МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Биреп карау сынаулары 27.12.2017
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен математикадан ГИА биреп карау сынаулары үткәрелә. Уңышлар сезгә!
-
Ур-ра! Каникул! 25.12.2017
Менә кабат ел ахыры килеп җитте. Табигать ап-ак юрганга күмелгән. Алда безне Яңа ел бәйрәме, кышкы каникул көтә.
-
Кышкы фантазия 19.12.2017
Атлап барганда аяк астына гына түгел, әзрәк ян-якка да караштыргалый торган вакыт җитте. Урамнарда – Яңа ел алдыннан гына була торган матурлык. Игътибарны аеруча кар сыннары җәлеп итә – кем куллары белән тудырылган матурлык икән бу? Һәм шунда ук үзеңә җавап та бирәсең: кемнеке белән булсын инде, укучылар һәм укытучылар кулы белән!
-
Без коррупциягә каршы!
09.12.2017
9 нчы декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш уңаеннан мәктәбебездә "Без коррупциягә каршы!" дип исемләнгән рәсем, стенгазета, плакатлар бәйгесе үткәрелде. "Бәхетле яшәү ул - гадел яшәү" темасына багышланган түгәрәк өстәл Шубан авыл җирлеге башлыгы- Раиф Рависович катнашында узды. Ул укучыларыбызга кррупциягә каршы көрәш – һәммәбезнең уртак бурычы икәнлеген искәртте.
-
Һәрвакыт булсын әни! 01.12.2017
Мәктәбебез укучылары "Һәрвакыт булсын әни!" бәйгесендә катнашып зур җиңүгә лаек булдылар. 1 нче сыйныф укучылары Габделхакова Ләйсән, Мөхәмәтҗанов Рәйхан, 3 нче сыйныфтан Кадыйрова Назилә, Шәрипова Алисә, Фәсхетдинов Динислам, 6 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтҗанова Язилә II - III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр. Шулар арасында 6нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинова Ләлә I дәрәҗәле дипломга лаек булды. Җиңүегез белән котлыйбыз сезне, укучылар!
-
Иң якты кояшым - әнием 27.11.2017
Салкын ноябрьнең соңгы атнасында мәктәбебездә "Иң якты кояшым - әнием" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Укучыларыбыз яраткан әниләрен матур җыр-биюләре, ялкынлы шигырьләре белән котладылар, күңелле ял кичәсе бүләк иттеләр. Кадерле әниләребез өчен елның һәрбер көне бәйрәмгә тиң булсын иде!
-
Безнең уңышларыбыз. 04.11.2017
2000 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында уздырылган волейбол ярышында укучыларыбыз II урын яуладылар!
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2017
Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шуның берсе – Бердәмлек көне. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.
-
Файдалы каникул 03.11.2017
"Тылсымлы куллар" түгәрәге үз эшчәнлеген дәвам итә. Балаларга аны кызыклы итеп оештыруда түгәрәк җитәкчесе Гөлүсә Ураловнаның хезмәте бик зур.
-
Көзге каникул башланды! 30.10.2017
Барлык укучыларны I чирекне әйбәт кенә тәмамлаулары белән котлыйбыз. Каникул 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр. 7 ноябрьдә барыгызныда кабаттан мәктәбебездә көтеп калабыз.