МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Яңа ел белән!
28.12.2015
Сезне барыгызны да Җиребезгә аяк атлаган яңа 2016 нче ел белән котлыйбыз. Яңа ел hәркайсыбызга бары тик шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар алып килсен. Тормышыбызда бу ел үзенең якты хатирәләре, күңелле мизгелләре белән урын алсын. Җиребез тыныч, офыкларыбыз аяз булсын, hәрбарчабызны саулык-сәламәтлек ташламасын, йортларыбыз ишекләрен кайгы җиле какмасын. Гаиләләребездә сөенеп, муллык-бәрәкәттә яшәргә язсын.
-
Гуманитар фәннәр атналыгы
19.12.2015
14 нче декабрьдән мәктәбебездә рус теле һәм инглиз теле атналыгы башланып китте. Иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде: шигырь, әкият, рәсем, ребус, кроссворд һ.б. Шулай ук “Яңа китаплар” китап күргәзмәсе эшләде, класстан тыш чаралар уздырылды.
-
12 декабрь - РФ Конституциясе көне
12.12.2015
Конституция кабул ителүгә 22 ел тулган көнне “Россия символикасы: тарих һәм хәзерге заман“ темасына класс сәгате уздырылды.Федерация сүзе бергәлекне, берләшмәне аңлата. Россия гимны сүзләре белән аңлатканда – бу “тугандаш гасырлар берлеге“. Гимнның беренче аккорды аудиторияне күтәрде, бар да аны басып тыңлады. Гимн һәммәбезне берләштерә, без бөтенебез торып басып, горур кыяфәттә аны тыңлап, кушылып җырладык.Аннан соң тәкъдир итүләр, шигырьләр белән баетылып туган ил турында әңгәмә корылды, сүз символлар турында да барды, Рәсәй әләменең төсләренә кагылышлы фикерләр яңгырады. Укучылар төп закон – РФ Конституциясе турында үз фикерләрен әйттеләр, мөһим маддәләр – РФ гражданнарының хокуклары һәм бурычларына аерым чикләүләр белән таныштылар.
-
Коррупция - замана чире.
09.12.2015
9 декабрь - Халыкара корруциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан "Коррупция - замана чире" дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре уздырылды. Әңгәмә вакытында укучылар коррупциягә каршы юнәлдерелгән закон белән танышты, ришвәт алган өчен законда каралган җәза чаралары турында аңлатма алды. Укучылар коррупция күренеше турында күзаллау өчен күп кенә яңа төшенчәләр белән танышты. Өлкән звено укучылары закон эшчәнлегенә җитди игътибар бирде, чөнки кеше алдан белеп торса, үзен һәм якыннарын бу гамәлдән саклап кала алачак.
-
Инвалидлар декадасы
04.12.2015
Декабьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала. Бу чара безнең Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә актив рәвештә алып барылды. Һәр сыйныфта тематик тәрбия сәгате, әңгәмәләр, эшлекле уеннар үткәрелде. Җирлектәге инвалидлар барланды.
-
Талантларны барлар чак
03.12.2015
БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ Балтач муниципаль районы мәдәният бүлеге Балтач муниципаль районы мәгариф бүлеге Римма Ибраһимова исемендәге "Талантларны барлар чак" районара ачык конкурс-фестивалендә Шубан төп мәктәбе укучылары "Фольклор" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гыйлметдинова Ләлә "Композитор әсәре" номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды. Сәфәргалиев Илназ һәм Шәрипова Әдилә катнашкан өчен сертификкатка һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
-
Әниләр көне белән!
29.11.2015
Кадерле әниләребез!!!
Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз!
Бары тик аналарга гына гомер,ярату һәм яшәү шатлыгы бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Сез булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.
Һәммәгезгә дә иминлек һәм рухи бөтенлек телибез. Бу көнне сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онтылып торсын иде. Һәм бәйрәм генә түгел, ә һәр гадәти кән сезгә бары тик шатлыклар гына китерсен. Якыннарыгызның җылысын , яратуын тоеп яшәгез , сәламәт һәм бәхетле булыгыз! -
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары
26.11.2015
Бүген мәктәбебездә "Тәрбия чаралары уздырганда яңа алымнар" дигән темага район мәктәпләренен тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында семинар узды. Анда "Ел класс җитәкчесе - 2015" конкурсы җиңүчеләре һәм психолог чыгыш ясадылар.
-
Инглиз теленнән мониторинг.
26.11.2015
Бүген 4 сыйныф укучылары инглиз теленнән мониторинг эшләделәр. Укучыларга уңышлар телибез.
-
16 ноябрь – Халыкара толерантлык көне
16.11.2015
16 ноябрь халыкара толерантлык көне итеп билгеләнә. Нәрсә соң ул толерантлык? Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү һәм тирә-юндәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.
Бүген Россиянең барлык мәктәпләрендә толерантлык дәресе уздырылачак. Бу хакта милләтләр эшләре буенча федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәресләр Толерантлык үзәге тарафыннан әзерләнгән 3 программа нигезендә үткәрелә: 1-4нче, 5-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар өчен. Аерым алганда, укучылар “тынычлык” сүзен 86 телдә, шулай ук үз исемнәрен фарсыча язарга, татар, яһүд, дагстан, удмурт, башкорт һ.б. халыкларның мәкальләрен рус телендә өйрәнәчәк. Аларга дөнья халыкларының бай мәдәни мирасы, төрле халыкларның, мәдәниятләрнең төп кыйммәтләр һәм дөньяга караш системалары белән танышу мөмкинлеге булдырыла.
Мәктәбебез китапханәсендә татар һәм рус телләрендә мәгълүмати стендлар, методик материаллар, сценарийлар булдырылды. Дөньяның төрле халыклары әдәбиятын пропагандалау, бүтән мәдәният вәкилләренә карата толерантлык, патриотлык хисләре тәрбияләү максатында китапханәчебез китап укучылар арасында анкеталар, күзәтүләр, викториналар үткәрә, китап күргәзмәләре оештыра.