муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Мәктәпнең укучыларның җәйге ялын оештыру планы нигезендә бакчада тәртипле рәвештә практика үтү бара. Башлангыч һәм 9 сыйныф укучылары оешкан төстә инде үзләренең хезмәт десантларын узып бетерделәр диярлек. Хәзер чират 5-8 сыйныф укучыларына күчте.Алар бик тырышып бакчада практика узалар. 29.06.2017

-
26 нчы июнь көнне уку йортында гөрләп Чыгарылыш кичәсе булып узды . Тантаналар залы бәйрәмчә бизәлеп кунакларны каршы алды. Бәйрәм түрендә әти-әниләр, укытучылар, хезмәткәрләр, чыгарылыш сыйныф укучылары. Махсус котлау сүзләре астында сәхнәгә укучылар чакырылды. Иң беренче котлау сүзләрен аттестатлар белән бергә мәктәп директоры җиткерде. Шигырьләргә үрелеп котлау сүзләре бер – бер артлы беренче укытучыга, тәрбиячегә, сыйныф җитәкчеләренә, яраткан укытучы абый һәм апаларга бирелде. Һәрбер чыгыш ясаучы укучыларга изге теләкләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды.Иң дулкынланып сүз алучылар әти-әниләр булды. Барлык котлаулардан соң бәйрәм түренә укучыларыбыз чакырылды: сыйныф җитәкчеләре Исланова Г.Г. белән берлектә алар җавап сүзе алдылар, олы Рәхмәтләрен җиткерделәр. Матур тантана кыңгырау чыңлавы белән күмәк фотога төшүләргә алышынды. Бәйрәм чәе күңелләргә ямь өстәде! Быелгы чыгарылыш мәктәп өчен аеруча уңышлы һәм истәлекле булды: 7 укучының 4 се уку йортын бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлады (Ранис, Фаил, Эльвира, Айгөл); 2се дүрт һәм бишле билгеләре белән ел ахырына килде (Эльмира, Зөлфия).Җидесе дә ТДИ (ОГЭ) югары нәтиҗәләр белән тапшырдылар. Без чын күңелдән барлык укучыларыбызны да, әти-әниләребезне дә матур тантана белән котлыйбыз, киләчәктә дә балаларга бары тик уңышлар, гаиләләргә тигезлек , бәхет теләп калабыз! Хәерле юл, Сезгә, укучылар! 28.06.2017

-
Бүген “Зәңгәр күл” мәктәп яны лагере үзенең эшен йомгаклады . Чарага мәктәп администрациясе , укытучылар, хезмәткәрләр чакырылды. Иртәнге линейкадан соң тантана укучыларның иҗат чыгышы белән дәвам итте. Матур җырлар, биюләр аша балалар файдалы һәм күңелле яллары өчен олыларга олы Рәхмәтләрен җиткерделәр. Чара дәвамында иң актив укучылар махсус призлар белән бүләкләнде. Барлык балаларга да яраткан витаминнар белән тулы бәйрәм пакетлары тапшырылды. Йомгаклау өлеше бергәләп төшке аш артында ирекле аралашу белән тәмамланды. Барлык укучылар, аларның әти-әниләре күңелле лагерьда ял итүләре өчен мәктәп администрациясенә, барлык укытучы һәм хезмәткәрләргә чиксез рәхмәтле. Әлегә җәйге каникуллар дәвам итә, без аларның имин һәм мавыктыргыч булуларын теләп калабыз. 28.06.2017

-
Әле генә гөрләп Чыгарылыш кичәләре, мәктәп яны лагерен ябу тантаналары узды. Шулар белән беррәттән уку йортында укытучылар, хезмәткәрләр тарафыннан ремонт эшләре башкарылды. Бердәм һәм эшчән коллектив яңарту буенча барлык эшләрне бик тиз темпларда башкарып чыкты. Мәктәп тирә ягы да чистартылды. Уку йорты инде яңа уку елына әзер. Ул үзенең укучыларын әллә каян елмаеп- балкып көтеп тора! 28.06.2017

-
Бүген лагерь балаларга тагын бер искиткеч көн бүләк итте. Чөнки укучылар ай дәвамында яратып йөргән бассейнга су коенырга бардылар, аннан кайткач рәхәтләнеп күңелле уеннар уйнадылар. Иң яратканы - спорт ярышлары. Көннең төп девизы : "Сәламәт булыйм дисәң!" дип кабул ителде. Чаралар "Наркотикларсыз тормыш!" акциясе кысасында уздырылды. Укучылар белән ялны Хәйретдинов Р.Р. оештырды. 27.06.2017

-
23, 24 нче июнь көннәрендә лагерьда укучылар өчен мавыктыргыч тормышны Сираҗиев Р.Б. оештырды. Пушкин әкиятләре буенча викторина, күл буенда балык тотулар, күмәк спорт уеннары балаларга күп күңелле минутлар бүләк итте. 26.06.2017

-
26 нчы июнь көнендә укучылар үзләренең сәләтләрен үстерделәр, лагерьны ябу тантанасына әзерләнә башладылар. Уеннар белән беррәттән балалар матур җырлар, биюләр кабатладылар. Чараларны тәрбияче Җәгъфәрова Ф.Ф. оештырды. 26.06.2017

-
22 июня ,в день Памяти и скорби , в пришкольных лагерях Буинского муниципального района прошла акция «Свеча Памяти». Ребята и педагоги почтили минутой молчания память погибших в годы Великой Отечественной войны и возложили цветы к памятнику и обелискам. Прошел смотр рисунков и плакатов « А мы войны с тобой не знали». В Досуговом Центре воспитанники лагерей посмотрели книжную выставку «Героев помним имена» и видеофильм "Герои России - Герои нашего двора". 24.06.2017

-
21 нче июнь лагерь балалары өчен аеруча мавыктыргыч булды. Көн чараларга бик бай килеп чыкты. Боларның барысын да укучылар белән тәрбияче Исланова Г.Г. оештырды. 21.06.2017

-
19 нчы июнь лагерьда «Cәламәт бала – сәламәт гаилә ” дигән темага әңгәмә булып узды . Көн дәвамында “ Наркотикларсыз тормыш! ” дип аталган республикакүләм акция кысасында шәфкать туташы белән очрашу, сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган әңгәмә, саф һавада хәрәкәтле уеннар , мавыктыргыч викторина һәм спорт ярышлары булды. Кояш, су, саф һаваның файдасы турында сөйләшү дә кызыклы булды. Укучылар белән бу чараларны тәрбияче Галиуллина З.Ф. оештырды. 20.06.2017






