МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ата-аналар җыелышы 14.09.2018
-
“Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы 13.09.2018
Мәктәп күләмендә “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы игълан ителде. Аның планы төзелде һәм мәктәп администрациясе тарафыннан расланды. Шул уңайдан, балиг булмаган балалар белән эшләүче хокук саклау органнарыннан килгән вәкилләр "Безгә куркыныч яный!"дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Дәреснең төп максаты - укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату. Юлда, өйдә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре искә төшерелде. .
-
Яктырткыч элементлар-һәр укучыда 11.09.2018
Балалар иминлеген саклау максатыннан, республикабызда “Балалалар куркынычсызлыгы”, “Игътибар-балалар!” айлыгы, “Экстремизмга-юк!” декадасы бара. Бездә дә, бу айлыкларга кушылып, план төзелде һәм шул план нигезендә төрле чаралар үтә. Һәр укучыда яктырткыч элементлар булдырылды, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне максат итеп куелды. Терроризм, экстремизмга каршы профилактика максатыннан сыйныф сәгатьләре үтте. Мәктәбебездә балалар иминлеген саклау – безнең төп бурыч.
-
2018 – Татарстанда Лев Толстой елы 10.09.2018
2018 ел Татарстанда "Лев Толстой елы" дип игълан ителде. Еллык кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. 9 сентябрьдә Лев Толстой тууына 190 ел булды. Шул уңайдан, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ринат Рафаилович “Лев Толстой ул бөтен дөнья” дип аталган бердәм тәрбия сәгате уздырды.
-
“Киләчәк – экстремизмсыз, экстремизм - киләчәксез”... 06.09.2018
Кичә илебездә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан мәктәбебездә дә "Экстремизмга-юк!" исеме астында дәресләр узды. Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый дәресләрнең дә әһәмияте зур ди белгечләр.
-
1 нче сентябрь – Белем бәйрәме 01.09.2018
-
Лагерь ябылу тантанасы. 25.06.2018
Бүген мәктәп яны җәйге ял лагере ябылу тантанасы булды. Укучылар бик матур чыгышлар әзерләделәр. Лагерь укучыларга бик ошады. Күтәренке күңел белән җәйге ялларга таралдылар.
-
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2018
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.
"Ромашка" лагерына йөрүче балалар да әлеге көннне билгеләп үттеләр, һәм һәйкәл каршына үзләре ясаган тюльпан чәчәкләре куйдылар.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил музеена җәяүле экскурсия 21.06.2018
Герой-шагыйрь Муса Җәлил музеена җәяүле экскурсия оештырылды. Балаларга музей заллары бик ошады. Чын автомат тотып, аны корып карау малайларны аеруча кызыксындырды.
-
Кырлайга сәяхәт 19.06.2018
Арча районы Яңа кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексына сәяхәт "Ромашка" лагерында ял итүче балаларны матур табигате, бай экспонатлары белән сокландырды.