң Бөек Җиңүнең 71 - еллыгына багышланган Хәтер митингы башланды. Матур рәтләргә тезелеп укучылар бәйрәм түренә сугыш һәм хезмәт ветераннарын каршы алдылар. Тантаналы рәвештә барлык бәйрәмдә катнашучыларга 6-7 сыйныф укучылары шигырь бүләк иттеләр, 8 сыйныф укучылары һәйкәлгә веноклар куйдылар, 1-5 сыйныф укучылары барлык килгән кунакларны чәчәкләргә күмделәр. Ә мәңгелек ут янында - Хәтер вахтасында, хәрби киемнәрдән чын солдатларча 9 сыйныф егет һәм кызлары постта торды. Искә алу митингы югары дәрәҗәдә оешкан рәвештә узу уңаеннан мәктәп администрациясе һәрбер сыйныф җитәкчесенә Рәхмәтен белдерә, тәрбияви эшчәнлекләрендә уңышлар тели. 09.05.2016

-
9 сыйныф укучылары арасында һөнәр сайлауга багышланган төрле чаралар күп уздырыла. Шушы көннәрдә республика тестлаштыру үзәге җибәргән тестлар буенча һөнәри мониторинг оештырылды. Укучылар 200 сорауга җавап бирделәр, киләчәктә сайларга уйлаган эш юнәлешен барладылар, тормышта сайлау мөмкинлеге булган һөнәрләр белән таныштылар. 08.05.2016

-
Хәтер вахтасы кысасында укучылар авылыбызда яшәгән сугыш ветераннарын даими рәвештә барлап, кайгыртып торалар. Аларның өйләрендә булалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, очрашуларга чакыралар. Менә чираттагы шундый тәрбия чарасы мәктәптә гөрләп үтте. “Җиңү безгә җиңел бирелмәде!” дип исемләнгән очрашуга җирлегебездә яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Рәшит Гыйниятулла улы килде. Калинин фронтында сугышып, Берлинга барып җиткән каһарманга 93 яшь! Ләкин ул әле бүген дә укучылар өчен ялкынлы патриот, тырыш һәм уңган авылдаш, нык гаилә нигезе. Ул үзенең тормыш юлы турында бик кызык һәм мавыктыргыч итеп сөйләде, барлык сорауларга җавап бирде. Балалар аның һәр сүзен йотлыгып тыңлады, бәйрәм белән котлап аны кочакларынына алдылар, ветераныбызны аллы-гөлле чәчкәләргә күмделәр. 2-4 сыйныф укучылары матур җырларын, 6-7 сыйныф укучылары шигырьләрен бүләк иттеләр. Һәр сыйныф махсус котлау сүзләре җиткерде. Бәйрәм фотога төшү белән аралаштырылып алып барылды һәм чәй өстәле артында төгәлләнде. Җиңүгә багышланган чаралар мәктәптә дәвам итә. ”Үлемсез полк” акциясенә , Хәтер вахтасына”, тантаналы митингка әзерлек алып барыла. 08.05.2016

-
Менә ул легендар ветеран – Сибгатуллин Рәшит Гыйниятулла улы!! 08.05.2016

-
Бердәнбер сугыш ветераны белән истәлеккә күмәк фото. Уртада, балаларның яраткан һәм кадерле кунагы – каһарман ветеран! 08.05.2016

-
Мәктәп укучылары Җиңү бәйрәменә зур әзерлек алып бара. Шул эшчәнлек кысасында 6 сыйныф укучылары, «Георгиевская ленточка» акциясенә кушылып, авылыбызның өлкән яшьтәге кешеләренә тасмалар тактылар. Шундый очрашуларның берсе Түбән Наратбаш авылында яшәүче Камалетдинова Фатыйма апаларда булды. Укучылар аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек теләделәр. 05.05.2016

-
Яз башыннан бирле мәктәп укучылары чистарту эшләрендә актив катнашып киләләр. Алар канташында авылны чистарту өмәләре, мәктәпнең җиләк - җимеш бакчасын карап үстерү һәм чәчәкләр утырту эшчәнлеге нәтиҗәле алып барыла. Уку йортының әйләнә – тирәсе ялт итеп, елмаеп тора. Бүген исә укытучылар, хезмәткәрләр, 5-8 сыйныф укучылары бердәм булып Җиңү паркын чистарттылар, артык үсентеләрне кистеләр, чүп –чарларны җыеп түктеләр. Бәйрәм булачак мәйдан әллә кайдан үзенә чакырып тора. 5, 6 сыйныф укучылары әле авыл урамнарын тәртипкә китерергә дә өлгерделәр. Яңгырдан соң яшелләнгән табигать тагын да матуррак булып китте! Мәктәбебез, авылыбыз Бөек Җиңүнең 71- еллыгына ныклап әзерләнә. 05.05.2016






