муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Мәктәптә физик тәрбия дәресләре саф һавада уза. Укучылар чаңгыда бик яратып шуалар! 10.01.2018

-
Яңа еллар килә һәр ел саен Сөендереп яшен, олысын Шатланышып халык бәйрәм итә, Бөтен кайгыларын онытып Алып килсен һәрчак Яңа еллар Бәхет, шатлыкларның олысын Ташлап калдырыйк дуслар Иске елда Кайгы, борчуларның барысын 31.12.2017

- Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларыбызга (Бикчәнтәев Данис (6 нчы сыйныф), Ахатова Энҗе (9 нчы сыйныф), Галиуллина Гөлназ (8 нче сыйныф), Вәлиева Алсу (7 нче сыйный), Камалова Зилә (5 нче сыйныф), Серебрякова Айшә (4 нче сыйныф) 29 нчы декабрь көнне бүләкләр тапшырылды. Киләчәктә дә аларга уңышлар юлдаш булсын иде! 29.12.2017
-
Яңа ел, яңа өмет, Шатлык, яңа бәхет килә. Безнең мәктәбебездә дә бәйрәмнәр күңелле үтте. Башлангыч сыйныфлар берсеннән - берсе матур, иҗади бәйрәм костюмнары белән аерылып тордылар. Бәйрәм төрле җыр-биюләр, конкурс - уеннар белән үрелеп барды. Зур сыйныфларда да Бал-маскарад бик күңелле үтте. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр. Уеннарда да бик актив катнаштылар. Шушы бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләр: Тазетдинов Салават, Замалетдинов Радик, Зәйнуллина Фәридә апаларга һәм барлык әти - әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез! 28.12.2017

-
Мәктәп планы нигезендә, һәр пәнҗешәмбе көнне сыйныфларда шахмат уеннары оештырыла. Әлеге уен бик күпләрне җәлеп итә. 23.12.2017

-
19 нчы декабрь конне мәктәптә психологлар эшләде. Алар 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларына тестлаштыру үткәрделәр һәм тренинглар оештырдылар. 20.12.2017

-
20 нче декабрь конне укучылар арасында бадминтон ярышлары үткәрелде. Шәхси беренчелектә егетләрдән 7 нче сыйныф укучысы Шәйдуллин Раят -1 нче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Зәйнуллин Илназ - 2 нче урын, 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Динар - 3 нче урын яуладылар. Кызлар да калышмады. 8 нче сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ - 1 нче урын, шулай ук 8 нче сыйныф укучысы Шиһапова Эльза - 2 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу - 3 нче урынга лаек булды. Укучыларыбызга киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез! 20.12.2017

- 13 декабря учащиеся 7 класса защитили свой групповой проект "Прекрасное далёко". Участвовали все ученики. Комиссия в составе учителей-предметников оценила работу учащихся на "4" 19.12.2017
-
15 нче декабрь көнне муниципаль контроль эшләр башланып китте. Барлык укучылар тырыша-тырыша язма эшкә әзерләнә 19.12.2017

-
18нче декабрь көнне мәктәп күләмендә эвакуация буенча тренировка үткәрелде. Чыршы бәйрәме үткәреләчәк бинадан чыгып, мәдәният йортында җыелдык. 18.12.2017






