Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 35 учеников, 6 воспитанников д/с |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Өлкәннәр Көне 30.09.2015
Өлкәннәр көне- көзнең матур бер бәйрәме. Безнең мәктәптә бу көнне, ветераннар белән очрашу традициягә әйләнде дисәк тә була. Ветераннарны кунакка чакырабыз, аларга укучылар концерт күрсәтәләр, чәй табыны артында мәктәптә эшләгән вакытларын сагынып сөйләшәләр. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп таралышалар.
-
"Праздник трезвости" 21.09.2015
-
"Сделаем вместе!" 08.09.2015
Бүген безнең мәктәптә экологик дәрес үткәрелде. Бу акция, үсеп килүче буынга, табигатьне саклау кирәклеген аңлату максаты белән оештырылды. Укучылар, биология укытучысы И.Ә. Ибраева белән әңгәмә рәвешендә, Җир йөзендәге үзгәрешләргә кешенең йогынтысы турында сөйләштеләр. Планетаны ничек сакларга, аны ничек итеп һәлакәттән коткарып калырга? кебек сорауларга җавап бирергә тырыштылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015
Барлык укучыларыбызны һәм аларның әти-әниләрен яңа 2015-2016 уку елы башлану белән котлыйбыз! Илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә татулык, барыбызга да сәламәтлек телибез. Мәктәп һәм ата-аналар бердәм булып, Балаларга укуда һәм тәрбия бирүдә зур уңышлар телибез.
-
Соңгы Кыңгырау бәйрәме 23.05.2015
Мәктәптә 9 нчы сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейка үтте. 9 нчы сыйныф кызлары һәм 1нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән монтаж, концерт номерлары күрсәтелде. Укытучылар,килгән кунаклар һәм ата-аналар кызларга дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләп,чыгышлар ясадылар. Киләчәгегез якты, матур булсын кадерле укучылар!
-
Бердәм экология дәресе 13.05.2015
13 май көнне мәктәп буенча Бердәм экология дәресе уздырылды. Биология укытучысы Ибраева И.Ә. 6- сыйныф укучылары белән әзерләгән " Россиянең экологик проблемалары" темасына презентацияне күрсәттеләр. География укытучысы 1-9 сыйныф укучылары белән хәзерге экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары турында әңгәмә кордылар. Дәресләрдән соң мәктәп яны участогында эш оештырылды.
-
Язгы өмәләр дәвам итә! 11.05.2015
11- май көнне без мәктәп яны участогын эшкәртү һәм чәчүгә багышланган өмә үткәрдек. Бу эшкә барлык укучылар һәм укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм шулай ук ата-аналар катнашты. Бәрәңге җире эшкәртелде, яшелчә культуралары һәм чәчәкләр чәчелде. Карлыган аралары тырмаланды. Мәктәп бакчасы матурланып калды.
-
Бөек Җиңү бәйрәме 09.05.2015
Татар Димскәе авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70-еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәм Бөгелмә байкерларының сугышта башларын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелга обелискка чәчәкләр куюлары белән башланды. Авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша бер кемне дә битараф калдырмады. Мәктәп укучылары бу көнне обелиск янында, берсен- берсе алмаштырып постта тордылар. Сугыш һәм тыл ветераннары өчен әзерләнгән табын артында, ветераннар сугыш елларына туры килгән яшьлекләрен искә төшереп , эчкерсез аралаштылар. Бөек җиңүгә багышланган тантана барлык авыл халкының күңеленә хуш килде.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасына нәтиҗә 27.04.2015
Язгы мәрхәмәтлелек атнасына, 27 нче апрель,мәктәп линейкасында нәтиҗә ясалды. Атналыкта катнашкан барлык укучыларга,мәктәп администрациясе рәхмәт белдерелде.Атналык кысаларында үткәрелгән конкурсларда җиңүче укучыларга грамоталар тапшырылды: логотиплар ясау конкурсында 1нче урынны 3нче сыйныф укучысы Фомичев Н. һәм 6 нчы сыйныф укучысы Валиахметова Д., 2 нче урынны 1нче сыныф укучысы Валиахметова Эльвина, 4нче сыйныф укучысы Валиахметова Эльгина һәм 5 сыйныф укучысы Гилязова Алина, 3нче урынны 4нче сыйныф укучысы Муллагалиева С. белән 5нче сыйныф укучысы Зайнуллин Р алдылар.Атналык барышында барлык эшләрдәдә аеруча активлык күрсәткән укучылар: 6-сыйныфтан Валиахметова Д., Набиуллина Ф. , 7-сыйныфтан Ахметов Р.,Закиров Л., 9- сыйныфтан Касимова Р. ,Маннапова Л., Хайбуллина Ф. мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Обелискка юл 25.04.2015
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысасында үтүче "Обелискка юл" (дорога к обелиску) көне уңаеннан без укучылар белән авыл уртасында урнашкан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелиск яны территориясен җыештырдык. Иске үләнне тырмалап, калган карларны таратып, чәчкәлекләрне тәртипкә китергәннән соң һәйкәл яны матурланып калды.