Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Әниләр бәйрәме 23.11.2019
24 нче ноябрь-Аналар көненә багышлап, беренче сыйныф укучылары “Без Сезне яратабыз, Әниләр!” дигән темага матур бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмдә әниләргә багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр, әниләренә матур котлау сүзләрен ирештерделәр. Бәйрәмгә килгән әниләр балалары өчен шатланып утырдылар. Әнә никадәр һөнәрләр үзләштерергә өлгергәннәр икән бит балакайлары, югыйсә әле яңа гына мәктәп ишеген ачып керделәр бит! Соңыннан чәй табыны оештырылды. Бәйрәмне оештыруда катнашкан сыйныф җитәкчесенә һәм авыл китапханәсе мөдире Фәридә апаларына күп җылы сүзләр әйттеләр әниләр. Киләчәктә дә шулай дус булып, бергәләшеп эшләргә булсын.
-
Әдәби көндәлекләр белән эшлибез 21.11.2019
Башлангыч сыйныф укучыларының “Әдәби көндәлекләр” белән эшләүләренең торышы тикшерелде. Укучылар барысы да эшне башлаганнар. Авыл китапханәсенә барып кызыклы китаплар да укыйлар. Бигрәк тә 1 нче сыйныф укучылары тырышып эшли. Аларга әниләре дә булыша, билгеле. Сайтка кереп эшләүчеләр дә бар. Тырышлык һәм уңышлар телибез балаларга.
-
Пробное сочинение. 19.11.2019
В целях подготовки к проведению государственной итоговой аттестации по образовательным программам среднего общего образования, учащиеся 11 класса написали пробное сочинение по русскому языку.
-
“Әдәби марафон” җиңүчеләре 18.11.2019
9 Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе “Әдәби марафон” игълан ителгән иде. Мәктәбебез укучылары ярыша-ярыша матур әдәби китаплар укыдылар. Бу бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары җиңү яуладылар. 15 нче ноябрьдә алар Казан Универсиада авылы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең “Академия” концертлар залында “әдәби марафон” 9 Дөньякүләм китап укучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Афәрин, балалар! Китаплар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын. Китап-дустыгыздан аерылмагыз.
-
Фәнни-гамәли конференция 16.11.2019
14 нче ноябрь көнне Буа шәһәренең Сагдеев мәктәбендә “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” дигән темага фәнни-гамәли конференция булды. Анда 9 нчы сыйныф укучысы Салават Аксу авылы мәчете тарихы турында уңышлы чыгыш ясап, зур уңышка иреште. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә булсын.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 15.11.2019
15 нче ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Ул 1 нче чирек йомгакларына багышланды. Җыелышта сүз балаларның сәламәтлеген саклау, аларны төрле куркыныч гамәлләрдән, сәламәтлеккә зыян китерүче эчемлекләрдән, ризыклардан ничек йолып калу юнәлешендә барды. ОГЭ һәм ЕГЭга әзерләнү юнәлешендәге эшләр турында сөйләшенде. Мәктәптә балалар өчен дәрестән соң эшләрен оештыруга, түгәрәкләргә йөрергә , олимпиадаларга әзерләнергә мөмкинлекләр тудырылуы турында әйтелде. Әти-әниләрнең үз чиратларында балаларның тәртипләрен, телефоннарда кайда утыруларын, дәресләргә, имтиханнарга әзерләнүләрен контрольгә алырга тиешлекләре әйтелде. Ата-аналар комитеты сайланды. Сау-сәламәт балалар тәрбияләү - һәрберебезнең уртак эше, шуңа күрә бергә ярдәмләшеп эшлик.
-
Кино карадык 14.11.2019
Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру максатыннан, авыл мәдәният йортына кино карарга бардык “Водяная” дигән фильм күрсәтелде. Фильм эчтәлеге буенча әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә иде. Балаларга бик ошады.
-
Химиядән ОГЭга әзерләнәбез 05.11.2019
Каникул көннәрендә 9 нчы сыйныфлар өчен мәктәп базасында “Акыллы каникуллар” дигән проект эшләде. Укучылар фәннәр буенча имтиханнарга әзерләнү дәресләренә килделәр. Химия фәнен сайлаган укучылар Дилбәр Мансуровна белән шөгыльләнделәр.
-
Математика фәне буенча “Акыллы каникуллар”да 05.11.2019
9 нчы сыйныф укучылары Математика фәненнән ОГЭга әзерлек дәресендә төрле катлаулылыктагы мәсьәләләр чиштеләр.
-
Акция 25.10.2019
Укучыларга сафтан чыккан батарейкаларның тирә-якка һәм кеше организмына зарары турында аңлатылды. Батарейкаларны җыю акциясе башлануы хәбәр ителде һәм залга махсус пакетлар куелды. Искергән батарейкалар җыябыз!