Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Районда волейбол ярышы 02.12.2016Мәктәбебезнең чибәр, уңган, акыллы кызлары икенче декабрь көнне физкультура укытучысы Зарипов Динар белән районыбызда уздырылган волейбол ярышында катнаштылар. Әлбәттә инде Кандызлар баргач, урынсыз кайтмый, тугыз мәктәп арасында өченче урынны алып кайттылар. Әфәрин кызлар!
-
Всероссийская акция "Стоп ВИЧ/СПИД" 01.12.2016
В рамках Всероссийской акции "Стоп ВИЧ/СПИД" учитель биологии Вагизова Г.З. провела единый урокпо профилактике ВИЧ/СПИД.
-
Всероссийскаяй акция «Стоп ВИЧ/СПИД» 28.11.2016
В рамках Всероссийской акции «Стоп ВИЧ/СПИД» среди учащихся было проведено анкетирование на тему «Изучение знаний по вопросам профилактики ВИЧ/СПИД»
-
5 сыйныфта Әниләр бәйрәме 25.11.2016
24 ноябрь көнне 5 сыйныфта Әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар үзләренең әниләрен котлап, бик эчтәлекле чыгыш ясадылар: матур җырлар һәм биюләр башкардылар, үзләренең рәхмәт хисләрен шигырьләр белән җиткерделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
“Әниләр көне”нә багышланган районкүләм конкурс 24.11.2016
Бүген Баулы шәһәре татар гимназиясендә “Әниләр көне”нә багышланган бик матур эчтәлекле районкүләм конкурс үткәрелде. Конкурста безнең мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Самигуллин Альмир әнисе Илсөяр белән катнашты. Алар“Минем әни – иң ...”, презентация, “Иң уңган хуҗабикә” , татар халык ашын яклау, әниләрнең мавыгуларын (хобби) тәкъдим итү, музыкаль номер, гаилә чыгышы исемле конкурс төрләрендә катнашып 6 гаилә арасында 1 нче урынга лаек булдылар. Альмирны конкурска әзерләгән башлангыч сыйныф укытучысы Нургалиева Раушания Мирхәтим кызына, Самигуллина Илсөяр Илтизәр кызына зур рәхмәт . Исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп калабыз.
Мәктәп директоры И.Ш.Халиуллин. -
Әниләр көне 24.11.2016
Бүген мәктәптә әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә әбиләр,әниләр килгән иде. Аларга багышлап матур җырлар, күңелле биюләр, "Зәңгәр шәл" әсәреннән өзек куелды. Әниләребезгә балалар чыгышы бик ошады. Хөрмәтле әниләр! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
-
“Әнием-алтыным” 22.11.201622 ноябрь көнне 2, 4 сыйныфларда (сыйныф җитәкчесе Нургалиева Р.М.). Әниләр бәйрәме уңаеннан “Әнием-алтыным” дип исемләнгән кичә уздырылды. Укучылар үзләренең әниләрен котлап, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, матур биюләр һәм җырлар башкардылар, үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Татарсатан варислар берлегенә кабул итү 21.11.201616 ноябрь көнне безнең мәктәптә 2 сыйныф укучыларын Татарсатан варислар берлегенә кабул итү тантанасы булды. Алар эзтабарларның кагыйдәләрен, бурычларын сөйләделәр. Тантанадан соң 1-7 сыйныф укучылары аларны котлап чыгыш ясадылар.
-
16 – ноября День толерантности
17.11.2016
16 – ноября День толерантности. Классные руководители провели классные часы на тему: «Толерантность». Ознакомили с основными принципами толерантности, выделили характеристики толерантного человека. В 8 классе была проведена игра на развитию толерантности «Волшебный кристалл».
-
“Сәйяр” Республика театр фестиваль-конкурсы 14.11.2016
Бүген Әлмәт татар драма театрында “Сәйяр” Республика театр фестиваль-конкурсы үткәрелде. Анда безнең мәктәпнең “Энҗе бөртекләре” театр коллективы да ( беренче турны узып) икенче этапка чакырылган иде. Яшь артистларыбыз - энҗе бөртекләребез, анда да уңышлы чыгыш ясап “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, ”Сәхнә” театр журналы, “Салават күпере” балалар журналының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Жюри әгъзалары күренекле татар язучысы, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, ТР фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф буенча киңәшчесе Рузәл Каримов, Әлмәт татар драма театрының артистлары безнең укучыларыбызга югары бәя бирде. МОЛОДЦЫ! Укучыларны әзерләүче укытучыларга Халиуллина Р.Н., Гайфуллина С.Ш., Фатхуллина Л.М., Вагизова Г.З. бик зур рәхмәт! Һәрвакытта сезгә гел уңышлар гына юлдаш булсын! Яңа җиңүләргә...!