Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
“Өмет стартлары” 11.01.2017
11 январь көнне мәктәптә 5 – 8 сыйныф укучылары арасында “Өмет стартлары” үткәрелде.
-
Мәктәп территориясен кардан чистарту 10.01.2017
10 январь көнне мәктәптә хоккей мәйданчыгын, мәктәп территориясен кардан чистарту эшләре оештырылды. Укучылар бу эштә бик актив катнаштылар.
-
Температура режимы 09.01.2017
-23° С - в начальных классах сельских школ;
-
Сәләтле балалар өчен чыршы бәйрәме 27.12.2016
Бүген Баулы шәһәре "Ватан" яшьләр үзәгендә районыбызның сәләтле балалары өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Безнең мәктәптән "Энҗе бөртекләре" театр коллективы чакырылды. Аларны Яңа ел белән котларга район хакимияте башлыгы Рамил Хакимуллович Гатиятуллин, Баулы башкарма комитеты вәкилләре килгән. Укучыларыбыз күңелле бәйрәм иткән, Кыш бабай күчтәнәчләре алган. Бәйрәмне оештыручыларга барына да рәхмәт! Мәгариф бүлегенә автобус җибәрүләре өчен укытучылар коллективыннан һәм әти-әниләрдән бик зур рәхмәт! Яңа еллар котлы булсын, һәммәбезгә дә бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Яңа ел бәйрәме 27.12.2016
Кыш бабай белән Кар кызын, яңа 2017 елны мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме үзенчәлекле итеп каршы алды. Әкият геройлары белән сәхнәләштерелгән бу тамаша балалар күңеленә бик хуш килде. Убырлы ролен уйнаучы, бүгенге көндә лаеклы ялдагы китапханәче Сирина апа, бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Балаларны бәйрәм белән котларга әти-әниләр дә килде. Тәрбияче апаларга, барлык оештыручыларга рәхмәт. Яңа еллар котлы булсын!
-
Республиканская новогодняя елка 26.12.2016
Воскресенье, 25 декабря в Казани прошла республиканская новогодняя елка. В ледовом дворце "Татнефть-арена" собралось более 7000 детей со всего Татарстана: активисты, отличники учебы, победители фестивалей, конкурсов. Из нашей школы на этой елке присутствовала ученица 11 класса Халиуллина Миляуша. Их поздравил Президент РТ, Дед мороз и снегурочка.
-
Яңа елны каршылау бәйрәме 23.12.2016
Бүген, 23 декабрь көнне мәктәптә Яңа елны каршылау бәйрәме үткәрелде. Кышкы әкиятне 7,11 нче сыйныф укучылары кызыклы һәм мавыктыргыч итеп әзерләгәннәр иде. Укучылар бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачтылар, Кыш бабайдан бик куп бүләкләр алдылар. Укучыларны әзерләгән Вагизова Г.З., Фатхуллина Л.М., һәм барлык сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт! Спонсорлык ярдәме күрсәткән Самигуллина И.И, Гиззатуллин З.А., Фархутдинова А.Г., Гайфуллина С.Ш., Нургалиева Р.М., рәхмәтебезне белдерәбез! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйбыз!
-
"Коррупциягә каршы көрәш" рәсем конкурсы 15.12.2016
12 декабрь көнне безнең мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Вагизов Рәмзил район хакимияте башлыгы Рамиль Хакимуллович Гатиятуллин призына оештырылган "Коррупциягә каршы көрәш" рәсем конкурсында 2000 сумлык сертификатка лаек булды! Молодец!
-
С.Ф.Морозов исемендәге IX нчы республика фәнни-эзләнү һәм проект эшләре конференциясе 14.12.2016
Бөгелмә шәһәренең Һ. Атласи исемендәге 14 нче санлы татар гимназиясендә кече яшьтәге мәктәп укучыларының С.Ф.Морозов исемендәге IX нчы республика фәнни-эзләнү һәм проект эшләре конференциясе булды. Безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясап зур җиңүләргә ирештеләр. 3 нче сыйныф укучысы Хайбрахманов Илмир 3 урынга, 4 нче сыйныф укучысы Нуретдинов Рифат иҗади эзләнуче дипломына лаек булды. Аларны әзерләүче Нургалиева Р.М., Хусаинова Р.И., сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез! Молодцы!
-
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале 08.12.20168 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләү тантанасы булып узды. Әлеге бәйрәмгә безнең мәктәпнең “Энҗе бөртекләре” театр коллективы да чакырылды. Кызганычка каршы, автобус булмау сәбәпле укучыларыбыз бик матур итеп оештырылган бу зур тантанага бара алмады. Республикабызның мәктәпләреннән бик күп театр сәнгатен яратучы укучылар җыелган иде. Аларны тәбрикләргә дәрәҗәле вәкилләр килде : Татарстан Ресубликасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фаттахов, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, мәгариф министрлыгы әгъзалары, “Салават күпере” журналы редакторы, театр артистлары һ.б. күренекле шәхесләр.Театр коллективыбызга министрлык тарафыннан диплом тапшырылды. Молодцы!