Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад общеразвивающего вида № 31 "Аленушка" Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча 31 нче “Аленушка” балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, город Бугульма, улица Октябрьская, 16 |
Телефон: | +7(85594) 6-95-01 |
E-Mail: | DO31.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад № 31 |
Руководитель: | Долгова Эльвира Амировна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 22 воспитанника |
У нас учат: | 5 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад общеразвивающего вида № 31 "Аленушка" Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча 31 нче “Аленушка” балалар бакчасы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
День Победы!/ Җиңү Көне! 09.05.2021
Мы помним! Мы гордимся!
Поздравляем всех с замечательным праздником «С днем Победы» и хотим пожелать мирного неба над головой!
_________________________________________________________________________________________________
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!
Барыгызны да әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз һәм аяз күк йөзе телибез! -
Поздравляем с 1 мая! / 1нче Май белән котлыйбыз! 01.05.2021
Примите наши поздравления с праздником Весны и Труда!
______________________________________________________________ Яз һәм хезмәт көне белән котлауларыбызны кабул итегез!
-
"Победа-одна на всех!" / «Җиңү ‒ барыбыз өчен дә бер!» 30.04.2021
На протяжении десятилетий День Победы 9 мая остается в России самым трогательным, самым душевным праздником и славной датой. В нашем ДОУ прошло мероприятие, направленное на укрепление нравственно-патриотических чувств дошкольников, формирование знаний о ВОВ через различные виды деятельности. На празднике дети старшей и подготовительной групп показали танец «Смуглянка», «Вальс День Победы», воспитанники средней группы рассказали душевные стихи, посвящённые Дню Победы, пели песни о войне и военных лет, исполняли танцы. Были изготовлены праздничные поздравительные открытки и организована выставка рисунков «День Победы»
_____________________________________________________________________________________________________________________
Россиядә 9нчы Май дистә еллар дәвамында иң дулкынландыргыч, күңел бәйрәме һәм данлыклы дата булып кала. Безнең балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әхлакый-патриотик хисләрен ныгытуга, төрле эшчәнлек төрләре аша Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды. Бәйрәмдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Смуглянка», «Җиңү вальсы» биюләрен күрсәттеләр, уртанчылар төркеме балалары Җиңү көненә багышланган шигырьләр сөйләделәр, сугыш һәм сугыш еллары турында җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Бәйрәм открыткалары ясалды һәм «Җиңү көне» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
-
«9 мая — День Великой Победы» праздник в детском саду /Балалар бакчасында «9нчы Май ‒ Бөек Җиңү көне» бәйрәме 29.04.2021
В нашем детском саду состоялось мероприятие, посвященное празднованию Дня Победы. Предварительно с детьми в группах были проведены занятия, беседы о подвигах советских людей, в группах были оформлены выставки детских работ, оформлены родительские уголки, а праздник стал итогом этих мероприятий. На празднике воспитанники, с чувством особой благодарности читали стихи, исполняли песни, частушки на военную тематику, танцевали. А также соревновались в эстафетах «Санитарки», «Марш-бросок». Дети вспомнили пословицы о силе, отваге, о солдатах. Это был - настоящий праздник.
_______________________________________________________________________________________________________________________
Безнең балалар бакчасында Җиңү көне бәйрәменә багышланган чара узды. Башта балалар белән төркемнәрдә совет кешеләренең батырлыклары турында дәресләр, әңгәмәләр үткәрелде, төркемнәрдә балалар эшләре күргәзмәләре оештырылды, ата-аналар почмагы бизәлгән иде, ә бәйрәм әлеге чараларның нәтиҗәсе булды. Бәйрәмдә тәрбияләнүчеләр аерым рәхмәт хисләре белән шигырьләр сөйләделәр, сугыш темасына җырлар, такмаклар башкардылар, биеделәр. Шулай ук «Санитаркалар», «Марш-бросок» эстафеталарында ярыштылар. Балалар көч, батырлык, солдатлар турында мәкальләр искә төшерделәр. Бу чын бәйрәм булды.
-
Европейская неделя иммунизации / Европа иммунизация атналыгы 27.04.2021
В соответствии с письмом руководителя Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан М.А.Патяшиной от 17.04.2021 № 07/10083 Министерство образования и науки Республики Татарстан сообщает следующее.
По инициативе Всемирной организации здравоохранения в Европе, в том числе в Российской Федерации и Республике Татарстан в период с 26 апреля по 2 мая 2021г. проводится Европейская неделя иммунизации (далее ЕНИ-2021).
Основная цель ЕНИ-2021 - повышение уровня знаний населения о важности иммунизации в предупреждении инфекционных заболеваний.__________________________________________________________________________________________________________________________
Татарстан Роспотребнадзор департаменты начальнигы М.А.Патяшинаның 17.04.2021 № 07/10083 хаты нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Европадагы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунизация атналыгы (алга таба ЕИА-2021) үткәрелә.
ЕИА-2021нең төп максаты ‒ инфекцион авыруларны профилактикалауда иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.
Белешмәлек -
#эковесна2021 / #ЭКОЯЗ -2021 27.04.2021
Опытно-экспериментальная деятельность в экологическом образовании дошкольника «Юные исследователи».
Главное достоинство методов экспериментирования заключается в том, что он даёт детям реальные представления о различных сторонах изучаемого объекта, о его взаимоотношениях с другими объектами и со средой обитания.__________________________________________________________________________________________________________________________
"Яшь тикшерүчеләр" мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирүдә эксперименталь эшчәнлек.
Эксперимент ысулларының төп өстенлеге шунда: ул балаларга өйрәнелә торган объектның төрле аспектлары, аның башка объектлар һәм әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләре турында реаль идеялар бирә.
-
26.04.2021
Сегодня, 26 апреля, в нашем саду была организована выставка рисунков по произведениям великого татарского поэта Г.Тукая. Воспитатель Габидуллина Назия Равилевна рассказала воспитанникам средней группы о биографии и творчестве поэта, показала мультфильм и познакомила ребят с выставкой рисунков. Дошколята с интересом слушали воспитателя и затем рассматривали рисунки воспитанников старшей группы. Они узнавали героев полюбившихся мультфильмов и сказок, называли названия произведений.
___________________________________________________________________________________________________________________________
Бүген, 26 апрель көнне, безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды. Тәрбияче Габидуллина Наҗия Равил кызы уртанчылар төркеме тәрбияләнүчеләренә шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде, мультфильм күрсәтте һәм балаларны рәсемнәр күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән тәрбиячене тыңладылар һәм аннан соң зурлар төркеме тәрбияләнүчеләренең рәсемнәрен карадылар. Алар яраткан мультфильм һәм әкият геройларын таныдылар, әсәрләрнең исемнәрен әйттеләр.
-
Путешествие в мир сказок Г.Тукая/ Г. Тукай әкиятләре дөньясына сәяхәт 23.04.2021
26 апреля отмечается 135 лет со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Воспитанники нашего детского сада были приглашены на мероприятие в музей Я.Гашека, посвященное этой дате. Экскурсовод музея, Курлянова Елена Владимировна, рассказала о жизни и творчестве поэта, провела викторину по сказкам Г.Тукая. Просмотрели мультфильм. Воспитанники с интересом слушали и участвовали в мероприятии.
_________________________________________________________________________________________________________________________
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Я.Гашек музеена әлеге датага багышланган чарага чакырылган иде. Музей экскурсоводы Курлянова Елена Владимировна шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, Г.Тукай әкиятләре буенча викторина үткәрде. Тәрбияләнүчеләр мультфильм карадылар. Алар бик кызыксынып тыңладылар һәм бу чарада актив катнаштылар.
-
Голосование за объекты благоустройства в Республике Татарстан / Татарстан Республикасында төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 23.04.2021
С 26 апреля по 30 мая 2021 года на портале госуслуг РТ пройдет онлайн-голосование по выбору благоустраиваемых территорий в 2022 году. Для выбора доступен 201 объект общественных пространств в 45 муниципальных образованиях РТ
___________________________________________________________________________________________________________________
2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндерелә торган территорияләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Сайлау өчен Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә 201 җәмәгать киңлекләре объекты бар.
-
"Путешествие в страну Светофорию" / "Светофор иленә сәяхәт" 22.04.2021
В детском саду № 31 прошло мероприятие, направленное на профилактику детского дорожно-транспортного травматизма «Путешествие в страну Светофорию». Основная цель - формирование представлений воспитанников о правилах дорожного движения и дорожных знаках.
Воспитанники закрепляли основы безопасного поведения на улице, знания о дорожных знаках, предназначенных для водителей и пешеходов; закрепляли правила дорожного движения, применяли знания, полученные ранее в практической деятельности.
Беседовали о безопасном поведении на дороге. Отгадывали загадки. Рассматривали иллюстрации с изображением дорожной ситуации. Проводились игровые ситуации и викторины.
За проведенную работу воспитанники получили подарки от начальника Бугульминского отделения ГБУ "Безопасность дорожного движения"ТУ г. Альметьевск Татьяны Васильевны Баяновой.________________________________________________________________________________________________________________________
31-нче номерлы балалар бакчасында «Светофор иленә сәяхәт» дигән балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга багышланган чара узды. Төп максат ‒ тәрбияләнүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.
Тәрбияләнүчеләр урамда үз-үзеңне имин тоту нигезләрен, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыттылар, элек алган белемнәрен практик эшчәнлектә кулландылар.
Юлда иминлек кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Табышмаклар чиштеләр. Юл ситуациясе сурәтләнгән иллюстрацияләр карадылар. Уен һәм викториналар үткәрелде.
Үткәрелгән эш өчен тәрбияләнүчеләр Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең "Юл хәрәкәте иминлеге"ДБУ Бөгелмә бүлеге башлыгы Татьяна Васильевна Баяновадан бүләкләр алдылар.