муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Бүген мәктәптә 2-8 нче сыйныф укучылары өчен “ Соңгы кыңгырау ” шалтырады. Линейканың көн тәртибе 2015-16 нчы уку елы йомгаклары буенча уку алдынгылары - отличникларны Мактау грамоталары белән бүләкләүдән башланды. Шуннан соң ике елга бер тапкыр үткәрелә торган “Ел укучысы” бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр башланды. Барлык уку алдынгылары, мәктәпкүләм “Укучы” бәйгесендә катнашып җиңү яулаган укучылар уку йортының Мактау тактасы өчен күмәк фотога төштеләр. Сыйныфлар арасында ел дәвамында алып барылган “ Ел сыйныфы – 2016 ” һәм “Ел сыйныф җитәкчесе – 2016 “ бәйгесенә дә бүген йомгак ясалды. Быелгы бәйге нәтиҗәләре берничә күрсәткечкә бүленеп барланды. Иң төп күрсәткеч – “Иң яхшы дәрескә йөрүче “ сыйныф номинациясендә 5 сыйныф (Галиуллина З.Ф.) җиңеп чыкты. 2 урынны бу бәйгедә 7 (Гарипова С.И.) һәм 8 (Җәгъфәрова Ф.Ф.)сыйныфлар яулады. “Иң тәртипле сыйныф ” номинациясендә 8 (Җәгъфәрова Ф.Ф.) сыйныф җиңеп чыкты.” 2 урынны – 6 (Әхмәдуллина Г.Р.) , 3 урынны- 7 (Гарипова С.И.) сыйныфлары бүлеште. “Иң яхшы кизү торучы “ сыйныф номинациясендә абсолют җиңүче – 6 (Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныф дип табылды. 2 урында – 8 (Җәгъфәрова Ф.Ф.), 3 урында 7 (Гарипова С.И.) сыйныфлар җиңеп чыкты. “ Бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле” катнашучы сыйныф бәйгесендә 3 (Әхмәтшина Л.С.) сыйныф җиңеп чыкты. 2 урында – 9 (Шәрәфетдинова Л.Г), 3 урында – 4 (Әхмәтшина Л.С.)сыйныфлар алдынгылыкны алдылар. Тәрбия эшчәнлегенең төп юнәлеше спорт белән бәйле. Ел дәвамында барлык укучылар да ГТО нормативларын тапшырып килде. Йомгаклау линейкасында 5-9 сыйныф укучылары арасында алтын, көмеш, бронза дәрәҗәсенә тапшыручы укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Мәктәпнең “Иң төп алтын “спортсмены булып 9 сыйныфтан Җамалетдинов Илшат табылды.Барлык бүләкләүләрдән соң җәйге ялга инструктаж бирелде: юл йөрү кагыйдәләре , янгын куркынычсызлыгы, су коену кагыйдәләре, урманда булу шартлары, өйдә бала ялгыз булганда үзен ничек тотарга кирәклеге буенча искәрмәләр кат – кат аңлатылды. Барлык укучылар өчен дә бу җәйге каникуллар хәвефсез, имин булсын ! 30.05.2016

-
Бүгеннән укучыларның җәйге каникуллары башланды.Балаларны күңелле сәяхәтләр, пионерлагерьларда ял итү , дуслар белән очрашу, мавыктыргыч чаралар көтә. Ял хезмәт белән аралаштырылып алып барылачак. Укучылар мәктәп бакчасында расланган эш тәртибе нигезендә практика үтәчәк. Каникуллар алдыннан һәр сыйныфта “Безопасное лето” (“Имин җәй”) дигән темага махсус чаралар оештырылды. Барлык чараның максаты бер: ял итеп, зур үсеп, яңа көчләр җыйган укучыларны каршы алу! 30.05.2016

-
На этой неделе началась жаркая пора для выпускников 9 класса – экзамены. Пришло время проверить свои знания. 26 мая учащиеся сдали экзамены по выбору по химии и обществознанию, а 28 мая - по английскому языку. Первый обязательный экзамен ребята будут сдавать по математике 31 мая, так что пожелаем им удачи! 29.05.2016

-
Вот и пришел день вашего прощания с начальной школой! Четыре года назад вы пришли в первый класс. Здесь мы с вами поднимались трудными ступеньками по лестнице знаний. Вы учились читать и считать, учились дружить, учились жить по строгим школьным правилам. Сегодня нам и грустно и радостно. Грустно, потому что вы прощаетесь со своим детством и с начальной школой, вы пойдете в 5 класс, у вас будут новые учителя, а к вашей первой учительнице придут новые ученики. Радостно, потому что вы все повзрослели, стали умнее и многому научились. Сегодня четвероклассники празднуют свой выпускной праздник! 28.05.2016

Вот и окончен четвертый класс,
Вы повзрослели на целый год.
Пусть же дружба, связавшая вас,
Убережет от всяких невзгод!
Будьте добры, будьте скромны
И помогайте друг другу во всем.
Добрый вам путь по жизни... А мы,
Мы вас всегда с победою ждем! -
Согласно положению школы каждые 2 года в школе проводится общешкольный конкурс "Ученик года". В 2015-2016 учебном году в конкурсе приняли участие 26 учащихся 2-9 классов. Кандидатуры на участие в конкурсе были выдвинуты классными коллективами. Участники должны были пройти через такие испытания, как представление портфолио и участие в интеллектуальной игре. Позади сложнейшие испытания, и уже известны имена победителей в номинации и абсолютных лидеров школы. Среди учащихся 2-4 классов абсолютным победителем общешкольного конкурса "Ученик года-2016" стал учащийся 4 класса Бикчантаев Данис. Победителем в номинации "Лучшая ученица по успеваемости" стала учащаяся 3 класса Камалова Зиля, в номинации "Эрудит" первенство завоевала учащаяся 4 класса Ахмадуллина Чулпан, "Интеллектуал"ом признана учащаяся 4 класса Минкашева Ильвина, "Самой активной ученицой" стала учащаяся 3 класса Гафиятуллина Сылу. Среди учащихся 5-9 классов места распредилились следующим образом: номинация " Лучший ученик по успеваемости"- ученик 8 класса Бикчантаев Ранис; номинация "Спортивная ученица"- ученица 8 класса Шакурова Айгуль; номинация "Спортивный ученик"- ученик 9 класса Замалетдинов Ильшат; номинация "Интеллектуал"- ученица 9 класса Ахмадуллина Рузана; номинация "Самая активная ученица школы"- ученица 8 класса Хайретдинова Эльвира; номинация "Эрудит"- ученица 6 класса Галиуллина Гульназ. "Учеником года -2016" среди обучающихся основной школы признана ученица 8 класса Шарафутдинова Зульфия. От всей души мы поздравляем победителей конкурса и желаем им новых открытий и побед! 27.05.2016

-
Бүген мәктәптә гөрләп “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Тантаналы чара өчен кунаклар, ата-аналар, ветеран укытучылар , укучылар барысы да бәйрәмнәр уздырыла торган махсус мәйданга җыйналдылар. Бәйрәм махсус шигъри юллар һәм дәртле музыка астында 9 сыйныф укучыларын сәхнәгә чакырудан башланды. Котлауларны мәктәп директоры укучыларга тасмалар һәи кыңгыраулар тагудан, төрле номинацияләрдә җиңү өчен Мактау грамоталары тапшыру белән башланды. Беренче укытучы , сыйныф җитәкчесе , әти-әниләр, кунаклар барысы да укучыларга матур теләкләр җиткерделәр. 1-8 сыйныф укучылары котлаулар белән бергә бүләкләр дә тапшырдылар. Укучылар комитеты әгъзалары чыгарылыш укучыларын шаян һәм кызыклы чыгышларга күмделәр. Инде дистә елдан артык алдагы ел чыгарылыш укучылары быелгы чыгарылышларга кыңгырау тапшыру традициягә әйләнде. Быелда аны 2014-15 нче чыгарылыш укучылары исеменнән Вәлиуллина Рания, Храмов Данила, Шәйдуллин Ранислар тапшырды. Соңгы кыңгырауны 1 сыйныфтан Һадиев Данир , 9 сыйныфтан – Җамалетдинов Илшатлар бирде. Укучылар матур чыгышларын күккә шарлар очыру һәм салют бирү белән тәмамлап соңгы сыйныф сәгатенә юнәлделәр. Бәйрәм тантанасы сыйныфта дәвам итте. Хәерле юл , Сезгә, тугызлар! 25.05.2016

-
Мәгариф бүлеге раслаган график нигезендә 21 нче май көнне мәктәптә гомум йомгаклау ата- аналар җыелышы булып узды. 1-9 сыйныф ата- аналары өчен көн тәртибенә уку елы йомгаклары, күчерелеш мониторинглары уздыру , ГИА тәртибе , җәйге каникуллар планы, бакчада эш тәртибе, практика көннәре , транспорт белән идарә итү таләпләре каралды , йөртүченең яше һәм юлда йөрү кагыйдәләре кат –кат искәртелде. Һәрбер ата-ана җәйге ял вакытында балалар сәламәтлеге, иминлеге өчен икеләтә җаваплы: чөнки укучылар өйдә, ялда, кунакта ата- аналары белән була. Су коену, урманнарда булу, газ һәм электр приборларын куллануда да саклык сорый. Бу сораулар да искәртелде. “Бор”, “Чайка” лагерьларына юлламалар алу тәртибе дә аңлатылды. Дару үләннәре җыю мөмкинлеге дә каралды. Ата- аналар белән сөйләшү сыйныфларда дәвам итте. 23.05.2016

-
Мәктәптә ата-аналар белән эш формалары даими рәвештә яңартылып тора. Менә 21- нче май көнне дә мәктәптә гөрләп Гаилә сабантуе узды. Аны уздыру үз эченә балаларны яклау , Халыкара гаилә көннәрен , спорт бәйрәмнәрен алды. Тәрбия чарасы иртәнге 10 сәгатьтә башланып төштән соңга чаклы дәвам итте. Тантаналы өлеш матур шигырь юллары белән башланып милли уен- Гаилә сабантуе белән дәвам итте. Бәйрәмдә капчык белән йөгерү, кашыкта йомырка һәм чиләкләрдә су ташу, чүлмәк вату, әтәчләр сугышы, мәргәннәр бәйгесе белән аралаштырылып алып барылды. Әти-әниләр һәм балалардан торган командаларны Хәйретдинова Гөлгенә, Хәйретдинова Гөлсирәләр бик оста җитәкләде. Ярышларның бер өлеше узгач тәмләп уха пешеп чыкты, бергәләп гаиләләр төшке ашка җыйналды. Тамак ялгап алгач аркан тарту барлык тамашачыны яңадан мәйданга туплады. Командалар бик тырышып ярышларда катнашса да, Гөлгенә ханым командасы алга чыкты.Чараны йомгаклау өлешендә бәйрәм – тамашада катнашучы һәр гаилә махсус Мактау грамоталары белән бүләкләнде, истәлеккә фотога төшү оештырылды. Укыту - тәрбия эшчәнлеге югары нәтиҗәле бары тик ата-аналарның шундый хуплавы булганда гына мөмкин! 23.05.2016

-
Укучыларда халкыбызның гореф - гадәтләренә ихтирам тәрбияләү , халкыбызның әдәби һәм мәдәни мирасларына сак караш булдыру буенча мәктәптә күп төрле эш алып барыла. Даими рәвештә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, сәяхәтләр еш оештырыла. Шул уңайдан 18- нче май көнне мәктәбебезнең 3-9 сыйныф укучылары Зеленодол районының Свияжск милли- мәдәни үзәгенә сәяхәт кылдылар. Экскурсия үзәктәге музейдан башланып шәһәрнең барлык урамнары, һәйкәлләре , йортлары белән танышуга тоташты. Укучылар көн дәвамында рус халкының милли мирасы, гыйбәдәтханәләре белән танышып йөрделәр.Матур бакчалар, Зөя һәм Идел буйлары үзенә тартып тора. Шул ук маршрут эченә кергән ут күршеләребез Апас районы үзәгендә дә булдык. Андагы хозурлыкка тамаша кылдык. Барлык укучыларның ата-аналары шундый эчтәлекле сәяхәт оештырулары өчен мәктәп администрациясенә, сыйныф җитәкчеләренә , шәхси эшмәкәр Таһир Газизовка Рәхмәтләрен белдерәләр. 21.05.2016

-
Мәктәпнең ачык дәресләр уздыру тәртибе нигезендә 20 – нче май көнне 3 сыйныфта сынлы сәнгать буенча ачык дәрес үткәрелде . Дәрес “Канәфер кыңгыраулары чыңы” дигән тема астында узды. Аның дәвамында укучылар ФГОС шартларына яраклаштырылган эш алымнары ярдәмендә матурлык тудырырга өйрәнделәр, традицион булмаган буяу технологияләре белән таныштылар, иҗади проект өстендә эшләделәр. Төсләрне кушып буяу, үз төсеңне табу, килеп чыккан төсләрнең яңа исемнәрен истә калдыру да урын алды дәрестә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р. ның дәресе коллегалар тарафыннан югары бәяләнде. 21.05.2016






