МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
«Балтач гадәттән тыш хәлләргә әзер»
08.12.2016
«Балтач гадәттән тыш хәлләргә әзер». Бүген – 8 декабрьдә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча үткәргән өйрәнүләрдә Балтач районына әнә шундый бәя куелды.
-
Балтач районының ФОРПОСТ җитәкчесе белән очрашу
06.12.2016
6 нчы декабрь көнне Балтач районының ФОРПОСТ җитәкчесе белән мәктәбебезнең ФОРПОСТ отряды очрашуы булды.
-
Тагын имтихан
02.12.2016
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау имтихан эше эшләделәр.
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне
01.12.2016
1 декабрь- бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул унайдан мәктәбебездә 7-9 сыйныф укучылары өчен биология укытучысы «Мин үземне сакларга әзер» дип исемләнгән профилактик чыгыш ясады. Шушы чыгышында ул укучыларга ВИЧ инфекциясе, СПИД авыруларын булдырмый калдыру һәм башка профилактик чаралар турында сөйләде. Барлык укучылар да игътибар белән тыңладылар.
-
Ата-аналар җыелышы
28.11.2016
Фән укытучылары тарафыннан һәр баланың фәннәрне үзләштерү дәрәҗәсе, дәрестә катнашуы һәм тәртибе
турында ата-ана белән кара-каршы фикер алышуы алга таба бергәләп хезмәттәшлек итәргә этәргеч бирде.
-
Диплом белән бүләкләндек!
19.11.2016
Биология һәм география укытучысы Фәсхетдинова Рания табигатьне саклау чараларында актив катнашканы өчен, урман хуҗалыгы министрлыгының Балтач районы бүлекчәсенең дипломы белэн бүләзкләнде.
-
Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә.
16.11.2016
Әлеге дата кешелек җәмгыяте яшәү һәм аны үстерү өчен мөһим, чөнки хәзерге заманның мәдәниле кешесе – ул үзен хөрмәт итү хисе булган һәм тирә яктагылар хөрмәт иткән кеше, чөнки толерантлык кешенең югары рухи һәм интеллектуаль үсешкә ия булу билгеләре.
-
Олимпиадаларның муниципаль туры башланды
14.11.2016
Бу атнада Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль туры башланды. Бүген 7-11 сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен экология фәненнән сынадылар. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!
-
Боз өстендә сак бул!
11.11.2016
Бүген барлык классларда да “Боз өстендә сак бул” темасына сыйныф сәгате үткәрде. Дәрестә укучылар белән елга- күл буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде. Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Бу конкурста укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.
-
6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне
06.11.2016
Милләтебезнең тарихында бөек җиңүләр дә, истәлекле көннәр дә аз түгел. Шуларның берсе 6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. Моннан 24 ел элек, 1992нче елның 6нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Шурасы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. Аннан соң күп сулар акты һәм вакытлар үтте, Конституциябезне федераль үзәк кушуы буенча үзгәрттеләр, бәйрәмен оныттылар. Тик шулай да, дәүләт аны күпме генә «онытырга» һәм «күрмәскә» тырышса да, 6нчы ноябрь милләтебезнең яңа тарихында алтын хәрефләр белән язылган көн булып калачак!