Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учащихся, 8 дошкольников - 43 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 02.02.2018
Бүген, ягъни 2 февраль көнне, мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Очрашуга төрле уку йортларында белем алучы кызлар һәм егетләр килде. Алар 9 нчы һәм 11 сыйныф укучыларына үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, белем алганда булган авырлыкларны ничек җиңәргә кирәклеге турында киңәшләрен бирделәр. Укучылар да үзләрен кызыксын-дырган сорауларына җавап таптылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык»
26.01.2018
Проведение XVIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «Созвездие-Йолдызлык», проходящего под патронажем Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в разделе «Конкурсы» и «Фестивали» с ссылкой на сайт фестиваля (http://www.yold.ru/).
-
«Сүнмәс утлар кабызган әдип» 24.01.2018
24 гыйнвар көнне Татар Кандызы урта мәктәбендә 8, 11 сыйныф укучылары белән авыл китаханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур Нурсәет кызы һәм татар әдәбияты укытучысы Гыйззәтуллина Зөһрә Миннехан кызы Г.Әпсәләмовның тууына 106 яшь тулуга багышланган «Сүнмәс утлар кабызган әдип» дигән әдәби кичә үткәрделәр.
-
Хөрмәтле Ильшат Шамилевич! 19.01.2018Хөрмәтле Ильшат Шамилевич!Сезне, кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олугъ бәйрәмегез - Туган көнегез белән котлап,иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Гомерегезне халыкка хезмәт итүгә, балалар тәрбияләүгә багышлаганыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Талантыгыз, искиткеч оештыру сәләтегез, ихлас, ягымлы, ярдәмчел булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Укучыларның яраткан "абый"лары булсагыз, коллегаларыгыз һәм хезмәткәрләрегезнең хөрмәт иткән җитәкчесенә әверелдегез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле изге күңелле, көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булып калыгыз! Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы - хәсрәт күрми озын гомер итеп, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәвегезне телибез!Тусагыз да Сез гыйнварда,Кышкы суык бер көндә,Ләкин Сездән кешеләргәҺәрчак җылы бөркелә.Изгелек ул җирдә ятмый,Булмый аны онытып.Гомер буе яшәгез шулай,Күңелләрне җылытып!Күңелегезгә җыйган яхшылыкларИзгелекләр булып кайтсыннар.Туар таңнар алып килсен СезгәСәламәтлек, бәхет, шатлыклар!Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы һәм профсоюз оешмасы.
-
"Учитель года -2018" 18.01.2018Сегодня в Бавлах завершился муниципальный этап конкурса профессионального мастерства «Учитель года-2018».Конкурс прошёл в стенах школы №6. В течение двух дней тринадцать учителей из городских и сельских школ проводили открытые уроки. А после них конкурсанты проводили мастер-классы и делились своим опытом. Оценивало их профессиональное мастерство компетентное жюри.В номинации «Сердце отдаю детям » победителем стала учитель биологии нашей школы Вагизова Г.З.
-
Авылдашыбыз генерал-майор белән очрашу 09.01.2018
Бүген безнең Татар Кандызы мәктэбенең актлар залында авылдашыбыз генерал-майор Салыев Фраиз Фазлыйәхмәт улы белән кызыклы очрашу булды. Очрашуда Баулы һәм Ютазы районы хәрби комиссары подполковник Халитов Ильшат Нәзип улы да катнашты. Фраиз Фазлыахметович укучыларга үзенең уку еллары, хәрби хезмәте, гаиләсе турында сөйләде. Бүгенге көндә укуның, белем алуның бик кирәклегенә басым ясады, югары сыйныф укучыларына хәрби профессия сайларга кинәш итте. "Юнармия" хәрәкәтендә катнашучы малайларга - кызларга, мәктәпкә бүләк итеп алып килгән автомат (макет) һәм мылтыкны тапшырды, укуларында уңышлар теләде. Кунаклар мәктәпнен Икмәк музеен, картиналар галереясын, уку бүлмәләрен, балалар бакчасын карадылар.
-
Безнең уңышлар 25.12.2017
Безнең укучыларыбыз, Хөснетдинова Регинаны (8 кл.) һәм Әхмәтҗанова Кадрияне (9 кл.) татар теленнән үткәрелгән Республика олимпиадасының муницпальэтабында призлы урын алулары белән котлыйбыз. Аларны әзерләгән татар теле укытучыларына З.М. Гыйззәтуллинага һәм Р.Н. Хәлиуллинага рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышлар теләп калабыз.
-
Мәктәптә яңа ел бәйрәме булып узды. 23.12.2017
-
«Юнармия» хәрәкәтенең эстафета ярышлары 18.12.2017
16 декабрь Баулы шәһәре спорткомплексында авыл мәктәпләре арасында «Юнармия» хәрәкәтенең эстафета ярышлары булып узды. Безнең мәктәп командасы 3 нче урынны яулап алды. Ярышта катнашкан Гиззатуллин Рәфисләр гаиләсенә, Идрисов Рамиль абыйга, Галимзянов Ильмирга зур рәхмәт. Укучыларыбыз Гиззатуллина Лиана (4 кл) , Самигуллин Альмир (5кл), Ахметзянов Ильнар (5кл) бик нык тырыштылар. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, укуларыгызда һәм эшләрегездә зур уңышлар телибез. МОЛОДЦЫ !!!
-
Республиканское родительское интернет-собрание 11.12.201715 декабря с 12.00-13.30 состоится интрнет-собрание родителей по теме "Поборы и пожертвования". Приглашаем родителей 1-10 классов принять активное участие:шаг 1 : зарегистрироваться на сайте киу.рфшаг 2: задать вопрос на roditelirt@mail.ru