муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Мәктәпнең спорт буенча алып барган эшчәнлеге даими рәвештә уңай нәтиҗәләр бирә. Районда узган укытучыларның август киңәшмәсендә безнең уку йорты укучылар Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча лаеклы 3 урын алуы уңаеннан Мактау кәгазе һәм акча Сертификаты белән бүләкләнде.Бу укытучы Вилданов И.М. һәм спортсмен укучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Молодцы! 31.08.2016

-
Бүген мәктәптә 2015-16 нчы уку елы йомгакларына багышланган эшлекле педагогик совет утырышы булып узды. Көн тәртибендә узган уку елында башкарылган укыту-тәрбия эшчәнлегенә тулы анализ , яңа уку елына куелган бурычларны ачыклау, эш програмаларына таләпләр белән танышу, алдагы эшчәнлек юнәлешләре барланды. Куелган таләпләр катгый, бердәм коллектив аңа һичшиксез ирешәчәк! 31.08.2016

-
Директор каршындагы киңәшмәдә педагогик коллектив районда уздырылачак “Экстремизмга – юк!” дип аталган айлыкны уздыру планы белән танышты. Һәр юнәлеш буенча җаваплылар билгеләнде, эш формалары барланды, укучылар белән уздырылачак эшчәнлек ачыкланды. 31.08.2016

-
24 - нче июнь көнне мәктәптә иң дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйгаларның берсе булган “ Чыгарылыш кичәсе - 2016 “ гөрләп узды. 9 сыйныфның 9 укучысы да кулларына аттестат алды. Тантаналы чара искиткеч җылы , дустанә мөгәлләмәдә алып барылды. Кулларына аттестатлар алган укучыларны иң беренчеләрдән булып мәктәп директоры , беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре котлады. Матур шигырь юллары күтәренке җыр куплетлары , истәлекләр белән аралаштырылып алып барылды. Зур горурлык хисләре аша укытучы абый һәм апалар үзләренең яраткан укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр. Дулкынланган ата-аналар үз чиратларында мәктәп коллективына олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белдерделәр. Махсус җавап сүзе аша чыгарылыш сыйныф укучылары яраткан мәктәп, укытучылары белән саубуллаштылар. Кичә һәркемнең күңеленә һуш килде. Хәерле юл, Сезгә, укучылар!!!! 28.06.2016

-
Елдагыча мәктәп “ Сабантуй - 2016 “ район милли бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты . Уку йортының уңган коллективы берсеннән - берсе тәмле вак бәлешләр, эремчекле һәм кәбестәле кабартмалар пешерде. Аларны матур итеп өстәлләргә куеп, сату урынын бизәп; кайнар лимонлы чәй белән бәйрәмгә килгән барлык кунакларны сыйладылар. Бу юлы Сабантуйда сату итүне Гарипов Р.Р, Гарипова С.И, Гыйзәтуллина Г.Р. оештырдылар. Бәйрәм барсының да күңеленә хуш килде. 07.06.2016

-
Международный день русского языка по решению ООН отмечается 6 июня в день рождения великого поэта Александра Пушкина, создателя современного литературного языка. Считается, что именно Пушкин стал основоположником современного русского языка, на котором мы разговариваем в 21 веке. Казалось бы, творения Александра Сергеевича – дела давно минувших дней, но и в наше время произведения Пушкина радуют любителей литературы своим великолепным слогом. Подтверждением тому стал флеш - моб «Читаем Пушкина», проведенный 6 июня 2016 года в центральном городском парке города Буинска. Здесь собрались воспитанники детских садов, учащиеся школ района, дети, отдыхающие в пришкольных лагерях, родители, учителя – все те, кто любит и чтит творчество великого гения русской литературы А. С. Пушкина. Казалось, сама природа после утреннего проливного дождя приветствовала участников литературного праздника ясной и солнечной погодой. На открытии праздничного мероприятия присутствовали главный специалист управления культуры Буинского района Никитина Майя Юрьевна и заместитель начальника управления образования Македонская Наталья Александровна. Украшением праздника стали поэты-земляки Краснова Лидия Алексеевна и Малышев Анатолий Меркурьевич. На протяжении 2-х часов дети и взрослые сменяя друг друга эмоционально декламировали отрывки из любимых произведений Александра Сергеевича Пушкина. Праздник продолжился в Досуговом центре, где для детей был организован просмотр мультфильмов по сказкам великого поэта. Ученики школы приняли активное участие в данном мероприятии. 07.06.2016

-
Стартовала акция "Помоги своей школе!". 03.06.2016

-
Укучыларның җәйге каникуллары шатлыклы вакыйгалардан башланып китте. 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан районда “Балалар туган илне сүрәтли” (“Дети рисуют страну”) дигән иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгене республиканың райондагы “Бердәм Россия” партиясе вәкиллеге оештырды. Чара матур концерт номерлары , мавыктыргыч уеннар, саф һавада ярышлар, төрле уенчыклар - чәчәкләр, бүләкләр ясау буенча мастер – класслар белән аралаштырылып алып барылды. Бәйрәм мәйданы шарлар, чәчәкләр, әкият геройлары белән бизәлгән. Менә шундый бүләкләү тантанасында мәктәпнең җиңү яулаучы укучылары Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Без чын күңелдән укучыларыбызны һәм коллегаларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. 01.06.2016

-
Районда икенче ел рәттән “ Полицейский дядя Стёпа» дип исемләнгән балаларның иҗади эшләр бәйгесе оештырылды. Чараның максаты укучылар арасында тәртип бозуларны кисәтү белән беррәттән аларның сәләтләрен үстерүне дә күздән тотып үткәрелә. Мондый мавыктыргыч чараларда безнең укучыларыбыз актив катнашып килә. Бу юлы да әзерлек төркеме укучысы бәйгедә рәсем белән катнашты. Ул үзенең эшендә кечкенә балаларга даими ярдәм итүче полицейский Стёпа абыйсын ясап җиңүгә лаек булды ( Җитәкчесе: Гыйзәтуллина Г.Р.). Укучыбыз рәхәтләнеп бәйрәмдә күңел ачты, үзенә бик күп яңа дуслар тапты. 01.06.2016

-
Чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар, ветеран укытучылар белән бергәләп “Соңгы дәрес” үткәрү матур традициягә әйләнде мәктәптә. Бу уку елында да бик матур булды ул. Бергәләп кечкенә вакытларны, кызык мизгелләрне искә төшерү, матур теләкләр җиткерү һәркемнең күңеленә хуш килде. 30.05.2016






