муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Мәктәп укучылары күңелле җәйге каникулларда! Башлангычлар рәхәтләнеп мәктәп яны лагерендә , кайберләре “Бор” һәм “Чайка” да ял итәләр. Шуның белән беррәттән бакчада җәйге практика да узалар. Елдагыча дару үләннәре җыю буенча да мәктәптә актив эш алып барыла. Укучыларыбыз әти-әниләре белә берлектә кирәкле үләннәрне җыялар, киптерәләр, тапшырырга әзерлиләр. Тапшыру 15 нче июль көнне иртән оештырылачак! 20.06.2017

-
20 нче июнь лагерь балалары өчен бик кызык үтте. Зарядкадан соң хезмәт десанты булды. Иртәнге аштан соң Буа шәһәренә сәяхәт ясадылар . Анда музейда, Үзәк паркта, Шөгыль үзәгендә булдылар. Яраткан мультфильмнарын карадылар. Көн сизелмидә узып китте. Чараларны Галиуллина З.Ф. оештырды. 20.06.2017

-
16 июнь көнне “Зәңгәр күл” мәктәп яны лагерена йөрүчеләргә Буа шәһәре үзәк китапханәсенә экскурсия оештырылды. Укучылар вожатыйлары Шәрәфетдинова Л.Г. белән табигать турында викторинада катнаштылар, мультфильм карадылар, “Кызыл китап” турында мәгълүмат алдылар. 17.06.2017

-
17 июнь – су көне . Буа шәһәрендә урнашкан “Дельфин” бассейны укучыларны колач җәеп каршы алды. Куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшкәч, рәхәтләнеп су коендылар укучылар. Балалар белән тәрбияче Шәрәфетдинова Л.Г. булды. 17.06.2017

-
Республика күләмендә "Наркотикларсыз тормыш!" дип аталган акция старт алды. Аның кысасында мәктәп яны лагерендә укучылар белән аңлату эшләре алып барыла, уеннар- мавыктыргыч чаралар уздырыла. Узган атнада зарарлы гадәтләрне кисәтү йөзеннән шәфкать туташы белән очрашу, саф һавада күңелле уеннар оештырылды. Балалар үзләренең фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар, листовкалар чыгаруда катнаштылар. Без сәламәт яшәү яклы! 16.06.2017

-
Уку йортында гөрләп мәктәп яны лагере эшләп килә. Чыгарылыш сыйныф укучылары уңышлы рәвештә төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар. Мәктәп коллективы шуның белән берлектә атна дәвамында хезмәт десанты оештырырга да өлгерде. Башта Түбән Наратбаш авылының төп урамының юл буйлары үләннән чистартылды, аннары ике көн дәвамында мәктәп яны территориясендә үсеп өлгергән үлән чабылды, тирә як тәртипкә китерелде. Мондый чаралар даими уздырылганга уку йорты әллә каян елмаеп тора! 16.06.2017

-
Бүген лагерьда укучылар « Көлке көне !” дип аталган исем астында ял иттеләр. Балалар көн дәвамында көлү , аның кешегә файдасы турында фикер алыштылар; тормыштагы көлкеле хәлләр буенча уен – викторинада катнаштылар. Укучылар төшке аштан соң үзләре дә көлкеле вакыйгаларны сәхнәләштерергә өлгерделәр. Укучыларның буш вакытын дөрес оештыру йөзеннән Буа сәнгать мәктәбе белән килешү нигезендә Әбелханова М.Г, Сибгатуллина Г.Ә, Мәхмутова Р.Р. аппликация буенча мастер – класста оештырдылар. Лагерьның тагын бер көне балаларга шатлык бүләк итте! Алар белән бүген тәрбияче Гарипова С.И. булды. 14.06.2017

-
Ура! Бүген лагерь бассейнда! Укучылар иртәнге линейкадан соң оешкан төстә су коенырга бардылар. Укытучы Фәхретдинова И.М. бу күңелле сәяхәтне оста итеп оештырды. Балалар туйганчы су коенгач яраткан лагерьда ял итүне дәвам иттеләр. 13.06.2017

-
Россия көне уңаеннан районда уздырылган тантаналы чарада мәктәп лагеренә йөрүче укучыларыбыз катнашты. Җитәкче Фәхретдинова И.М. балаларны алып баруны автобус белән оештырды. Укучыларыбыз рәхәтләнеп тамаша карадылар, уеннарда катнаштылар, шәһәр буенча сәяхәт кылдылар. Лагерь тормышы бик тә күңелле һәм мавыктыргыч! 13.06.2017

-
Лагерь ачу тантанасының күңелле мизгелләре! 09.06.2017






