МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016
Мәктәбебез ел саен урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен хәрби-патриотик «Аҗаган» оператив уены үткәрә. Бүген әлеге ярышта укучыларыбыз граната ыргытуда, төрле эстафеталарда, кыр шартларында ашарга әзерләүдә үз көчләрен сынап карады.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 18.02.2016
Татар халкының каһарман шагыйре – Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан мәктәптә шигырь уку кичәсе уздырылды. Мәктәбебез укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, "Акыллы кызлар һәм акыллы егетләр" дип исемләнгән чара уздырылды. Укучылар һәм укытучылар тарафыннан шагыйрьнең иҗатын, тормышын чагылдырган күргәзмә оештырылды. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлил мәңге халык күңелендә сакланыр.
-
Булачак 1нче сыйныфлар 13.02.2016
Һәр атнанын шимбә көнендә 2016-2017нче уку елында 1нче сыйныфка укырга керүче балалар өчен мәктәпкә әзерлек дәресләре уздырыла.
-
Чаңгы юлы-2016 13.02.2016
13 февральдә мәктәп күлендә “Татарстан чаңгы юлы – 2016” чаңгы ярышлары үткәрелде.Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары катнашты. Президентыбыз тарафыннан игълан ителгәнгә генә түгел, соңгы ваккытларда укучыларыбызның күп төрле чыныктыру чараларында активлыгы уңай, күркәм күренеш. Бу - яшьләрнең спортка битараф булмавын күрсәтеп тора.
-
"Озын толым" конкурсы 10.02.2016
Татар кызлары элек – электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Хатын-кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Безнең көннәрдә озын чәчле кызларны табу кыенрак.
Нинди генә шигырьләр сөйләнмәгән дә, нинди генә җырлар җырланмаган озын толымлы кызлар турында. Кызлар үзләре дә озын чәчләре белән горурлана, кирәк чакта матурлыгын күрсәтә белгәннәр.
Чәчне үстерү генә түгел, аны матур итеп җыеп та йөртә белергә кирәк. Ә безнең кызларыбызга бу эштә һичшикшез әниләре, апалары булыша торганнардыр.
Конкурста башлангыч сыйныф класс кызлары катнашты. Җырга - моңга сәләтләре, кул астында булган әйберләрдән (газета,пакет Һ.Б) кием тегү, прическа ясау һ б. сыналды.
-
Ата-аналар җыелышы 04.02.2016
Бу көннәрдә мәктәбебездә һәр класста ата-аналар җыелышы уздырылды.
-
"Ярдәм" мәчетендә кунакта. 03.02.2016
Бүген мәктәбебезнең 2-6 класс укучылары Казанга сәяхәт кылдылар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус "Ярдәм" мәчетендә тәрбияләнүчеләрне рухи яктан сөендереп кайттылар.
-
Мәктәптә “Җимлек” акциясе 21.01.2016
12 январьдан алып 20 январьга кадәр мәктәптә канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан “Җимлек” экологик акциясе булып үтте. Әлеге чараны биология укытучысы Рания Фасхутдинова оештырды. Укучылар әлеге чараны бик теләп кабул иттеләр. Биредә барлык укучыларыбыз да зур активлык күрсәтте. Кошларга 30 дан артык җимлек куелды. Җимлекләр арасында сәнгать әсәренә тиңлекләре дә бар иде. Алар өй, замокны хәтерләтте. Гомумән, сокланып карарлык могҗиза бар иде биредә. Әлеге гүзәллек әкренләп мәктәп территориясендәге һәм аның тирәсендәге аулак урыннардагы агачларга күчте. Һәрбер җимлектә канатлы дусларны тәмле сый-нигъмәтләр: солы, бодай, арыш, арпа, ипи валчыклары һ.б. көтә. Балалар даими рәвештә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кошларга җимнәр һәм ризыклар өстәп, кошлар ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып торачаклар.
-
Бүгеннән укырга! Хәерле сәгатьтә! 11.01.2016
Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте. Чыршы бәйрәмнәре дә тыныч һәм куркынычсыз, күңелле үтте. Мәктәпләрдә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.
Ә бүгеннән инде укырга! Хәерле сәгатьтә!
-
Биреп карау сынаулары 08.01.2016
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен математикадан ГИА биреп карау сынаулары үткәрелә. Уңышлар сезгә!