МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Еллар аша миңа Тукай дэшэ 04.04.2016
Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәбебез китапханәчесе "Еллар аша миңа Тукай дәшә" дип аталган сөекле шагыйребез китапларыннан төзелгән күргәзмә оештырдылар.
-
Г. Тукайның тууына 130 ел 02.04.2016
Сөекле шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан төзелгән стенд янында укучылар яңалыклар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап таптылар.
-
Тукай атналыгы 01.04.2016
Мәктәбебездэ "Тукай атналыгы" башланып китте. Укучыларыбыз сөекле шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган видеоязма белән таныштылар.
-
Роберт Миңнуллин призына шигъри бәйге 24.03.2016
2015 ел- Әдәбият елы. Шул җәһәттән "Сабантуй" журналы Роберт Миңнуллин призына шигъри бәйге игълан иткән иде. Бәйге бик җитди булды. 500 конкурсант арасыннан 1 нче урынга өч баланы гына сайлап алдылар. Шубан төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мөхәмәтҗанова Язилә "Иң мәгънәле шигырь" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин җиңүчеләрне шәхсән үзе бүләкләде һәм чын, әйбәт шигырь язу серләрен ачты. Сез җиңүчеләрнең Роберт Миңнуллин белән төшкән фотоларын бик тиздән "Сабантуй" журналының яңа санында күрә алачаксыз!
-
"Әлифба" бәйрәме 15.03.2016
Әлифба, Әлифба!
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым!
I сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме узды.
-
3 нче чирек йомгаклау контроль эшләре үткәрелә. 14.03.2016
Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе. Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелгән булуы.
Бу атнада һәр класста 3 нче чирек йомгаклау контроль эшләре үткәрелә. Бу тикшерү алымы нигезендә укытучы укучыларның укыту материалын ни дәрәҗәдә үзләштерә алуын ачыклый, объектив белемнәрен бәяләп, укучыларның җитешсезлекләрен вакытлы күрә һәм аларны төзәтә ала.Системалы тикшерү укучыларның нинди тема, бүлек буенча авырлыклар кичерүен аңларга һәм шуларны тулылындыру, төзәтү өстендә эшләүнең иң уңышлы төре. Шул исәптән укытучыга педагогик процессны оештырудагы кимчелекләрне, үз эшендәге хаталарны да күрергә ярдәм итә. Бу төр тикшерүнең тәрбияви ягы да бар: системалы контроль укучыларны регуляр әзерләнеп йөрергә, дисциплинага өйрәтә.
-
Канатлы дусларыбызны сөендерергә әзер. 14.03.2016
Мәктәбебез укучылары мәктәптә уздырылган төрле чараларга, акцияләргә бик теләп катнашалар. Укучыларыбыз куллары белән ясаган сыерчык оялары туган якларына кайтучы кошларны бик тиздән сөендерерләр.
-
Мәктәп буенча волейбол ярышлары 10.03.2016
Бу атнада мәктәп буенча волейбол ярышлары уздырыла. Укучылар бик актив катнаша.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2016
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне ихлас күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз. Яз сулышы сезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын. Бәйрәм белән кадерлеләребез!
...Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, язгы таңда
Елкылдашып шыта бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр!
Гүзәл затлар хөрмәтенә ― җәннәт ясап
Бакча-бакча җимеш өлгертәсе иде,
8 нче мартта сары сандугачтай
Сайрап кына сөю белдертәсе иде!
Гүзәл затлар хөрмәтенә ― ерак илдән
Баллы шәраб, хушбуй алдыртасы иде...
Ата, абый, эне, улы, тормышчан ир булып,
Армый-талмый, мәңге кайгыртасы иде!
-
Ата-аналар җыелышы 01.03.2016
"Гаиләдә әтиләрнең тәрбиясе. Әхлаклы уллар Һәм кызлар тәрбияләүдә әтиләрнең роле " темасына әтиләр җыелышы уздырылды. Әлеге әңгәмәдә Җәлил хәзрәт Фазлыев, авылыбыз имамы Габдерәис хәзрәт, әхлак укытучысы Мөхәммәтҗанова Әминә Габделбәр кызы да катнашты.