Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Хөрмәтле балалар,кадерле укытучылар һәм ата-аналар! 01.09.2017
Сезне чын йөрәктән Белем көне белән котлыйм.1 сентябрь –ул уку елы башланган көн генә түгел, ә тормышның бер баскычы да булып тора.Безнең гимназия өчен бүгенге көн икеләтә бәйрәм , чөнки уку йортыбыз ачылуга 95 ел тула.Бик күп кешеләрнең гомерен алып киткән ачлыктан соң, 1922 нче елда, совет хөкүмәте Буа шәһәрендә ике баскычлы мөселман совет мәктәбе ача.Аның җитәкчесе , киләчәктә Үзбәкстанның атказанган укытучысы исемен алган Насыров Мостафа Галим улы беренче ун укучыны каршы ала.Юбилей елында гимназиябез укучылары һәм укытучылары зур уңышларга ирештеләр.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән авыл мәктәпләре рейтингысында уку йортыбыз район мәктәпләре арасында иң алдынгысы, ә республикада 35 нче урынны алды. Моңа ул укучыларның Республика, Бөтенроссия һәм Бәтендөнья олимпиадаларында һәм БДИ имтиханнары буенча районда беренче урын алганга лаек булды.Безнең алда бу күрсәткечләрне саклап калу тора. Укытучыларыбыз уңышлары да игътибарга лаеклы. Гимназиябез лаеклы рәвештә районыбызда Татарстан Республикасында милли мәгариф Концепциясен тормышка ашыру буенча база мәктәбе итеп билгеләнде Яңа уку елында Буа муниципаль районы администрациясе һәм Буа мәгариф идарәсе ярдәме белән башлангыч сыйныфларда шахмат дәресләре,өстәмә инглиз теле кертү,5 нче сыйныфтан инглиз телен тирәнтен өйрәнүне башлап җибәрү гимназиябездә үзгәрешләр башланүны күрсәтә. Бүгенге бәйрәмдә гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләренә гимназияне уку елына әзерләүдәге хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бу эштә безгә “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе буенча гимназибезнең элекке укучылары да ярдәм итте.Алар арасыннан бигърәк тә Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Закиров Ирек Мөнировичка,Татплодоовощпром җитәкчесе Зиатдинов Раил Шәһәретдиновичка,районыбызның “Коммуна” хуҗалыгы рәисе Хөсәенов Җәүдәт Салиховичка һәм шулай ук электромеханика заводы рәисе Насретдинов Мәгъзүм Шайхелисламовичка,Түбән Наратбаш фермер хуҗалыгы җитәкчесе Кадыров Фәнил Фәһим улына зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә.Бүгенге көн безнең беренче сыйныфларга килә торган укучылар өчен тагын да кадерле.Бүгеннән алар өчен шау –шулы мәктәп тормышы башлана.22 беренче сыйныф укучысына бары уңышлар гына телисе килә.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу уку елы тормыш юлын һәм киләчәк профессияне сайлау елы булачак.Бүгенге бәйрәм көнендә укучылар өчен авыр вакытта иңнәрен куючы, аларга яңа горизонтлар ачарга,кыю экспериментлардан курыкмаска өйрәтүче укытучыларны һәм ата-аналарны котлыйсы килә.Без аларга сабыр һәм акыллы булган,авыр вакытта ярдәмгә килергә торганга рәхмәтле. Бүгенге бәйрәмдә катнашкан ветераннарга да бәйрәм көнне зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.Кадерле дуслар! Сезгә исәнлек-саулык,иминлек һәм уңышлар телим, алар сезгә яңа уку елында кирәк булачак.Сезгә белемнең иң биек баскычлары бирелсен,уйлаган уйларыгыз тормышка ашсын.Тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән. -
Республиканская акция «Помоги своей школе!» 31.08.2017

«Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Республикабызда әлеге сыйфатларның юкка чыгуына юл куелмый. Татарстан Республикасында Р.Н.Миннеханов боерыгы нигезендә "Үз мәктәбеңә булыш” акциясе гамәлгә керүе - шуның ачык мисалы. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясен игълан ителгән
Республиканская акция «Помоги своей школе!» стартовала в Татарстане.
Целью ее проведения является оказание спонсорской помощи школе, колледжу или техникуму в проведении капитального ремонта и обеспечении оборудованием предметных кабинетов. Республиканская акция «Помоги своей школе-2017!» проводится Министерством образования и науки Республики Татарстан совместно с Министерством строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан и Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» и продлится до 31 августа 2017 года.
https://edu.tatar.ru/upload/storage/org2403/files/%D0%B1%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B5%D1%80.docx
-
Кирәкле очрашулар 14.08.2017

«Кояш» лагерында көннәр күңелле утә. Буген дә балалар бик теләп жыйналдылар.Иртәнге аштан соң мәктәп бакчасында эшләделәр.Аннан соң тәрбияләнүчеләр белән психолог әнгәмә һәм уеннар үткәрде.Балалар үзләрен борчыган сорауларына жаваплар алдылар .
-
Физкультурачылар көн 12.08.2017

Россиядә ел саен август аеның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Безнең районда аны зурлап уздыру традициягә кергән.
Спорт бәйрәмен ачу тантанасы район үзәгендәге стадионда башланып китте.
“Быел бәйрәм 78 нче тапкыр билгеләп үтелә. Биредә спортның күп төрләре буенча ярышлар уздырылды. Спорт- ул сәламәтлек нигезе. Сәламәт булыр өчен без барыбыз да спорт белән дус булырга тиеш
Буген безнен балаларыбыз да бу бэйрэмдэ катнашты
Шаян булыйк, моңсуланмыйк,
Йөзләр шат булсын.
Тәнебездә саулык белән
Гомерләр узсын.
-
Киттек яшелчә бакчасына. 11.08.2017
Кәбестәләр, суганнарТүтәлләргә тулганнар.Кишер белән чөгендер,Тик җыеп кына өлгер -
М М Вахитов туган көне 10.08.2017

-
Теплицада эш вакыты 09.08.2017

-
Теплицада эш вакыты 09.08.2017

-
Кызыклы остәл уенныры 05.08.2017

Бүген шашкы уены оештырылды
-
03.08.2017

Бүген балалар «Дельфин » бассейнында су коенып кайттылар. Анннан соң мәктәп бакчасында эшләделәр- яшелчәләргә су сиптеләр.







