Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 35 учеников, 6 воспитанников д/с |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Мәрхәмәтле эшләр көне 24.04.2015
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында үтүче "Мәрхәмәтле эшләр көне" уңаеннан безнең мәктәп коллективы, Бөгелмә шәһәренең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләргә, матди ярдәм оештырды.Безнең мәктәп коллективы приют өчен уку кирәк-яраклары, уенчыклар, кием салым җыйдылар. Барлык тупланган әйберләр 24нче апрель көнне приютка илтеп тапшырылды.
-
Тыл ветераннары белән очрашу 23.04.2015
Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында,"Мәрхәмәтле сүз көне"(День доброго слова) уңаеннан безнең мәктәптә авылыбызда яшәүче тыл ветераннары белән очрашу үтте. 38 ветеранга чакыру җибәрелгән булса, шулардан 11 -е генә килә алдылар. Укучылар әзерләгән концерт номерларын карап, укытучылар коллективы тарафыннан әзерләнгән табында сөйләшеп, аралашып утырганнан соң,аларга мәктәп коллективы әзерләгән кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Бу очрашу барлык катнашучылар өчендә бик кызыклы һәм файдалы булды. Хөрмәтле тыл ветераннары очрашуга килгәнегез өчен һәм кызыклы һәм файдалы сүзләрегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Георгиевская лента 22.04.2015
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгының 22 нче апреле- Георгий лентасы көне. Бу көнне безнең мәктәп укучылары тыл ветераннарына үзләре әзерләгән бүләкләрне өләштеләр.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 21.04.2015
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- яхшы эшләр эстафетасы" атналыгы кысасында, безнең мәктәптә, 21 апрель- дуслык көне үткәрелде. Мәктәп укучылары өчен педагог-организатор Минникаева Л.Н. тарафыннан презентация әзерләнгән иде. Укучылар дуслык турында презентация барышында бик актив аралаштылар.4-9 сыйныфлар өчен зур булмаган тест үткәрелде, бу балаларны тагында җанландырып җибәрде. Укучылар үзләре нәтиҗәләр ясадылар.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасын ачу 20.04.2015
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- яхшы эшләр эстафетасы" атналыгын ачып җибәрдек. Укучыларны атналык эш планы белән таныштырдык. Логотиплар конкурсы уздырылды.
-
Язгы өмәләр башланды! 18.04.2015
Тирә- якны җыештыру буенча язгы ике айлык башланды. Шушы айлыклар кысаларында 18-апрель көнне безнең мәктәп укучылары , укытучылары һәм техник хезмәткәрләре мәктәп тирәсен калган кардан, иске үләннәрдән һәм чүп-чардан арындырдылар. Мәктәп яны матураеп чистарып калды.
-
Шакиров Илнарны котлыйбыз! 17.04.2015
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә, "Өметле киләчәк" номинациясе дипломы белән бүләкләнде.
-
4нче сыйныфларда тестлар 15.04.2015
4 нче сыйныфта ФГОС буенча белем сыйфатын тикшерү максатыннан бөтенроссия күләмендә уздырылган мониторингта безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. Бу эшне безнең мәктәп балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен өйрәнү белән башлап җибәрде.15 апрельдән балаларның уку грамоталылыгын тикшерү, проект төзү эшчәнлеге буенча метапредмет биремнәр үтәделәр.
-
КВН 07.03.2015
Безнең мәктәптә 23- февраль һәм 8- март бәйрәмнәренә багышланган КВН үткәрелде. Уенда 5-9 сыйныф укучылары катнаштылар. КВНны педагог -оештыручы Минникаева Л.Н. әзерләде һәм уздырды. Уен бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Җиңүче командага бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм белән котлап 06.03.2015
2,4 сыйныф укучылары 8-март бәйрәме уңаеннан "Әнием-Алтыным" дип аталган кичә оештырдылар.Сыйныф җитәкчесе Шайсултанова Л.А. бәйрәмне мәктәп күләмендә үткәрде. Укучыларның әниләре һәм укытучылар кунаклар итеп чакырылганнар иде.Балалар Әниләренә багышлап монтаж һәм концерт номерлары күрсәттеләр.Әниләренә һәм укытучыларга үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр. Бәйрәм барлык катнашучыларга да ошады.