МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Шубан төп гомуми белем мәктәбе”ндә “Туган тел айлыгы” 24.04.2018МБГБУ “Шубан төп гомуми белем мәктәбе”ндә “Туган тел айлыгы” кысаларында сөеклле шагыйребез Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган бик күп чаралар үткәрелде. “Тукай мирасы” исемендәге Г.Тукай китапларыннан күргәзмә,“Без – Тукай оныклары” исеме астында шигырь иҗат итү бәйгесе, Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны тамаша кылу,Тукай әсәрләре буенча төзелгән ребусларны чишү, “Тылсымлы куллар” дип аталган Г.Тукай әсәрләренә карата рәсемнәр күргәзмәсе, табымча (кроссворд) чишү бәйгесе, Г.Тукай әсәрләре геройларына багышланган кул эшләре күргәзмәсе, “Син Тукайны беләсеңме?”дип аталган Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән тест сорауларына җаваплар табу. Шулай ук Арчада узучы “Моңлы сазым” бәйгесенә дә 9 ннчы сыйныф укучысы Сәфәргалиев Илназ һәм туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы иҗат иткән шигырьләр юлланды.
-
Җамалетдин Биктәши 23.04.201821 апрель көнне мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Закирова Ләйсирә һәм Кадыйрова Наиләләр Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбендә уздырылган укучыларның Җамалетдин Биктәши исемендәге регионара туган якны өйрәнү фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләрендә катнашып, лауреат грамотасына лаек булсалар, туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы мөгаллимнәр өчен оештырылган “Педагогик тәҗрибә” секциясендә чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!
-
“Илһам” Бөтенроссия конкурсының зональ этабы 04.04.20183 апрель көнне мәктәбебезнең ике укучысы, “Илһам” Бөтенроссия конкурсының зональ этабында катнашу өчен, Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенә юл алдылар. 6 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Әдилә “Проза” номинациясендә үзе язган әкиятен тәкъдим итте. 7 нче сыйныф укучысы Хәйдәрҗанов Сөләйман “Журналистика” бүлегендә бабасы турында язган мәкалә белән таныштырды.
-
Шашка һәм шахмат уеннары буенча турнир 20.03.2018
Башлангыч класс укучылары арасында шашка һәм шахмат уеннары буенча турнир уздырылды.
-
Карга боткасы 18.03.2018
Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә, алар килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин, дип, каргаларны изге кошка санаганнар.
Без дә әлеге бәйрәмне зурлап үткәрдек. Ул арада тирә-юньгә төтен исе таралды. Учак ягып, зур казан асып җибәрделәр. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен әйләндереп алды.
Бер читтә төрле уеннарда көчлеләр һәм җитезләр ачыкланды, табышмак-мәзәк әйтешү конкурсларында тапкырлар һәм зирәкләр барланды. Кыскасы, һәркем үзенә кызык шөгыль тапты, үз күңелен күрде.
Шубан мәктәбе оештырган бәйрәменең әнә шундый мизгелләре хәтергә кереп калды.
-
"Карга боткасы"на әзерлек 17.03.2018
Бала-чагалар, такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән хәлдә барынча ярма, тоз, май, йомырка җыеп, "Карга боткасы"на әзерләнде.
-
Оста куллар 16.03.2018
"Оста куллар" түгәрәге 2015-нче елдан башлап эшләп килә.Түгәрәктә укучыларга бик күп эш төрләре өйрәтелде:бәйләм бәйләү, кәгазь пласикасы, мамыктан уенчыклар, картиналар, пластик шешәләрдән кошлар эшләү, бисердан беләзекләр ясау һ.б.
-
Безгә III урын 13.03.2018
Бүген Балтач спорт-сәламәтләндерү комплексында 2002-2003 елгы укучылардан торган командалар арасында волейбол ярышлары үткәрелде.
Бәйгедә район мәктәпләреннән 6 команда катнашты. Безнең укучыларыбыз III яуладылар. -
Безнекеләр беренче! 10.03.2018
Бүген спорт-сәламәтләндерү комплексында 2006-2007 елгы укучылардан торган командалар арасында волейбол ярышлары үткәрелде.
Беренче урынны Шубан мәктәбенең яшь волейболчылары яуладылар. -
Әлифба бәйрәме 06.03.2018
Бүген бездә зур бәйрәм - “Әлифба бәйрәме”. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.