Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган беренче төбәкара фәнни-гамәли конференция 18.02.2017
17 нче февраль көнне Баулы шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбендә патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган беренче төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Аңа Ютазы, Туймазы, Баулы районы мәктәпләреннән бик күп катнашучылар җыелган иде. Безнең мәктәптән дә алты укучы барды. Алар уңышлы гына чыгышлар ясап дипломнар алып кайтты. 3 нче сыйныфтан - Талипова Айзилә, 8 нче сыйныфтан - Заниева Алсу сертификатка лаек булдылар. 2 нче сыйныфтан Халиуллин Адель, 4 нче сыйныфтан Самигуллин Альмир, 7 нче сыйныфтан Валиева Ландыш, 11 нче сыйныфтан Халиуллина Миләүшә III нче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны әзерләүче Нургалиева Р.М., Хусаинова Р.И.,Гиззатуллина З.М., Гайфуллина С.Ш. зур рәхмәт белдерәбез!
-
"Киләчәк бүгеннән башлана!" 16.02.2017
15 нче февраль көнне Баулы шәһәренең 7 санлы мәктәбендә "Киләчәк бүгеннән башлана!" исемле фәнни-гамәли конференция булып узды. 10 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Лилия "Биология" секциясендә чыгыш ясап 3 урынны яулады (җитәкчесе Вагизова Г.З.). Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 12.02.2017
10 февраль көнне,6 нчы мәктәптә 2017-2019 елларга төзелгән территорияль соглашениегә кул кую жыелышы булды. Анда районның белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчасы җитәкчеләре һәм профком председательләре катнашты. Безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы, профсоюз оешмасы председателе Хөсәинова Рәзимә Илтизәр кызы "Татарский Республиканский Комитет Профсоюза Работников Народного Образования и Науки РФ" дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аңа исәнлек-саулык, эшеңдә иҗади уңышлар теләп калабыз ! Молодец!
-
Парламент дәресе 11.02.2017
11 февраль көнне җәмгыять һәм тарих укытучысы Әхмәтҗанова Р.Г. 1-11 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үткәрде. Аның темасы: “Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем”.
-
"Ел укытучысы - 2017" 21.01.2017
18-20 январьда Баулы шәһәренең 7 нче санлы мәктәбендә "Ел укытучысы - 2017" бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургалиева Раушания Мирхатимовна катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтеп, "Осталык һәм профессионализм" номинациясендә җиңеп Баулы мәгариф бүлегенең мактау грамотасына лаек булды. Аңа эшендә иҗади уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз!
-
Шашка ярышы 16.01.2017
16 январь көнне 6-7 сыйныф укучылары арасында шашка ярышы уздырылды.
-
“Өмет стартлары” 11.01.2017
11 январь көнне мәктәптә 5 – 8 сыйныф укучылары арасында “Өмет стартлары” үткәрелде.
-
Мәктәп территориясен кардан чистарту 10.01.2017
10 январь көнне мәктәптә хоккей мәйданчыгын, мәктәп территориясен кардан чистарту эшләре оештырылды. Укучылар бу эштә бик актив катнаштылар.
-
Температура режимы 09.01.2017
-23° С - в начальных классах сельских школ;
-
Сәләтле балалар өчен чыршы бәйрәме 27.12.2016
Бүген Баулы шәһәре "Ватан" яшьләр үзәгендә районыбызның сәләтле балалары өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Безнең мәктәптән "Энҗе бөртекләре" театр коллективы чакырылды. Аларны Яңа ел белән котларга район хакимияте башлыгы Рамил Хакимуллович Гатиятуллин, Баулы башкарма комитеты вәкилләре килгән. Укучыларыбыз күңелле бәйрәм иткән, Кыш бабай күчтәнәчләре алган. Бәйрәмне оештыручыларга барына да рәхмәт! Мәгариф бүлегенә автобус җибәрүләре өчен укытучылар коллективыннан һәм әти-әниләрдән бик зур рәхмәт! Яңа еллар котлы булсын, һәммәбезгә дә бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен.