МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 8 бала |
У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Боз өстендә сак бул!
11.11.2016
Бүген барлык классларда да “Боз өстендә сак бул” темасына сыйныф сәгате үткәрде. Дәрестә укучылар белән елга- күл буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде. Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Бу конкурста укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.
-
6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне 06.11.2016
Милләтебезнең тарихында бөек җиңүләр дә, истәлекле көннәр дә аз түгел. Шуларның берсе 6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. Моннан 24 ел элек, 1992нче елның 6нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Шурасы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. Аннан соң күп сулар акты һәм вакытлар үтте, Конституциябезне федераль үзәк кушуы буенча үзгәрттеләр, бәйрәмен оныттылар. Тик шулай да, дәүләт аны күпме генә «онытырга» һәм «күрмәскә» тырышса да, 6нчы ноябрь милләтебезнең яңа тарихында алтын хәрефләр белән язылган көн булып калачак!
-
4 ноябрь - Бердәмлек көне. 04.11.2016
Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шуның берсе – Бердәмлек көне. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.
-
Футболда II урын!
02.11.2016
Бүген УСЗ “Балтач”та 2001-2002 нче елгы егетләр арасында мини-футбол буенча район ярышы булды. Әлеге ярышта команда икенче урынга лаек булды. Афәрин, егетләр!
-
24 октябрь-Халыкара мәктәп китапханәчеләре көне 24.10.2016
24 октябрь-Халыкара мәктәп китапханәчеләре көне. Шул унайдан мәктәбебез китапханәсендә 5-9 нчы сыйныф укучылары белән профессия сайлау, китапханәче һөнәре турында диспут уткәрелде.
-
ГИАга беренче адым 19.10.2016
-
Грипп килә - сак булыгыз! 16.10.2016
-
Медосмотр 12.10.2016
-
Теннис өстәлен яңарттык. 12.10.2016
Укучыларыбыз тәнәфестә вакытларын бушка уздырмыйлар, өстәл теннисы уйныйлар.
-
Ярминкәләр гөрләде 11.10.2016
Кичә район үзәгендә ярминкәләр гөрләде. Шулар арасында Шубан мәктәбе дә катнашып, уңышлы гына сәүдә итеп кайтты.