Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Мостай Кәримгә-100 яшь 23.10.2019
“Шигырьләрең, Мостай, һәрчак шулай, Гизеп утсен илләр арасын1- дигән темага 22 нче октябрьдә авыл китапханәсендә бик эчтәлекле шигырь бәйрәме булып үтте. 5-6 сыйныф укучылары матур-матур шигырьләрен сөйләделәр, китапханәче апалары әдипнең портреларын күрсәтте, биографиясен сөйләде.
-
Татарча диктант 22.10.2019
19 нчы октябрь көнне Дөньякүләм белем бирү “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Безнең мәктәп бу акциягә бик теләп катнашты. Барлыгы 60 кеше диктант язды. Алар арасында укучылар да, укытучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә бар иде. Текст халык шагыйре Р.Миңнуллиннан иде. “Мин кулыма китап алам”. Текст бик тирән эчтәлекле, тәрбияви һәм көн кадагындагы теманы чагылдырган. Диктантны язу читенлек тудырмады, һәркем бик тырышып язды.
-
Боз сараенда шугалакта 22.10.2019
Буа шәһәрендәге боз сараена шугалакка бардык. Рәхәтләнеп бозда шудык. Безгә шундый мөмкинлек тудырган иминият кампаниясенә зур рәхмәт белдерәбез.
-
Профилактика гриппа 21.10.2019
Нажать на ссылку "Читать новость"
-
Шигырь кичәсе 09.10.2019
Р.Бәшәр туган көнгә карата 8 октябрьдә авыл китапханәсендә Р.Бәшәр шигырьләрен сәнгатьле уку кичәсе булды. Укучыларыбыз аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шагыйрьнең иҗаты турында лекция тыңладылар.
-
Бәйрәмнәр котлы булсын! 05.10.2019
Өлкәннәр көне һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәктәбебездә бик матур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләр килде Алар хөрмәтенә укучылар бик матур концерт күрсәттеләр.
-
ГО көне 05.10.2019
4 октябрь илкүләм "Гражданнар Оборонасы" көне итеп билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә бу көн укучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләрдән башланып китте . Шуннан соң укучылар алдында ТИН укытучысы чыгыш ясады . Әңгәмә ахырында районның МЧС бүлегеннән килгән "ГО тарихы " турында видеофильм күрсәтелде.
-
Финанс грамоталылыгы дәресләре 04.10.2019
Россия Банкы тарафыннан “ Финанс грамоталылыгы буенча “Онлайн дәресләр” күрсәтә. Алар 2,3,4 нче октябрь көннәрендә үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да бу дәресләрдә катнаштылар. Дәрес темасы “С деньгами на ты" һәм "Зачем быть финансово грамотным?” Дәресләрдә катнашуны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Камалиева Гюзель Завитовна оештырды. Дәресләрне 6,7,8 нче сыйныф укучылары карады. Алар дәресне алып баручыга төрле сораулар да бирделәр. Укучылар акча белән эш итәргә өйрәнделәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен яңарттык 01.10.2019
ЮИД отряды укучылардагы утяктырткычларны барлады. Юлда йөрү кагыйдәләре турында лекцияләр укыдылар.
-
Балалар бакчасында 28.09.2019
28 нче сентябрьдә 5 нче сыйныф укучылары балалар бакчасына спектакль әзерләп кунакта булдылар. Алар нәни дусларына “Башак” дигән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә кечкенәләр аларны бик ләззәтләнеп, кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. Соңыннан әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә дә кордылар: эшләмәгән ашамый, дигән нәтиҗәгә килделәр.