Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
“Зеленая Россия”. “Яшел Россия” 26.09.2019
6 сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр “Зеленая Россия” дигән Бөтенроссия экологик өмәсе уза. Бөтен халык илебезне чүп-чардан чистартырга чыга. Безнең яшь экологлар да, өмәгә кушылып, мәктәп территориясен җыештырырга чыктылар. Тирә-ягыбыз тагын да чистарып, матурланып китсен әле.
-
Кино карадык 19.09.2019
“Экстремизму-НЕТ!” айлыгы кысаларында “Досуговый центр” мәктәбебез укучыларына “Со дна вершины” дигән кинофильм күрсәтте. Фильм мәгънәле, гыйбрәтле һәм тәрбияви яктан бик әһәмиятле иде. Балалар бик канәгать булдылар.
-
Без шат. Бездә- “Мәдәни көндәлекләр” 19.09.2019
19 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныфлар белән матур кичә оештырылды. Аларга тантаналы рәвештә “Мәдәни көндәлекләр” тапшырылды. Кичәдә авыл китапханәсе мөдире, мәктәп җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләре, 1 нче сыйныф укучыларының әниләре катнашты. Бу тантана бигрәк тә 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре өчен әһәмиятле, чөнки алар бу көндәлекләрне беренче тапкыр гына кулларына алалар. Алар белән ничек эшләргә икәнен үткән елларда күп эшләп уңышларга ирешкән әниләр чыгыш ясады, презентацияләрен күрсәттеләр. Укучыларга һәм аларның әти-әниләренә көндәлекләр белән эшләүдә зур уңышлар телибез.
-
Безгә грипп тимәсен! 16.09.2019
Аксу авылы акушерлык пункты фельдшеры Рузилә Шәрифовна укучылар янга килде. Ул авыруларны булдырмау юлларын аңлатты, укучыларны һәр төрле авырулардан сакланырга өндәде. Гриппның нинди куркыныч авыру икәнлеген аңлатты, аңа каршы укол салдырырга чакырды. Сәламәтлегебез үз кулыбызда, аны һәр чак саклыйк!
-
Алмалар өлгерде 14.09.2019
Мәктәп бакчасындагы алмагачлар бик мул алма бирделәр. Укучылар сентябрь ае буенча алма белән сыйланалар. Ящикларга тутырып, кышка да витамин әзерлиләр.
-
Без-походта 13.09.2019
4,5 нче сыйныф укучылары күл буенда актив ял итеп кайттылар. Алар анда балык тоттылар, табигать матурлыгына сокландылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар.
-
Бишенчедә дә Көндәлекләр белән эшләячәкбез. 11.09.2019
11 нче сентябрьдә 5 нче сыйныф укучыларына юл кагыйдәләренә, тормыш иминлеген саклауга багышланган эш Көндәлекләре тапшырылды. Мәктәп һәм авыл китапханәләрендә эшләүче апалары белән бергә Көндәлекләрдә күрсәтелгән биремнәрне үтәп, анда күрсәтелгән сайтларга кереп төрле бәйгеләрдә катнашырга һәм бүләкләр отарга мөмкин. Зур Җиңүләр һәм матур бүләкләр сезгә, балалар.
-
Мәрхәмәтлелек, игелеклелек атналыгы. Осенняя неделя добра. 10.09.2019
5 нче сентябрьдән 12 нче сентябрьгә кадәр мәрхәмәтлелек, игелеклелек атналыгы игълан ителде. Мәктәптә бу юнәлештә эшләр махсус төзелгән план буенча алып барыла. 5 нче сентябрь-халыкара игелеклелек көне. Шул уңайдан мәктәптә “Игелекле эшләр кылыйк!” дигән тема астында “Игелеклелек ярминкәсе” оештырылды. Барлык укучылар да әниләре белән берлектә тәмле ризыклар пешереп килеп, ярминкәдә сату оештырдылар. Аннан җыелган акчаларны күптән түгел генә өйләре янып, зур казага юлыккан авылдашыбыз Ландыш апаларына тапшырдылар.
-
Бәрәңге мул булды быел 10.09.2019
Мәктәп бакчасында үстерелгән бәрәңгеләрне җыеп алдык. Быел бәрәңге уңышы күрелмәгән дәрәҗәдә мул һәм эре булды. Укучылар һәм укытучылар коллективы уңышны җыеп алуда бик тырышып эшләделәр.
-
Җиңү дәресе. Урок Победы. 06.09.2019
Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы тарафыннан җибңрелгән хат һәм методик күрсәтмәләргә нигезләнеп 6 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә “Җиңү дәресе” үткәрелде. Дәрестә 38 укучы бала катнашты. Дәреснең темасы: “Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Республикасының, аның халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше”. Дәресне тарих укытучылары алып барды. Укучыларга бик тирән эчтәлекле презентацияләр күрсәтелде. Укучылар бик күп мәгълумат алдылар, белемнәрен баеттылар. Без һәммәбез дә үз тарихыбызны белергә һәм өйрәнергә тиеш.