Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Укытучыларның август киңәшмәсе 24.08.2017
24 август Баулынын Муса Җәлил мәдәният йортында булып узган укытучыларның традицион август киңәшмәсенең тантаналы өлешендә сәхнәгә озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, 55 ен тутырган мөгаллимәләр күтәрелде. Алар арасыда безнен Кандыз мәктәбендә күп еллар намуслы хезмәтләре белән дан һәм хөрмәт казанган, безнен кадерле укытучыларыбыз, хөрмәтле хезмәттәшләребез инглиз теле Идрисова Гөлүзә Наиловна һәм Тахаутдинова Гадилә Галимулловна да бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гузаиров Ильяс Исмагилович аларга район башкарма комитетының рәхмәт хатларын тапшырды. Гөлүзә Наиловна 30 елдан артык, Гадилә Галимулловна 25 елдан артык гомерләрен Кандыз авылы балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар.Татар Кандызы мәктәбенең данын күтәрергә керткән өлешләре бик зур. Матур гайләләр корып, йортлар төзеп,тәрбияле уллар үстереп бүгенге көндә Кандыз авылында башкаларга үрнәк гайлә булып торалар. Кызганыч быел эштән туктадылар, авыр тырыш хезмәт белән эшләп алган лаеклы ялга киттеләр. Гөлүзә Наиловна, Гадилә Галимулловна алдагы көннәрегездә Сезгә чын күңелдән тыныч тормыш, аяз күк йөзе телибез. Исән-сау булып авылдашларның ихтирамын тоеп, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер хөрмәтен күреп яшәргә язсын иде Сезгә. Иң изге теләкләр белән ата-аналар, укучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән мәктәп директоры Халиуллин И.Ш.
-
1 июнь – «Балаларны яклау көне». 01.06.2017Без Татар Кандызы мәктәбе укытучылар коллективы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар сабантуе һәм районыбызның авыл мәктәпләре арасында футбол ярышы үткәрдек. Бәйрәм бик күңелле булды. Балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда ярышып бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп ял иттелэр. Футбол ярышында Шалты мәктәбе укучылары командасы һәм Кандыз мәктәбеннән ике команда көч сынашты. Командаларга истәлекле грамоталар бирелде.Уеннар тәмамлангач тәмләп төшке аш белән сыйландылар. Бу футбол ярышын оештыру өчен финанс ярдәм курсәткән авылдашыбыз Сибгатов Ильфат Фәнил улына бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук районыбызда яшәүче барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телибез.
-
Бүген 26 май көнне 10 класста укучы егетләребез һәр ел районда уза торган хәрби җыенга ( военный сборга) киттеләр. 26.05.2017
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 25.05.2017
25 май мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Быел 11 нче сыйныфны 5 укучы, 9 нчы сыйныфны 4 укучы тәмамлый. Алар өчен кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады. Бәйрәмдә ата-аналар, ветеран укытучылар, авыл җирлеге идарәсе башлыгы Насибуллин М.Ш катнашты. Баулы районы Башкарма комитетының эшләре белән идарә итүче Хаким Сагитович укучыларны бәйрәм белән котлады, район хакимияте башлыгы Рамиль Хакимулловичның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 11 сыйныф укучылары матур итеп чыгыш ясадылар. Бәйрәмне әзерләгән укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт! 9,11 сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләп калабыз!
-
Встреча со старшим инспектором ДПС 24.05.2017В целях профилактики и предупреждения дорожно-транспортных происшествий, в рамках профилактической акции «Внимание, дети!», которая проходит с 15 мая по 15 июня 2017 года, в школе состоялась встреча учащихся с инспектором ДПС Мухаметшиным Азатом. Встреча прошла интересно.
-
“Ел укучысы -2017” конкурсы 16.05.2017
Районыбызның 4 нче сыйныф укучылары арасында “Ел укучысы -2017” конкурсы үткәрелде. Безнең мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Нуретдинов Рифат шушы бәйгедә катнашып 2 нче урынга лаек булды. Аны әзерләүче класс җитәкчесе Нургалиева Раушания апага бик зур рәхмәт. Аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
15 май - Халыкара Гаилә көне 15.05.201715 май - Халыкара Гаилә көнендә безнең Татар Кандызы урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә милли гореф-гадәтләрне барлау һәм саклау максатыннан “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк” исемле кичә үткәрелде. Анда бала туу, балага исем кушу, “бәби туйлары” үткәрү йолалары күрсәтелде. Бу бәйрәмгә Баулы районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Румия Музагитовна , Ләйлә апа, Фикия апа, Әнисә апа, Сирина апа, авылыбызның мулласы Инзел абый чакырылган иде. Ул яңа туган балага исем кушу тәртибен күрсәтте. Балалар матур итеп шигырьләр, җырлар башкарды. Шулай ук бәйрәмдә бишек җырлары яңгырады. Бәби котларга килгән кунаклар бу йортка , гаиләгә изге теләкләр теләделәр, бүләкләр тараттылар.Бәйрәмне әзерләүче Тәнзилә апага, Сирина апа Вагизовага һәм башка хезмәткәрләргә, мул чәй табыны әзерләгән әти-әниләргә бик зур рәхмәт.Сылтама: https://vk.com/kandyzdanbez?w=wall-37485331_5711%2Fall
-
Ветеран укытучыларыбызга ярдәм 13.05.2017
7 нче сыйныф укучылары технология укытучысы Лилия Марсовна белән ветеран укытучы Фаррахова Голшат Гимаевнага язгы бакча эшләрендә ярдәм иттеләр.
-
Җиңу көненә багышланган митинг 08.05.2017
Буген 8 май Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Җиңу көненә багышланган митинг булып узды. Хезмәт һәм тыл ветераннарын авылыбызның җирле узидарә башлыгы Мәхмут Шәйхулла улы, ветераннар советы рәисе Сирина апа Вагизова, район вәкиле Фаил Фарваз улы бәйрәм белән котладылар. Мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм концерты куйды. Бәйрәмне оештырган һәм анда катнашкан барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт. Барыгызны да Җиңу бәйрәме белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез. Мәктәп коллективы исеменнән мәктәп директоры И.Ш Халиуллин.
-
Бүген дә тырышып эшләдек 29.04.2017