Мәктәп президенты булу җиңелме? Бу сорауга жавапны бары тик президент булып караганнар гына әйтә аладыр.
Моның өчен мәктәбебездә сайлау алды платформасы дигән махсус программа уза. Сайлау алды программасында бирелгән ышандырулар тормышка ашырылырга тиеш. "Мәктәп Президенты булырга бер дә җиңел түгел. Әмма без бердәм командабыз белән бердәм проектларны, бөтен мәктәпне җәлеп итәрлек проектларны тормышка ашырабыз", диде президентыбыз Мухаметзянова Язилә.