2-8 ноябрьдә республика мәктәпләре көзге каникулга чыга. 2015-2016 уку елына балаларга аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклардай ял оештыру өчен шартлар тудыру, каникул вакытында укучылар өчен үткәрелгән чараларның бердәм планын гамәлгә ашырыр өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникулларның бердәм вакыты тәкъдим ителгән иде. Ата-аналар да, барлык мәктәпләрдә каникулларның бер вакытта булуын балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай, дип саный.
Ялларыбыз файдалы, мавыктыргыч һәм сәламәтлегебезгә зыян салмыйча гына үтсен. Һава торышы да бәйрәмчә булачак, дип вәгъдә итте синоптиклар. Бәйрәм көннәрендә без кояшын да, карын да күрәчәкбез. Һава температурасы +3 градус тирәсе булачак.