Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Музейда кунак бар 05.10.2017
Гимназиянең 95 еллык тарихы бар. Яңа бинага күчеп эшли башлавына да өч гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Белем йорты үз стеналары артында шул зур тарихны саклый. 2010 нчы елгы капиталь ремонттан соң гимназиядә “Туган якны өйрәнү” музее ачыла. Аны тарих укытучысы Рифкать Хәсән улы Галәтдинов җитәкли. XX гасырның 90 нчы елларында ул укучылары белән этнография, нумизматика, төрле архив материалларын җыя башлый. Материалларны тарих кабинетында үзе эшләгән күргәзмә-шкафларга туплый. Укучылар остазларына зур ярдәм күрсәтәләр. Музейда мамонт сөякләре, 1700 елгы Петр беренче заманындагы акчалардан алып, галим Фоат Гарифуллинның гармуны, гер күтәрү буенча дөнья чемпионы булуын раслап бирелгән алтын медаленә кадәр бар.“Музей эше” түгәрәгенә йөрүче 8 нче сыйныф укучылары бу уку елында “Туган якны өйрәнү музее”ның беренче кунагын кабул итте. Ул – музейның нигез ташларын салучы тарих укытучысы Р. Х. Галәтдинов. Үз куллары белән ясалган Буа, Сөембикә манарасы макетлары, аның тырышлыгы белән тупланган, тәртипләп урнаштырылган һәр материал бу фидакарь шәхескә кадерле икәнлеге күренеп тора. Рифкать Хәсән улы кечкенә генә акчаның, читекнең, кул тегермәненең тарихын белә. Алар хакында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Тарихчы түгәрәккә йөрүче укучыларга үз киңәшләрен җиткерде, эшләрендә булышачагын әйтеп, уңышлар теләде. -
Форум "Юных граждан Республики Татарстан" 02.10.2017

-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә нәтиҗәләр ясалды 02.10.2017

-
1 нче октябрь – өлкәннәр көне. 01.10.2017
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да Халыкара Өлкәннәр көне белән чын куңелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек телибез.Картлык һәркемгә килә. Гомер көзенә якынайган саен сезнең дә ярдәмгә мохтаҗлыгыгыз арта. Ләкин сез бирешмисез, акыллы киңәшләрегез , сабырлыгыгыз, олы җанлылыгыгыз белән яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешегезне кертәсез.Кадерле ветераннарыбыз,картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларызның сезнең турында тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.Газиз мәктәбеннән аерылса да,Күңеле белән анда кала ул.Укытучы яшен сорамагызМәктәп яшендәге бала ул.
Ике йортта уза анын гомере,Кадерлерәк икән кайсы, әйт!Берсе аның ул яшәгән нигез,Икенчесе исә син – мәктәп! -
# Нашадружнаясемья #Безнеңгаилә #Золотаяосень #Алтынкөз 01.10.2017

Бүгенге көнне гимназия укучылары иҗади эш белән үткәрде. Алар көзге композициядәр ясадылар
-
Гимназиядә өлкәннәр көне. 30.09.2017
Гимназиядә ел саен бу бәйрәмне зурлап билгеләп утәбез. Без ветераннарга иң бай уку йорты- 65 Ветеран укытучы-хезмәткәребез бар. Алар – безнең горурлыгыбыз. Өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм-кичәнең 1 нче өлешендә гимназиябезнең иң талантлы балалары концерт куйдылар.Укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнары,биюләре һәм нәфис сүзләре белән олылырга булган ихтирамнарын күрсәттеләр. Бәйрәм-кичә гимназиянең ашханә залында чәй табыны артында дәвам итте. Гимназия директоры Зиннатуллин Л.Б. һәм профсоюз оешмасы җитәкчесе Гиззатуллин Ш.С. өлкәннәребезне котлап, иң изге теләкләрен житкерделәр. Өлкәннәребезнең дә әйтер сүзләре күп булды.Алар кичәне оештырган өчен гимназия коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр,истәлекләре белән уртаклаштылар.Табын артында ветераннарыбыз яратып җырлаган халкыбыз көйләре яңгырады.Ветераннарыбыз да һәм гимназия коллективы да мондый кичәләрне күбрәк оештырырга кирәк дигән теләк белән бәйрәмнән таралыштылар. -
День экологических знаний .Кызыклы очрашу 30.09.2017
Татарстанда табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт өлкәсендә эшләүче хезмәткәр Гыйззәтуллина Лилия Шәүкәт кызы Россиядә экология елы уңаеннан гимназиянең 6-а сыйныфы укучылары белән очрашты. Ул үзенең чыгышында көнкүреш калдыкларының төрләре, аларның табигатькә китергән зыяны, төрле вакыт аралыгында череп таркалулары турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, табигатькә булган мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр. Сөйләшү ахырында табигатьне сакларга сүз бирделәр. -
«День добрых дел» #Доброедело, #Доброеслово #Изгесүз #Изгеэш 29.09.2017

Бүген гимназия волонтерлары ветеран укытучыларга ярдәм кулын суздылар.
-
Спортивный Татарстан» #ЗдорОвоЖивем, #Здороваянация, #Моездоровье #Минспортныяратам 28.09.2017

Гимназиянең бүгенге көне спорт һәм сәламәтлеккә багышланды
-
Туризм көне 27.09.2017

Бүген гимназиянең Музей эше активистлары барлык гимназия укучыларын музейга чакырды.







