Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 35 учеников, 6 воспитанников д/с |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38
-
Очрашу 04.03.2015
Бүген безнең мәктәптә, Бөгелмә шәһәренең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эш комиссиясе вәкилләре белән очрашу булды. 5-9 нчы сыйныф укучылары, чыгыш ясаучыларны бик игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшыру 27.02.2015
Безнең мәктәп укучылары, чаңгы спорты буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
1 км-га. кызлар арасында 4нче сыйныф укучысы Муллагалиева Самира, малайлар арасында 3нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Раиль.
2км-га. Кызлар арасында 6нчы сыйныф укучысы Валиахметова Динара, малайлар арасында Гафиятуллин Владислав.
3км. кызлар арасында 9 нчы сыйныф укучысы Маннапова Ләйсән, малайлар арасында Закиров Леназ бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барлык укучыларны да ГТО нормаларын тапшырулары белән котлыйбыз.
-
Сәхнәләштерелгән җыр конкурсы 21.02.2015
21нче февраль көнне, 1-9 сыйныф укучылары арасында, Ватан Сакчылары көненә багышланган сәхнәләштерелгән җыр конкурсы үтте. Һәр сыйныф үзе сайлаган патриотик җырны сәхнәләштереп күрсәтте. Беренче урынны "Зәңгәр яулык" җыры белән 9-сыйныф укучылары яуладылар.
-
Ватан Сакчылары көне 20.02.2015
Безнең мәктәптә Ватан Сакчылары көненә багышланган кичә үтте. Кичәгә Совет армиясе сафларында төрле елларда хезмәт иткән армия ветераннары килделәр.Очрашу бик эчтәлекле булды, кунакларга һәм балаларга кичә бик ошады.
-
Сез көчле, Сез батыр,Сез- безнең куаныч 18.02.2015
Мәктәп укучылары үзләренең нәселләреннән Бөек Ватан сугышында, Совет Армиясендә һәм бүгенге көндә Россия хәрби сафларында хезмәт итүче туганнарының фотокарточкаларыннан стенд төзеделәр. Бу эшне балалар үз туганнары белән горурланып башкардылар.
-
Бар җырымны илгә багышладым 16.02.2015
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Бар җырымны илгә багышладым" исеме астында кичә узды. Гыйләҗева Алинә фәнни- гамәли конференциядә ясаган чыгышын тәкъдим итте. Шигырь конкурсында барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1нче урын.Вакульчик Виктория 3нче сыйныф.
2нче урын.Фәйзуллина Ләйлә 1нче сыйныф, Харитонов Владик 4нче сыйныф, Гыйләҗева Алинә 5нче сыйныф.
3нче урын. Нәбиуллина Флорида 6 сыйныф, Шакиров Илнар 4 сыйныф, Закиров Леназ 7 нче сыйныф .
-
Чаңгы ярышы 13.02.2015
13 нче февраль көнне, Бөгелмә шәһәренең чаңгы базасында, район мәктәпләре арасында уздырылган чаңгы ярышларында катнаштык. Мәктәп командасы 3 нче урын яулады. Молодцы, укучылар
-
Фәнни- гамәли конференция 13.02.2015
Бөгелмә шәһәрендә 13нче февраль көнне фәнни-гамәли конференция булып үтте. Безнең мәктәптән өч укучы катнашты. 5сыйныф укучысы Гыйләҗева Алинә "Муса Җәлил иҗатында ана образы" темасына багышланган эше белән 2нче урын, 9нчы сыйныф укучысы Маннапова Ләйсән "Бөек Җиңүдә авылымның өлеше" темасындагы эше белән 3нче урын алдылар. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Шигырь укучылар конкурсы 04.02.2015
Бүген мәктәптә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, шигырь укучылар конкурсы үтте. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Беренче урынны 3нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Раиль яулады.
-
приём заявлений в 1 класс
01.02.2015