Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
26 сентября -#Мывместе #Безбергә #ДружныйТатарстан #Мир 26.09.2017

26
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»
25.09.2017
В целях формирования гражданской позиции, милосердия в обществе, продвижения новых идей добровольчества как важного ресурса решения социальных проблем, повышения гражданской активности с 25 сентября по 2 октября 2017 года в Республике Татарстан стартует акция «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН».
-
“Мөстәкыйль балалар” ның яңа эше. 25.09.2017
8 нче сыйныф укучылары “Мөстәкыйль балалар” республика наркотик матдәләргә каршы проекты кысаларында үткәрелгән “Елмаю бүләк ит!” акциясендә катнаштылар. Шәһәрнең халык күп йөри торган урыннарына чыгып, елмаю төшерелгән “смайликлар” тараттылар; елмаеп яшәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. -
Макулатура җыю эше дәвам итә 22.09.2017

Гимназиядә макулатура җыю буенча сыйныфлар арасында ярыш уздырыла. Бу, беренчедән, тәрбияви мәгънәгә ия, икенчедән, Экология елы уңаеннан уздырыла. Өстәвенә, күбрәк кәгазь җыйган сыйныфка приз да бирәләр
-
Тынычлык күгәрченнәре 22.09.2017

-
Гимназиядә “Тынычлык күгәрчене” акциясе 21.09.2017
1981 нче елны БМО Ассамблеясы Халыкара тынычлык көне(International Day of Peace) игълан итеп,аны билгеләүне һәр елны сентябрьнең өченче сишәмбесенә билгеләде, ә 2001 нче елдан бу көн 21 нче сентябрь итеп расланды. БМОдагы чаралар Нью-Йорктагы штаб-квартирасы янындагы дөнья Чаңы янындагы тантанадан башлана.Башта БМО генсекретаре чыгыш ясый,аннан чаңга сугып бер минут тынлык игълан итә,соңыннан БМОның Куркынычсызлык Комитеты председателе мөрәҗәгать белән чыга.“Тынычлык күгәрчене” Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән тынычлык яклыларның Бөтендөнья конгрессы эшчәнлеге белән бәйләнгән.Беренче конгресс 1949 нчы елда Париж шәһәрендә уза.Ул конгресска томшыгына зәйтүн ботагы капкан күгәрчен эмлемасын атаклы рәссам Пабло Пикассо ясый. Пабло Пикассо эше тынычлык символы итеп кабул ителә һәм “Тынычлык күгәрчене” акциясенең дә символына әверелә.Бу акция кысаларында үткәрелә торган чараларның максаты булып дөньяда тынычлык,барлык кешеләр өчен дә җимерекләрдән, күз яшләреннән башка тормыш урнаштыру һәм дөньяда әниләрнең һәм балаларның бәхетле һәм шатлыклы көлүләренә ирешү тора.Безнең илебездә беренче тапкыр күбәләкләр очыру традициясе 1957 нче елда Мәскәү шәһәрендә узган VI Бөтендөнья яшьләре һәм студентлары фестиваленнән башлана. Быелгы акциядә гимназия укучылары да актив катнашты. Алдан ук һәр сыйныф кәгазъдән “Тынычлык күгәрчене” символы ясады,сыйныф җитәкчеләре балаларга чараның әһәмияте турында сөйләделәр.21 нче сентябрьдә 9:30 да гимназия каршындагы мәйданда акциядә катнашучы балалар гелий тутырган ак шарларга бәйләнгән күгәрченнәрне һавага очырдылар. -
Без-экстремизмага каршы! 19.09.2017

Гимназиянең 1-8 сыйныф укучылары арасында "Без- экстремизымга каршы!" рәсем конкурсы үткәрелде
-
Без-экстремизмага каршы! 18.09.2017

"Без-экстремизымга каршы !" кысаларында үткәрелгән районкүләм йозү ярышларында гимназиябезнең укучылары җиңү яуладылар.
-
Бакчада көзге эшләр 18.09.2017

Бакчада көзге эшләр дәвам итә. 8 һәм 9 нчы сыйныф укучылары кишер һәм чөгендер алу өмәсендә катнашты. Көзге уңыш җыеп алынды; яшелчә бакчасы казылды; тирә-ягы чүп үләннәреннән чистартылды
-
Гимназиядә “Укучының мәдәни көндәлеге” көне. 15.09.2017

Гимназиядә “Укучының мәдәни көндәлеге” көне.
Гимназиядә 15 сентябрьдә Россиякүләм “Укучының мәдәни көндәлеге”нә багышланган чара үтте. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Һәр балага тантаналы рәвештә мәдәни көндәлек таратылды. Чарага Буа шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре килде. Китапханәче Закирова Резедә Әхмәт кызы чарада катнашкан укучыларга көндәлекнең әһәмияте турында сөйләде ,аларга яңа уку елында зур уңышлар теләде.
Бу чарада 2015-2016,2016-2017 нче уку елларында Россиякүләм “укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында уздырылучы “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсының региональ этабында җиңгән укучылар да чыгыш ясады. Җиңүчеләр : Салахиев Рәсим һәм Шакиров Ильяс – 3 нче сыйныф укучылары, ә Исхаков Рамазан 5 нче сыйныфта укый. Алар мәдәни көндәлек белән ничек итеп ел дәвамында эшләүләре, әти-әниләре белән музейларга,күргәзмәләргә,театрларга барулары турында сөйләделәр. Алар чыгышыннан соң укучының мәдәни көндәлеге – укучы,укытучы һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеге булганы тагын бер күренде. Балаларга матур киләчәкне тудыру ата-аналарның да һәм укытучыларның да төп бурычы.







