Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Үлемсез полк 09.05.2019
Бөтен ил күләмендә бара торган “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, мәктәбебез укучылары да шул сафка бастылар. Ветеран бабаларының, туганнарының фоторәсемнәрен күтәреп, урамнар буйлап үттеләр. Без аларны онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә аларны баш өстенә күтәреп, горурланып атлыйбыз.
-
9 нчы май-Бөек Җиңү көне 09.05.2019
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылап, бик матур чаралар оештырылды...Укучылар “ Дан сиңа, дан, Ватан солдаты...” дигән темага әдәби-музыкаль монтаж әзерләделәр һәм аны авыл мәдәният йортында ветераннарга, укучыларга күрсәттеләр.
-
26 нчы апрель-Г.Тукай туган көнгә багышланган шигырь бәйрәме 07.05.2019
Буа шәһәрендә үткән шигырь бәйрәмендә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.Сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесендә катнашып, җиңүче дипломына да лаек булдылар.
-
Ренат Харис укулары 27.04.2019
24 нче апрельдә Буа шәһәре Р.Сәгъдиев мәктәбендә 4 нче республикакүләм “ Киләчәге бар халык без, Шәхесләргә бай халык без” дигән фәнни-гамәли конференция кысаларында үткән “Р.Харис укулары” дигән шигырь укучылар бәйгесендә безнең укучылар да катнашты. Алар, Р.Харис шигырьләрен төрле телләрдә сәнгатьле сөйләп, лауреат һәм призёр грамоталарына лаек булдылар. Афәрин, балалар!
-
Финанс грамоталылыгы марафонында. “Инфоурок” 27.04.2019
17-24 нче апрель көннәрендә 5 нче Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы узды.Аның темасы “Финансовая грамотность в цифровом формате-будь в курсе!” дип аталды. Атналык кысаларында укучылар тарих укытучысы Камалиева Г.З.җитәкчелегендә төрле чараларда катнаштылар. Төрле темаларга вебинар дәресләрдә булдылар. (“Зарабатывать с банковской картой”, “Все про кредит или 4 правила, которые помогут”, “Вклады. Как сохранить и преумножить”). “Инфоурок” проекты буенча финанс грамоталылыгы марафонында катнашып сертификатлар алдылар.
-
Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест 26.04.2019
26 нчы апрель көнне укучылар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча он лайн тест үттеләр. Барлыгы 20 укучы катнашты.Укучылар бик тырышып 30 тест соравына җаваплар бирделәр.
-
Г.Тукай китаплары күргәзмәсе. 26.04.2019
26 нчы апрель көнне мәктәбебездә Г. Тукай әсәрләреннән китапханә тарафыннан оештырылган китаплар күргәзмәсе эшләде.
-
Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе 26.04.2019
26 нчы апрель Г.Тукай туган көнгә укучылар бик тырышып әзерләнделәр. Һәр сыйныф укучылары үзләре яраткан әсәрләре буенча макетлар, рәсемнәр ясадылар. Аларны залга куеп, һәркем таныша алды. Бәйрәм Г.Тукай әсәрләре буенча сәхнәдә дәвам итте.
-
Кызыклы шәкерт 26.04.2019
Г.Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган “Театр сәнгатендә Г.Тукай эзләре” дигән чарада 1-2 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Бала белән Күбәләк 26.04.2019
3 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен бик матур итеп уйнадылар.