Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 35 учеников, 6 воспитанников д/с |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Муса Җәлилнең тууына110 ел тулуга багышланган конференция 18.02.2016
Гилязова Алина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галлямова С.М. җитәкчелегендә,18 нче февраль көнне Сарман районы Җәлил поселыгына конференциягә бардылар. Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Татарстанның барлык районнары да катнашкан.Шулар арасында безнең 6нчы сыйныф укучыбыз Алина үзенең эше белән 2нче урын алган. Алинага һәм Сәрия Мөкәтдис кызына мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Олимпиадада Җиңүчене данлау 17.02.2016
Мәктәбебез буген үзенең республика күләм олимпиадада җиңүче укучысын каршылады. 7 сыйныф укучысы ВАЛИАХМЕТОВА ДИНАРА татар теленнән җиңүче, ә татар әдәбиятыннан призер булып районыбыз данын яклап кайтты. Динарага сәламәтлек, уңышлар киләчәктә дә белем алу теләге һәм дәрте сүнмәсен, тагыда зурырак җиңүләр телибез.Мәктәп администрациясе исеменнән Динарага һәм аны олимпиадага әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галлямова С.М., аларның гаиләләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Фәнни- гамәли конференция 16.02.2016
Бөгелмәдә Фәнни- гамәли конференциядә катнашу безнең мәктәпмең матур традициясенә әйләнде. Соңгы елларда безнең мәктәп укучылары гел алдынгы урыннарны алып кайталар. Бу ел да безнең укучылар өчен уңышлы булды. 8 нче сыйныф укучылары Закиров Л.Э. һәм Әхмәтов Р.Р. татар филологиясе секциясендә җиңүчеләр булдылар. Языкознание секциясендә Салимзянова А.Ф.һәм туган якны өйрәнү секциясендә Набиуллина Ф.М. үз эшләре белән катнаштылар. Конференциядә урын алган һәм катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга, мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә сынатмагыз!
-
Үлемем дә яңгырар җыр булып! 15.02.2016
15 нче февральдә, шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое-Муса Җәлилнең 110 еллык юбелеена багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды.Чара мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган иде. Муса Җәлилнең тормышы турында бик кызыклы һәм шул ук вакытта тетерәндергеч итеп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галлямова С.М. сөйләде. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Авыл китапханәсе мөдире Камалиева З.Ө. аның иҗаты белән таныштырды, китапларыннан күргәзмә дә оештырды . Шигырь сөйләүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Үзе китте – җыры калды... 13.02.2016
-
Әфганистан -йөрәк ярасы 12.02.2016
-
Парламент дәресе 12.02.2016
-
Күңелле стартлар 05.02.2016
5 нче февраль көнне безнең мәктәптә, патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, күңелле стартлар уены узды. Башлангыч сыйныф укучылары өч командага бүленеп уенда катнаштылар. Алар физкультура укытучысы әзерләгән сәламәтлек һәм спорт турында сорауларга җавап бирделәр. Күңелле спорт уеннарында көч сынаштылар. Җиңүче командага бүләкләр тапшырылды. Укучылар сәламәтлек кешенең үзе өчен генә түгел ил өчен дә зур байлык булуын аңладылар.
-
Приём в 1 класс
03.02.2016
На основании приказа МО и Н РФ от 22.01.2014 года №32 "Об утверждении порядка приёма граждан на обучение по общеобразовательным программам начального общего, основного общего и среднего образования». МБОУ Татарская Дымская ООШ начинает приём заявлений в 1 класс, на 2016-2017 учебный год, с 1 февраля по 30 июня 2016 года.
Приём в школу осуществляется на основе поданного родителями заявления в бумажном и электронном видах. Заявление в электронном виде подается на Портале государственных и муниципальных услуг РТ (uslugi.tatarstan.ru). Необходима подачи заявления в обоих видах. Подача заявления в бумажном виде осуществляется в школе.
При себе иметь паспорт, копию свидетельства о рождении ребенка.
-
Патриотик тәрбия айлыгы башланды! 01.02.2016
Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп бурычыбыз . Туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Шул максаттан чыгып оештырылган айлык тарих укытучысы тарафыннан оештырылган чара белән башланып китте.